Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә һәм/яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июнь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешедә бу китап инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итегез. Июль һәм август: 32-битле брошюралар: «Аллаһы безне яратамы?», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан», «Уяу булыгыз!», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Кеше нәрсә өчен яши?» «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Барлык кешеләр өчен китап». Шулай ук «Йәһвә Шаһитләре. Кемнәр алар?», «Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?» дигән трактатларны тәкъдим итеп була. Сентябрь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Мөмкин булса, беренче килүдә бу басманы калдырганда, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Өйрәнү ничек үткәнен кыскача күрсәтеп, кеше файда ала алганын күрсәтегез.
◼ 2009 елда бөтен дөнья буенча өлкә һәм халыкара конгресслар үтәчәге турында белдерер өчен бар тырышлыклар куелачак. Вәгазьчеләр үз территорияләрендә махсус чакыру кәгазе тарата алачаклар. Кампания җыелышның өлкә конгрессы алдыннан өч атна дәвамында үтәчәк. Хезмәт күзәтчесе кампания җирле шартларга карап ничек үткәреләчәге турында өстәмә күрсәтмәләр бирәчәк. (2008 ел, 9 нчы декабрь, барлык өлкәннәр советларына җибәрелгән хатны кара.)
◼ Вәгазьчеләр плакеткаларны җыелыш аша алачак. Халыкара конгресс делегатлары шул ук плакеткаларны кулланачак. Апрель аеннан башлап 2009 елда үтәчәк өлкә конгресслары өчен плакеткалар әдәбият белән бергә җыелышка киләчәк. Аларга заказ бирмәгез. Җыелышта пластик бейджларны алырга теләүче кеше булса, аларны алыр өчен заказ җибәрегез.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 13 сентябрьдә Шахтыда (Ростов өлкәсе) һәм 20 декабрьдә Ноябрьскида (Ямал-Ненец АО) Патшалык Залларын багышлау үтте.