МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә әзер торыгыз
«Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә яшәгәнгә, без бәла-казаларның арта баруына гаҗәпләнмибез (2Тм 3:1; «газапларның» — Мт 24:8 гә аңлатма, nwtsty). Еш кына, берәр афәт килгәндә, Йәһвәнең халкына тормышны сакларга булышучы күрсәтмәләр үз вакытында бирелә. Киләчәктәге коткарылуыбыз хәзерге вакытта рухи һәм физик яктан әзер һәм тыңлаучан булуыбызга бәйле (Лк 16:10).
Рухи яктан әзерләнү. Рухи яктан яхшы тукланыгыз. Хезмәтнең төрле төрләрендә катнашыгыз. Кардәшләр белән элемтә вакытлыча өзелсә, паникага бирелмәгез (Иш 30:15). Йәһвә һәм Гайсә сезне беркайчан да калдырмаячак (od 176, абз. 15—17)
Физик яктан әзерләнү. Иң кирәкле әйберләр тутырылган сумкаларны әзерләп куегыз. Моннан тыш, өегездә озаграк вакыт ышыкланырга туры килсә, һәрвакыт җитәрлек күләмдә ризык, су, дару һәм башка кирәкле әйберләрегез булсын (Гс 22:3; g17.5 4, 6)
«СЕЗ ТАБИГАТЬ АФӘТЛӘРЕНӘ ӘЗЕРМЕ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Без, афәт килгәнче, рухи яктан ничек әзерләнә алабыз?
Ни өчен безгә...
өлкәннәр белән элемтәдә булырга кирәк?
иң кирәклесен әзерләп куярга кирәк?
була алган афәтләрнең төрләрен һәм һәр очракта нәрсә эшләргә икәнен алдан карап чыгарга кирәк?
Афәтләргә эләккән кешеләргә без нинди өч ысул белән ярдәм итә алабыз?
ҮЗЕҢНӘН СОРА: COVID-19 пандемиясе белән бәйле ситуация әзер булу никадәр мөһим икәнен ничек күрсәтә?