Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 9/11 2 б.
  • Йәһвә безне ничек өйрәтә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә безне ничек өйрәтә?
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Мәктәп күзәтчесе өчен җитәкчелек
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • 2015 елның Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә өйрәтүебез сыйфатын яхшыртабыз
    Безнең изге хезмәтебез 2014
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 9/11 2 б.

Йәһвә безне ничек өйрәтә?

1. Йәһвә, кешеләргә берәр йөкләмә биргәндә, аларга ничек ярдәм итә?

1 Йәһвә, кешеләргә берәр йөкләмә биргәндә, аларга шулай ук шул йөкләмәне үтәргә дә булыша. Мәсәлән, Йәһвә, Нухка көймәне төзергә — аңа әлегә таныш булмаган эшне башкарырга — кушканда, аңа шулай ук шуны ничек эшләп була икәнен дә әйткән (Ярат. 6:14—16). Йәһвә, юаш көтүчене, Мусаны, Исраилнең өлкәннәре һәм фиргавен янына җибәргәндә, аны ныгыткан: «Син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен» (Чыг. 4:12). Яхшы хәбәрне вәгазьләү турында сүз барганда, Йәһвә безне ярдәмсез калдырмый. Ул безне, без бу йөкләмәне үтәр өчен, Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы ярдәмендә өйрәтә. Аның өйрәтүеннән без ничек файда ала алабыз?

2. Теократик хезмәт мәктәбеннән без ничек файда ала алабыз?

2 Теократик хезмәт мәктәбе. Җыелыш очрашуына барыр алдыннан билгеләнгән материалны әзерлә. Укучыларның бу материалны үз йөкләмәләрендә ничек кулланганнарына карап, син үз өйрәтү осталыгыңны ничек яхшыртып була икәнен аңларсың (Гыйб. сүз. 27:17). Очрашуларга «Хезмәт мәктәбе» дигән китапны үзең белән ал һәм аны дәреслек итеп куллан. Мәктәп күзәтчесе укучыларның йөкләмәләрдән соң бу китапка мөрәҗәгать иткәндә, үзең өчен мөһим фикерләрне сызып бар һәм, файдалы киңәшләрне язып куяр өчен, китапның киң читләрен куллан. Ләкин бу мәктәп сиңа файда китерсен өчен, сиңа бу мәктәптә катнашырга кирәк. Син Теократик мәктәпкә язылдыңмы? Берәр йөкләмә алганда, аны яхшы әзерлә һәм үзеңә билгеләгән дәрестәге киңәшләрне куллан. Хезмәттә катнашканда, белгәннәреңне куллан.

3. Хезмәт очрашуыннан безгә файда алырга нәрсә ярдәм итәчәк?

3 Хезмәт очрашуы. Билгеләнгән материалны алдан укып һәм комментарийлар бирергә әзерләнеп, без бу очрашуда бирелгән киңәшләрне яхшырак хәтеребездә калдырырбыз. Комментарийларыбыз кыска булса, башкаларның да комментарий бирергә мөмкинлекләре булачак. Демонстрацияләрне игътибар белән тыңла һәм хезмәтеңне яхшырта ала торган киңәшләрне куллан. Хезмәтең өчен файдалы була алган «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге мәкаләләрне җыеп бар.

4. Ни өчен безгә теократик өйрәтүдән файда алырга кирәк?

4 Нухка һәм Мусага бирелгән йөкләмәләр кебек, безнең дә бөтен җир шары буенча яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәбез җиңел түгел (Мат. 24:14). Йәһвәгә, Бөек Нәсыйхәтчебезгә, таянсак һәм ул биргән өйрәтүдән файда алсак, без уңышлы булырбыз (Ишаг. 30:20).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу