Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, гыйнвар—март
«Җир шарыбыз юк ителер дип куркырга кирәкме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмалар буенча Җиргә карата Аллаһының нияте нинди икәненә игътибар итегез. [Мәдхия 36:29 ны; Вәгазьче 1:4 не укы.] Бу мәкаләдән сез җирдәге оҗмах турында Аллаһы ниятенең ничек үтәләчәген һәм анда яшәр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәксез». 28 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, гыйнвар—март
«Изге Язмаларда Аллаһы кешеләргә мәңге яшәргә тәкъдим иткәне турында әйтелә. Сез ничек уйлыйсыз, шулай эшләргә Аллаһыны нәрсә этәрә? [Җавабын тыңла.] Инҗилдә моның турында нәрсә әйтелгән икәненә игътибар итегез. [Яхъя 3:16 ны укы.] Бу мәкаләдә моның турында күбрәк әйтелә». 15 нче биттәге мәкаләне күрсәт.