Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Күпләр яхшы кешеләр күккә бара дип уйлый. Сез дә моңа ышанасызмы? [Җавабын тыңла.] Шуңа да игътибар итегез: монда җирнең киләчәге турында әйтелә. [Мәдхия 36:11, 29 ны укы.] Бу мәкаләдә Гайсә Мәсихнең кешеләрнең мондагы — җирдәге киләчәге турында нәрсәгә өйрәткәне күрсәтелә». 8 нче биттә башланган мәкаләгә игътибар ит.
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Күпләр Адәм белән Хаува турындагы хәбәрне миф дип саный. Башкалар Адәм белән Хаува чыннан да яшәгән дип ышана. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Гайсә пәйгамбәр Адәм белән Хаува турында болай дигән. [Марк 10:6—9 ны укы.] Бу мәкаләдә моңа дәлилләр китерелә һәм моңа ышану мөһим икәне аңлатыла». 12 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.