Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Күпләр Яратылыш китабында язылган Адәм белән Хаува турында хикәя — бу миф дип саный. Башкалар Адәм белән Хаува чыннан да яшәгән дип ышана. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Гайсә пәйгамбәр Адәм белән Хаува турында болай дигән. [Марк 10:6—9 ны укы.] Бу мәкаләдә моңа дәлилләр китерелә һәм моңа ышану мөһим икәне аңлатыла». 12 нче биттә башланган мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, октябрь—декабрь
«Мондый пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрергә теләр идегезме? [4 биттәге мәкаләнең 2 нче абзацын укы һәм җавабын тыңла.] Игътибар итегез: абзац башында андый үзгәрешләрне Аллаһы булдырачак диелгән. Изге Язмалар буенча, Аллаһы Һармагедун сугышы ярдәмендә бар сугышларны бетерәчәк. Бу журналда Һармагедун нәрсә ул һәм ни өчен аны көтәргә кирәк икәне аңлатыла».