Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/10 3 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алга баруыңны дәвам ит
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Аудиоязмаларны ничек кулланырга?
    Безнең изге хезмәтебез 2015
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 4/10 3 б.

Сораулар рамкасы

◼ Йәһвә Шаһитләренә кәгазьдә язылган һәм яздыру техникасы белән яздырылган нотыкларны таратырга ярыймы?

Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар безне ныгыта һәм рухландыра (Рәс. 15:32). Шуңа күрә, шундый ныгыта торган фикерләрне җыелышта булмаган кешеләр белән уртаклашу теләге табигый. Төрле яздыру техникасының барлыкка килүе белән, нотыкны яздыру һәм башкаларга аны тарату җиңел булып китте. Кайберәүләр нотыкларны җыеп баралар, алар арасында берничә ел элек сөйләнгән нотыклар да булырга мөмкин. Яхшы ниятләрдән чыгып, бу кешеләр үз дусларына шул нотыкларны биреп торалар яки алар өчен күчереп язалар. Башкалар веб-сайтлар булдыралар һәм анда, һәркайсы үзенә күчерә алсын өчен, нотыкларны урнаштыралар.

Әлбәттә, без нотыкларны үзебез яки туганнарыбыз өчен яздырсак, беркем дә каршы булмас. Өстәвенә, өлкәннәр җыелышка килә алмаган нык авырый торган кешеләр турында кайгыртып, алар өчен нотыкларны яздырырга мөмкин. Ләкин кәгазьдә язылган һәм яздыру техникасы белән яздырылган нотыкларны таратмас өчен яхшы сәбәпләр бар.

Нотыклар җыелыш ихтыяҗларын исәпкә алып әйтелгәнгә күрә, без таратылган нотыкның төп фикерләрен дөрес аңламаска мөмкин, чөнки без нотык әйтелгән чакта булган шартларны белмибез. Өстәвенә, безгә нотык белән кем һәм кайчан чыгыш ясаганын билгеләү авыр, һәм без бу мәгълүматның дөрес һәм искермәгән булуын төгәл белмәскә мөмкин (Лүк 1:1—4). Моннан тыш, андый язуларны тарату берәрсенә урынлы булмаган игътибар һәм данны бирергә яки кабул итәргә вәсвәсә булырга мөмкин (1 Көр. 3:5—7).

Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче «тиешле» рухи ризыкны «үз вакытында» өләшер өчен, тырышып эшли (Лүк 12:42). Моңа Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында сөйләнгән нотыклар һәм www.jw.org дигән рәсми веб-сайттан күчереп булган аудиоязулар керә. Иманыбыз ныгысын өчен, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче һәм аның Җитәкче советы безгә кирәклесен бирәчәгенә без шикләнергә тиеш түгел (Рәс. 16:4, 5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу