Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, Гыйнвар—март
«Сез Аллаһының Сүзендә әйтелгән бу сүзләр белән ризалашырсызмы? [Ягъкуб 3:2 не укы.] Бу мәкаләдә Изге Язмаларга нигезләнгән гамәли киңәшләр бирелә. Алар безгә үз туганнарыбызны сүз белән рәнҗетмәскә булыша». 10 нчы биттә башлана торган мәкаләгә игътибар ит.
Күзәтү манарасы, Гыйнвар—март
«Күп кешеләр Аллаһының борынгы пәйгамбәрләре турында белә һәм аларның иманнары белән сокланалар. Сезнең Аллаһы пәйгамбәре Ильяс турында ишеткәнегез бармы? [Җавабын тыңла.] Инҗилдә без андый кешеләрнең иманнарын үрнәк итеп, аларга иярергә тиеш дип әйтелә. [Еврейләргә 13:7 нең соңгы өлешен укы.] Сез бу журналдан Аллаһының тугры хезмәтчесе Ильяс турында күбрәк белерсез».