Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 3 14-15 б.
  • Сез инде бүген бәхетле була аласыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез инде бүген бәхетле була аласыз
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУЛГАНЫНА КАНӘГАТЬ БУЛЫП ЯШӘҮ
  • СӘЛАМӘТЛЕК НАЧАР БУЛГАНДА
  • ГАИЛӘНЕ НЫГЫТУ
  • Ныклы никахка ике ачкыч
    Гаилә бәхетенең сере
  • Зирәклекнең иң бөек чыганагы
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Акча чыннан да явызлыкмы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Бәхетле тормышка ачкыч
    Уяныгыз! 2021
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 3 14-15 б.
Галим үз хатыны белән бергә ашарга әзерли

Сез инде бүген бәхетле була аласыз

БЕРКӨН беркем дә чирләми, картаймый һәм үлми башлаячак. Сез дә моны күрә аласыз! Ләкин әлегә тормыш авырлыклар белән тулы. Инде бүген бәхетле һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып барып буламы? Изге Язмаларда киңәшләр бар. Әйдәгез, тормыштагы кайбер авырлыкларны һәм Изге Язмалардагы аларга кагылышлы киңәшләрне карап чыгыйк.

БУЛГАНЫНА КАНӘГАТЬ БУЛЫП ЯШӘҮ

Изге Язмалардагы киңәш: «Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез» (Еврейләргә 13:5).

Бүгенге дөнья, безгә исәпсез әйбер тәкъдим итеп, аларсыз яшәп булмый дип ышандырырга тырыша. Ләкин Изге Язмаларда без «булганына канәгать булып яши» алабыз дип әйтелә. Ничек итеп?

«Акча яратудан» качыгыз. Кешеләр акча хакына сәламәтлекләрен, гаилә, дуслык, әхлак һәм хәтта үз дәрәҗәләрен югалтырга әзер (1 Тимутигә 6:10). Ләкин бу чиктән тыш зур бәя түгелме?! Ахыр чиктә «байлык сөйгән кеше табышка туймас» (Вәгазьче 5:10).

Әйберләрне түгел, кешеләрне кадерләгез. Әлбәттә, материаль әйберләр файда китерә. Ләкин алар безне ярата да, кадерли дә алмый. Моны кешеләр генә эшли ала. Чын дуслар тормышыбызны бәхетлерәк итә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КИҢӘШЛӘРНЕ КУЛЛАНЫП, БЕЗ БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ АЛЫП БАРА АЛАБЫЗ

СӘЛАМӘТЛЕК НАЧАР БУЛГАНДА

Изге Язмалардагы киңәш: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

Шатлык, «яхшы дәва» кебек, чирләр белән көрәшүдә ярдәм итә. Ләкин сәламәтлек начар булганда, ничек шатлыклы булырга?

Рәхмәтле булыгыз. Гел авырлыкларыбыз турында гына уйласак, «һәрбер көнебез» начар булыр (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Ләкин Изге Язмаларда «рәхмәтле булыгыз» дип киңәш ителә (Көләсәйлеләргә 3:15). Хәтта кечкенә нәрсәләр өчен рәхмәтле булырга өйрәнегез. Матур кояш баюы, назлы җил, яраткан кешебезнең елмаюы — моның барысы тормышыбызны баета.

Башкаларга игелек кылыгыз. Сәламәтлек начар булганда да, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35). Башкалар безгә кылган игелегебез өчен рәхмәтләрен белдергәндә, бу безне бәхетле итә һәм авырлыкларыбыз турында онытырга ярдәм итә. Башкаларга булышып, без үз-үзебезгә булышабыз.

ГАИЛӘНЕ НЫГЫТУ

Изге Язмалардагы киңәш: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

Бер-берсе белән аз вакыт үткәргән парлар еш кына бер-берсеннән ераклаша. Шуңа күрә ир белән хатын, үз гаиләсенә җитәрлек вакыт бүлеп куйганда, акыллы эш итә, чөнки гаилә — тормыштагы иң мөһим нәрсәләрнең берсе.

Бергәләп вакыт үткәрегез. Бергә нәрсәнедер эшләргә планлаштырыгыз. «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 4:9). Бергәләп ашарга пешереп, күнегүләр ясап, чәй эчеп, кафега барып я хобби белән шөгыльләнеп була.

Үз яратуыгызны белдерегез. Изге Язмаларда ир белән хатынга бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә киңәш ителә (Эфеслеләргә 5:28, 33). Җылы елмаю, назлы кочаклау я кечкенә генә бүләк гаиләгезне бик ныгыта ала. Һәм әлбәттә, ир белән хатын бер-берсенә тугрылык сакларга тиеш (Еврейләргә 13:4).

«НИҺАЯТЬ, МИН ТОРМЫШ МӘГЪНӘСЕН ТАПТЫМ!»

Рьёко Мийамото сөйләде (Япония).

Тормышыбыз җиңел булмады. Ирем артык күп эчте, һәм беркем дә аны эшкә алмады. Дүрт балабыз булса да, ул әти буларак үз вазифаларын үтәмәде. Мин күп эшләдем, ләкин туннель очында яктылык күренмәде. Мин: «Бу язмыш микән я үткән тормышта кылган гөнаһларым өчен җәза микән?» — дип уйлана идем.

Беркөн безгә Йәһвә Шаһите булган бер хатын килеп китте. Җылы елмаеп һәм илһамланып, ул Аллаһы Патшалыгы һәм мәңгелек тормыш турында сөйләде. Ул миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итте. Мин Аллаһының барлыгы һәм аның зирәк, гадел һәм яратучан булуы турында белдем. Мин шулай ук кеше үлгәндә нәрсә була икәнен һәм газапларым язмыш аркасында булмаганын белдем.

Өстәвенә, мин чын бәхет Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә бәйле икәнен аңладым. Изге Язмалардагы хакыйкать миңа шатлык, азатлык һәм көч бирде. Ниһаять, мин тормыш мәгънәсен таптым!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу