Хезмәт очрашуларының тәртибе
10 март атнасы
Җыр: 11 (85)
10 мин. Белдерүләр. Дүртенче биттә күрсәтелгән яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы»ның гыйнвар-март санының Искә алу Кичәсенә чакыру белән бергә тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. Ни өчен бергә җыелырга? «Күзәтү манарасы» (рус), 2007 ел, 15 май саны, 11—13 нче битләрдәге мәкаләгә нигезләнгән нотык, һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Җыелыш очрашулары нинди файда китерә? Анда регуляр рәвештә килер өчен, сезгә нинди тырышлыклар куярга кирәк булды? Бу сорауларны тыңлаучыларга бир.
15 мин. «Без Йәһвәгә нәрсә бирә алабыз?»a Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарийлар бирергә чакыр.
Җыр: 16 (143)
17 март атнасы
Җыр: 29 (222)
10 мин. Белдерүләр. Тыңлаучыларның исләренә төшер: киләсе Хезмәт очрашуына «Күзәтү манарасы»ның апрель-июнь санын алып килсеннәр, һәм үзләре яшәгән территориядә файдалы булган кереш сүзләр турында фикер алышуга әзерләнсеннәр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
15 мин. Сораулар рамкасы. Җыелыш өлкәне чыгыш ясый. Мәкаләне тулысынча укы һәм карап чык.
20 мин. «Искә алу Кичәсенә киләчәк кешеләргә ничек ярдәм итеп була?»b Кичәдә булган кеше белән ничек Изге Язмалар өйрәнүен башлап була? Бишенче абзацны карап чыкканда, моны кыскача демонстрациядә күрсәт.
Җыр: 10 (82)
24 март атнасы
Җыр: 5 (46)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык.
15 мин. Журналны таратуга әзерлән. «Күзәтү манарасы»ның апрель-июнь санына нигезләнгән сораулар ярдәмендә фикер алышу. Журналны кыскача карап чыккач, мондый сораулар бир: безнең участоклардагы кешеләргә нинди мәкаләләр кызыклы булыр һәм ни өчен? Бу журналны тәкъдим иткәндә, сез бу мәкаләләрнең нинди фикерләренә игътибар итәчәксез? Сөйләшүне башлар өчен, нинди сорау биреп була? Мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? Безнең территориягә туры килгән кереш сүзләрне кулланып, журналның апрель-июнь санының тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. Без шатлык игълан итәбез. Кереш сүзләр бер минуттан артык булмасын. Өлкәннең «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 сентябрь саны, 15, 16 нчы битләрдәге, 10—14 абзацларга нигезләнгән нотыгы. Мондый сорау бир: сез Патшалык турындагы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, бу сезгә нинди юаныч һәм өмет китерде? Комментарийлар бирергә чакыр.
Җыр: 4 (43)
31 март атнасы
Җыр: 21 (191)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: март ае өчен отчетларын бирсеннәр.
20 мин. Суга чумдырылу белән озакка сузарга кирәкме? Кереш сүзләр бер минуттан артык булмасын. Өлкәннең «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 июль саны, 29, 30 нчы битләрдәге, 14—17 абзацларга нигезләнгән нотыгы. Яшүсмер булганда суга чумдырылу үткән бер яисә ике вәгазьчедән кыскача интервью ал. Аларны яшь чакта бу мөһим адымны ясарга нәрсә дәртләндергән? Рухи яктан җитлегү яклау булып тора. Суга чумдырылу аларга җитлегергә ничек ярдәм иткән?
15 мин. «Хезмәттә бер-берегезне ныгытыгыз»c.
Җыр: 15 (127)
7 апрель атнасы
Җыр: 22 (130)
10 мин. Белдерүләр.
20 мин. 2008 елның «Еллык басмасы» (рус) — кыйммәтле китап. Нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. 3—5 нче биттәге «Җитәкче советның хатыннан» төп фикерләрне карап чык. Ике яки өч вәгазьчене үзләре өчен аеруча дәртләндерүче булган очракны сөйләргә чакыр. «Еллык басмасын» укырга ничек планлаштырып була? Бер-ике вәгазьче үз планнары турында сөйләп бирсен. Моның турында алдан ук сөйләшеп куй. Азакта тыңлаучыларны бу китапны тулысынча укып чыгарга дәртләндер. (Әгәр «Еллык басмасы» җыелышта булмаса, бу пунктны башка пункт белән алыштырып, соңрак карап чыгырга була.)
15 мин. Кешеләргә Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим иткәнегез бармы? «Безнең Патшалык хезмәтебез» (рус) 2002 ел, гыйнвар санының 6 нчы битенә нигезләнгән нотык, һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Анда китерелгән кереш сүзләрне карап чык, һәм «Хак тәгълиматлар» китабы буенча Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, аларны ничек үзгәртеп була икәнен күрсәт. Бер яки ике демонстрация оештыр. Киләсе атнада ким дигәндә бер тапкыр Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим итеп, өйрәнүне «Хак тәгълиматлар» китабы буенча башларга дәртләндер.
Җыр: 6 (45)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.