Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb23 май 5 б.
  • Сез икътисади кризиска әзерме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез икътисади кризиска әзерме?
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез әзерме?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • «Соңгы көннәрнең» соңгы көннәрендә әзер торыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Сез гражданнар бәрелешләренә әзерме?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
mwb23 май 5 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сез икътисади кризиска әзерме?

Безне дөньядагы тотрыксыз икътисади шартлар бер дә гаҗәпләндермиз. Ни өчен? Чөнки без соңгы көннәрнең ахырында яшибез. Изге Язмалар безгә «ышанычсыз байлыкка» өмет багламаска киңәш итә (1Тм 6:17; 2Тм 3:1). Икътисади кризиска әзер булу турында әйткәндә, Йәһшәфәт патшаның мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

Дошман халыклардан куркыныч янаганда, Йәһшәфәт Йәһвәгә таянган (2Ел 20:9—12). Ул, халыкны яклар өчен, алдан ук гамәли чаралар да күргән: шәһәрләрне ныгыткан һәм анда гарнизоннар куйган (2Ел 17:1, 2, 12, 13). Без дә Йәһшәфәттән үрнәк алырга тиеш. Авыр көннәргә әзерләнер өчен, безгә Йәһвәгә таянырга һәм гамәли чаралар күрергә кирәк.

ИКЪТИСАДИ КРИЗИСКА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Рухи яктан әзерләнегез. Канәгатьлек рухы үстерегез, көндәлек ихтыяҗларыгызны Йәһвә кайгыртачак икәненә иманыгызны ныгытыгыз (Мт 6:26; 1Тм 6:8). Шул ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен, Изге Язмалардагы принципларны бозмаска тәвәккәл булыгыз (Рм 2:21). Ут я интернет булмаса, рухи ризыкны кайдан алачагыгыз турында алдан уйлагыз. Берничә бастырылган басма үзегездә саклагыз һәм, мөмкинлек булса, электрон басмаларны алдан йөкләп куегыз.

Материаль яктан әзерләнегез. Акча белән проблемалар килеп чыкканчы, бурычларыгызны һәм кирәкмәгән чыгымнарны киметегез (Гс 22:7). Мөмкинлек булса, ризык һәм башка кирәкле нәрсәләр запасы булдырыгыз. Кайберәүләр, акча азрак сарыф итәр өчен, бакча булдырып, җиләк-җимеш үстерергә булыр.

«СЕЗ АФӘТЛӘРГӘ ӘЗЕРМЕ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

«Сез афәтләргә әзерме?» дигән видеороликтан бер кадр. Түгәрәккә алынган Изге Язмалар, рюкзак белән смартфон һәм төзүчеләр.
  • Без афәткә ничек әзерләнә алабыз?

«Сез афәтләргә әзерме?» дигән видеороликтан бер кадр. Кардәшләр зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтә: төзү эшен алып бара һәм йөк машинасын бушата.
  • Башкаларга булышыр өчен ничек әзерләнергә?

МАКСАТ

Гаилә өйрәнүе вакытында «Уяныгыз!» 2022 ел, № 1 карап чыгыгыз. Афәткә әзерләнер өчен нинди өстәмә адымнар ясый алганыгыз турында фикер алышыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу