Хезмәт очрашуларының тәртибе
11 февраль атнасы
Җыр: 8 (53)
10 мин. Белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы»ның гыйнвар-март санының тәкъдим ителүен күрсәт.
15 мин. Син вәгазьчеләр җитмәгән җиргә күчә аласыңмы? «Күзәтү манарасы», 2003 ел, 1 октябрь саны, 18 нче бит. Бу журналга нигезләнгән нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китаптан 111 нче бит, 1 абз. — 112 нче бит, 1 абз., фикерләрне әйтеп кит (Бөтен хезмәт комитетларына язылган хатны (2003 ел, 3 декабрь) кара). Вәгазьчеләр җитмәгән урынга күчкән кардәшләрдән кыскача интервью ал. Алар нинди проблемалар белән очрашкан һәм аларны ничек хәл иткән? Алар нинди фатихалар алганнар?
20 мин. Яңа вәгазьчеләргә уңышлырак хезмәт итәргә ярдәм ит. Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң «Күзәтү манарасы» (рус), 2005 ел, 1 декабрь саны, 31 нче биттәге сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр. 18 нче абзацны карап чыкканнан соң, демонстрация оештыр. Тәҗрибәле вәгазьче яңа вәгазьче белән хезмәт итә. Фатир хуҗасы яңа вәгазьче белән килешми һәм аңа яңа вәгазьченең җавабы ошамый, шуңа күрә фатир хуҗасы сөйләшүне тәмамлый һәм ишекне яба. Тәҗрибәле вәгазьче яңа вәгазьчене тырышлыклары өчен мактый. Шуннан соң бу кешенең каршы килеп әйткән сүзләренә уңышлы җавап бирер өчен «Изге Язмаларның берәр темасы буенча сөйләшүне ничек башларга һәм дәвам итәргә» дигән брошюраны ничек кулланырга икәнен күрсәтә.
Җыр: 18 (162)
18 февраль атнасы
Җыр: 13 (124)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
10 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
25 мин. «Нык иман билгесе».a Бу пункт белән җыелышның хезмәт күзәтчесе чыгыш ясый. Чыгышның азагында җыелышның соңгы хезмәт елына нәтиҗә яса һәм җыелыш уңышлары турында сөйлә.
Җыр: 20 (93)
25 февраль атнасы
Җыр: 1 (13)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: февраль ае өчен отчетларын бирсеннәр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Кичәгә чакыруны кулланып, туганны яисә күршене ничек чакырып була икәнен күрсәт.
20 мин. «Йолымны рәхмәт хисе белән искә төшерәбез».b Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
15 мин. Журналны тәкъдим итүгә әзерлән. Тыңлаучылар белән сораулар ярдәмендә фикер алышу. Гыйнвар-март журналын кыскача карап чыгып, мондый сораулар бир: безнең участокларда яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр кызык булыр һәм ни өчен? Сез бу журналны тәкъдим иткәндә мәкаләләрдәге нинди фикерләргә игътибар итәчәксез? Тыңлаучыларны үз фикерләрен әйтергә чакыр. Сөйләшүне башлар өчен, нинди сорау биреп була? Мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? 8 нче биттәге кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы»ның гыйнвар-март санының тәкъдим ителүен күрсәт.
Җыр: 6 (45)
3 март атнасы
Җыр: 25 (204)
10 мин. Белдерүләр. «Кичә белән бәйле искә төшерүләр» дигән рамкадан төп фикерләрне карап чык.
20 мин. Син март аенда Изге Язмалар өйрәнүен башлый аласыңмы? Тыңлаучылар белән фикер алышу. Март аенда без Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, «Хак тәгълиматлар» китабын тәкъдим итәчәкбез. Китапның кайбер үзенчәлекләрен карап чык. Фикер алышу үткәр: Кичәгә чакыруны таратканда кызыксыну күрсәткән кешегә кабат-килеп киткәндә ничек бу китапны тәкъдим итәргә? Шулай ук журналларны регуляр рәвештә алган кешегә бу китапны ничек тәкъдим итәргә һәм бу китапны 22 марттан соң өйдән-өйгә вәгазьләгәндә ничек тәкъдим итеп була? (km 8/07 3 бит; km 3/06 1 бит, 3 абз.; km 1/06 3—6 бит. (рус.) кара). Бер-ике демонстрация оештыр.
15 мин. Сорауларга җавап биргәндә Изге Язмаларны куллан. «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапның 143, 144 битләренә нигезләнгән нотык һәм фикер алышу. Кыскача демонстрация әзерлә: вәгазьче сез яшәгән җирдә еш кына бирелә торган сорауга Изге Язмаларны кулланып җавап бирә.
Җыр: 16 (143)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.