Мәсихчеләргә дога кылырга кирәк
1. Хезмәтебезне башкарыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1 Без хезмәтне үзебез башкара алмыйбыз. Йәһвә безгә бу эшне башкарыр өчен көч бирә (Флп. 4:13). Ул безгә эчкерсез кешеләрне табарга ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне җибәрә (Ачыл. 14:6, 7). Без утырткан һәм су сипкән хакыйкать орлыкларын Йәһвә үстерә (1 Көр. 3:6, 9). Мәсихчеләр өчен күктәге Атабызга догада таяну бик мөһим!
2. Нәрсә турында дога кылып була?
2 Үзебез турында. Вәгазьләргә барган саен, безгә дога кылырга кирәк (Эфес. 6:18). Нәрсә турында дога кылып була? Территориябезгә карата уңай караш булсын дип һәм кыюлык сорап без дога кыла алабыз (Рәс. 4:29). Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән эчкерсез кешеләрне очратыр өчен, Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп була. Кеше безгә сорау бирсә, без Йәһвәгә эчтән кыскача дога кылып дөрес җавап бирер өчен ярдәм сорый алабыз (Них. 2:4). Хезмәтебез беренче урында булсын өчен, без шулай ук акыллылык сорый алабыз (Ягък. 1:5). Шулай ук без Йәһвәгә аның хезмәтчеләре булу хөрмәте өчен догаларыбызда рәхмәтләребезне белдергәндә, аңа шатлык китерәбез (Көл. 3:15).
3. Башкалар турында дога кылу вәгазь эшенә ничек ярдәм итә?
3 Башкалар турында. Безгә шулай ук бер-беребез турында, хәтта урынлы булганда хезмәттәшләребезне исемнәре белән атап, дога кылырга кирәк (Ягък. 5:16; Рәс. 12:5). Начар сәламәтлегең вәгазьдә эшли алганыңны киметмиме? Алай булса, сәламәтлекләре яхшы булган кардәшләр турында дога кыл. Башкалар турында догаларыңның мөһимлеген онытма! Шулай ук кардәшләребез «гаугасыз вә тыныч гомер кичерсен» өчен, хакимиятләр вәгазь эшенә каршы килмәсен дип дога кылу дөрес булыр (1 Тим. 2:1, 2).
4. Ни өчен безгә армый-талмый дога кылырга кирәк?
4 Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда тарату бик җитди йөкләмә. Без «армый-талмый дога кылсак», бу эшне Йәһвә ярдәме белән башкарып чыгачакбыз (Рим. 12:12).