Бу яхшы хәбәрне таратырлар!
1. Вәгазьләү эшен бернәрсә дә туктата алмаганын без кайдан беләбез?
1 Йәһвәне үзенең ихтыярын үтәүдән бернәрсә дә туктата алмый (Ишаг. 14:24). Хаким Гидеонга һәм аның 300 кешесенә 135 мең мидьянлыларны җиңеп чыгу мөмкин түгел булып күренсә дә, Йәһвә аңа болай дигән: «Син Исраилне Мидьян кулыннан коткарачаксың. Мин сине җибәрәм» (Хак. 6:14). Бүген Йәһвәнең ярдәме белән нинди эш башкарыла? «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар»,— дигән Гайсә (Мат. 24:14). Бу эшне башкарып чыгуга беркем дә комачаулый алмый!
2. Ни өчен без хезмәт иткәндә Йәһвә һәрберебезгә ярдәм итәр дип ышана алабыз?
2 Йәһвә безгә шәхси ярдәм күрсәтә. Йәһвә үзенең Шаһитләренә төркем буларак уңышлы булырга ярдәм итәчәген без беләбез. Ә аерым һәрберебезгә Йәһвә ярдәм итәрме? Рәсүл Паулга авыр булганда, Йәһвә үзенең улы Гайсә аша аңа шәхси ярдәм күрсәткән (2 Тим. 4:17). Без Йәһвәнең ихтыярын үтәр өчен куйган тырышлыкларыбызны ул шулай ук фатихалаячак дип ышана алабыз (1 Яхъя 5:14).
3. Нинди шартларда Йәһвә безгә ярдәм итә?
3 Безнең көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән соң хезмәт итәр өчен көчебез каламы? «Арыганга ул көч бирә» (Ишаг. 40:29—31). Син каршылыклар яки эзәрлекләүләр белән очрашасыңмы? «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр» (Мәд. 54:23). Син кайчакта кыюлык җитмәгәнен сизәсеңме? «Бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен» (Чыг. 4:11, 12). Синең начар сәламәтлегең вәгазь эшендә катнашу мөмкинлегеңә чик куймыймы? Йәһвә синең эчкерсез тырышлыкларыңны — алар әз булса да — кадерли һәм сине куллана (1 Көр. 3:6, 9).
4. Йәһвәгә ышануыбыз безгә ничек тәэсир итәчәк?
4 Йәһвәнең кулы «сузылган һәм кем аны кире борыр?» (Ишаг. 14:27). Йәһвә безнең хезмәтебезне фатихалаячагына без ышанабыз, шуңа күрә әйдәгез Йәһвә биргән хокук ярдәмендә кыюлык белән вәгазьләвебезне дәвам итик! (Рәс. 14:3).