Очрашуның тәртибе, 6 апрель
6 АПРЕЛЬ АТНАСЫ
Җыр: 15 (127)
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
wt 8 бүлек, 1—12 абз.
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Чыгыш 7—10
№ 1: Чыгыш 9:1—19
№ 2: Балаларыгызга яхшы дуслар сайларга ярдәм итегез (fy 95—97 бит, 14 —18 абз.)
№ 3: Гәләтиялеләргә 6:2 һәм Гәләтиялеләргә 6:5 бер-берсенә каршы киләме?
□ Хезмәт очрашуы
Җыр: 22 (130)
5 мин. Белдерүләр.
10 мин. 2009 елның «Еллык басмасы» (рус) — кыйммәтле китап. Нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Җитәкче советның хатыннан төп фикерләрне карап чык. Вәгазьчеләрне алдан ук үзләре өчен аеруча дәртләндерүче булган берничә кыска очрак сөйләргә чакыр. Бөтендөнья отчетының нинди кызыклы урыннарга игътибар иткәннәрен әйтергә чакыр. Азакта тыңлаучыларны бу китапны тулысынча укып чыгарга дәртләндер. (Әгәр «Еллык басмасы» җыелышта булмаса, бу пунктны башка пункт белән алыштырып, соңрак карап чыгарга була.)
20 мин. «Яшьләр, сез үз тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?» «Яшьләр» (рус) трактаты буенча сораулар ярдәмендә фикер алышу. Өлкән чыгыш ясый. Патшалык эшләрен беренче урынга куярга тырышкан суга чумдырылган яшьләрне чын күңелдән макта. Яшьтән үк тулы вакытлы хезмәтне башкарган берәр кардәштән кыска интервью ал. Аңа мондый сораулар бир: тулы вакытлы хезмәтне башларга аны нәрсә дәртләндергән, һәм ул нинди фатихалар алган?
Җыр: 27 (221)