Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 2/08 8 б.
  • Нык иман билгесе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нык иман билгесе
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Барча халыклар да ишетсен өчен»
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Без яшәгән вакыт — «соңгы көннәрме»?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Без ахыр заманда яшибезме?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 2/08 8 б.

Нык иман билгесе

1. Гайсә нинди шомлы вакыйгалар турында алдан ук әйткән?

1 Рәсүлләр Гайсәнең үзенең патша булып идарә итүе һәм бу дөньяның бетәчәге турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлаганнар. Шомлы вакыйгалар: сугышлар, ризык җитмәү, җир тетрәүләр, эпидемияләр якынлашып килгән. Гайсә шулай ук аның шәкертләрен нәфрәт итәчәкләр, газаплаячаклар һәм үтерәчәкләр, ялган пәйгамбәрләр килеп чыгачак һәм алар күпләрне алдаячаклар, күпләрнең мәхәббәте суыначак дип әйткән.

2. Ни өчен бөтен җирдә алып барылган яхшы хәбәр тарату эше гаҗәпләндерә?

2 Аннан соң Гайсә андый вакыйгаларның булуына карамастан Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир буенча игълан ителәчәк дип әйткән, аның сүзләре рәсүлләрне бик нык гаҗәпләндергәндер (Мат. 24:3—14). Бүген без бу гаҗәеп пәйгамбәрлекнең үтәлүен үз күзләребез белән күрәбез. Без авыр вакытларда яшибез. Моңа карамастан Йәһвә Шаһитләре ашкынып яхшы хәбәрне игълан итәләр. Бу дөньяда ярату суына, ә безнең мәхәббәтебез тагын да ныграк ялкынланып китә. «Бөтен халыклар» безне нәфрәт итә, әмма без һәрбер милләттә диярлек вәгазьлибез.

3. Сине бөтендөнья отчетыннан аеруча нәрсә шатландыра?

3 Йәһвә Шаһитләренең 2007 хезмәт елының эшенә нәтиҗәләр 3—6 нчы битләрдәге таблицада китерелә. Бу таблицаны карап чыгу безгә шатлык өсти! Соңгы 16 ел дәвамында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшенә һәр ел миллиардтан күбрәк сәгать сарыф ителгән булган. Бу — нык иман билгесе! Пионерларның саны 5,8%, вәгазьчеләрнең саны 3,1%, һәм Изге Язмалар өйрәнүләренең саны 4,4% ка үскән. 2007 хезмәт елын 2006 хезмәт елы белән чагыштырсак, суга чумдырылу үткән кешеләрнең саны 20,1% ка үскән икәнен күрәбез. Йәһвәгә якынча җиде миллион кеше тугры хезмәт итә — бу тарихта иң зур сан. Моны күрү безне сөендерә! Таблицаны тикшергәндә, сине аеруча нәрсә шатландырды?

4. Бер ир-ат суга чумдырылу үтәр алдыннан нинди авырлыкларны җиңгән?

4 Таблицадагы саннар гаҗәпләндерсә дә, без беркайчан да шуны онытмаска тиеш: бу коры саннар түгел, ә үз иманнарын күрсәткән кешеләр. Бер мисал карап чыгыйк. Гильермо Боливиядә үскән. Ул 1935 елда туган һәм тугыз яшьтән кока плантациясендә эшләгән. Авыр физик эшнең газапларын җиңеләйтер өчен, ул кока яфракларын чәйнәгән. Соңрак ул исерткәч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчә һәм тәмәке тарта башлаган. Әмма Йәһвә таләпләре белән таныша башлагач, Гильермо тәмәке тартуын һәм соңрак исерткәч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчүне ташлаган. Кока яфракларын чәйнәү гадәтен ташлау иң авыр булган. Ул бертуктаусыз дога кылган һәм бу гадәтне дә җиңгән. Шуннан соң ул суга чумдырылу үткән. «Хәзер мин чиста һәм бик бәхетле»,— дип әйтә ул.

5. Син нәрсә телисең?

5 Йәһвә чыннан да кешеләр белән кызыксына. Ул бар кешеләрнең дә тәүбә итүләрен тели (2 Пет. 3:9). Моны без дә телибез. Эчкерсез кешеләргә Йәһвә турында белем алырга һәм аны яратырга моннан ары да булышыйк. Моңа безне йөрәгебез дәртләндерсен.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу