Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, апрель—июнь
«Кайбер чыганакларда Гайсә Инҗилдә әйтелгәнчә үлмәгән, ә өйләнгән һәм аның балалары булган диелгән. Сезнең моның турында ишеткәнегез бармы? [Җавабын тыңла.] Бу сорау буенча хакыйкатьне белү мөһим. [Яхъя 17:3 не укы.] Бу мәкаләдә Изге Язмаларда Гайсә турында әйтелгәнгә ышаныр өчен сәбәпләр китерелә». 26 нчы биттә башланган мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, апрель—июнь
«Кайбер кешеләр Гайсә гади пәйгамбәр булган һәм башка пәйгамбәрләрдән, мәсәлән Мусадан, аерылып тормаган дип саныйлар. Сез дә шулай уйлыйсызмы? [Җавабын тыңла.] Гайсә үзенең кеше булып туганчы күктә яшәгәне турында әйткән. Мин сезгә аның сүзләрен укып чыгарга телим. [Яхъя 6:38 не укы.] Бу мәкаләдә аның турында күбрәк әйтелә». 5 нче биттәге мәкаләне күрсәт.