Сораулар рамкасы
◼ Җыелыш очрашуларында барыбыз да файда алсын өчен, һәр кеше нәрсә эшли ала? (Кан. 31:12)
Йәһвәне һәм аның җыелыш очрашуларын тирән хөрмәт иткәнгә, без барыбыз да очрашуга иртәрәк килеп, өйрәнергә әзер булырга телибез. Залның алгы рәтләрендә урын алсак һәм арттагы урыннарны кечкенә балалар белән яки кайвакыт соңга калып килүчеләргә калдырсак, файдалы булыр. Электроник техника тыңлаучыларга комачауламасын өчен, аны очрашу башланыр алдыннан сүндереп куярга яки тавышсыз режимга күчерергә кирәк. Очрашуларны хөрмәт итсәк, башкаларга комачауламаска тырышырбыз (Вәг. 5:1; Флп. 2:4).
Яңа кеше очрашуга килсә, аны үзебез яныбызга, аеруча аның белән таныш булсак, утырырга тәкъдим итә алабыз. Бу бигрәк тә кешенең кечкенә балалары булса һәм аларны карап торырга кирәк булса, файдалы. Кайбер гаиләләргә очрашуларда утыру авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә алар арттарак утырсалар, балаларның ихтыяҗлары буенча залдан беразга чыгып торырга кирәк булганда, алар башкаларга әзрәк комачаулаячак (Гыйб. сүз. 22:6, 15). Кечкенә балалы гаиләләргә аерым бүлмәгә утырырга кирәк түгел, анда балалар тавышланырга мөмкин. Ата-аналар, баланың тәртибен төзәтер өчен яисә аның башка ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, зур залдан чыгып торса, яхшырак булыр.
Урнаштыручылар гыйбадәт кылу йортына хас тәртипне саклар өчен хезмәт итә. Алар гаиләләргә һәм кайвакыт соңга калып килүчеләргә урыннар табарга ярдәм итә. Башкаларга комачауламыйча уңайлы урыннар табарга ярдәм иткәндә, урнаштыручылар әдәпле һәм акыллы эш итәләр. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, алар зирәклек күрсәтәләр. Баланың тәртибе башкаларга комачаулый башласа, урнаштыручы әдәпле генә үз ярдәмен тәкъдим итә ала.
Йәһвә тыныч һәм тәкъва яңа дөнья булдырырга ниятли. Моның турында һәм аның үзе хакында белем алу мөмкин булсын өчен, гыйбадәт кылу очрашуына килгән һәр кеше үз өлешен кертә ала (Евр. 10:24, 25).