2015 елның Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә өйрәтүебез сыйфатын яхшыртабыз
1 Мәдхия җырлаучы Давыт: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар иде»,— дип язган (Мәд. 18:15). Без дә сүзләребезнең Йәһвәгә яраулы булуын телибез, чөнки хакыйкать турында җыелышта һәм хезмәттә сөйләү мөмкинлеген кадерлибез. Йәһвә безне хезмәткә төрлечә, мәсәлән, Теократик хезмәт мәктәбе аша әзерли. Бу мәктәп бөтен дөнья буенча 111 000 җыелышта атна саен үтә. Ул төрле милләт кешеләрен — абый- һәм апа-кардәшләрне — яхшы хәбәрне вәгазьләүгә яраклы иткән һәм ышаныч, әдәплелек һәм кыюлык белән өйрәтүгә сәләтле иткән (Рәс. 19:8; Көл. 4:6).
2 2015 елның мәктәп программасында «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюрадагы темалар кулланылачак. Моннан тыш, Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләргә һәм беренче йөкләмә бирелә торган вакыт күләме үзгәрәчәк. Әйдәгез, бу үзгәрешләрне һәм мәктәп пунктларына кагылышлы башка үзгәрешләрне карап чыгыйк.
3 Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр. Бу пункт белән чыгыш ясаучы абый-кардәш ике минут эчендә Изге Язмаларны мәктәп графигы буенча укудан бер кызыклы һәм гамәли фикерне әйтеп бирер. Яхшы әзерләнеп килсә, ул билгеле вакыт эчендә җыелыш белән берәр кыйммәтле фикер бүлешер. Шуннан соң җыелыштагылар Изге Язмаларны мәктәп графигы буенча укудан эзләп тапкан кызыклы фикерләрен бүлешер: алты минут эчендә 30 (яисә азрак) секундлык комментарий бирер. 30 (яисә азрак) секундлык эчтәлекле комментарий бирер өчен, әзерләнеп килү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту мөһим. Шулай эшләсәк, башкаларның да шәхси өйрәнүдә эзләп тапкан «асылташларын» бүлешергә вакытлары булыр.
4 Беренче йөкләмә. Изге Язмаларны укуга бирелә торган вакыт күләме дүрт минуттан өч (яисә азрак) минутка кадәр кимер. Материалның күләме дә кимер. Уку йөкләмәсен үтәүче кардәш билгеләнгән өзекне берничә тапкыр кычкырып укып чыгарга, фикерләр дөрес аңлашылсын өчен, сүз әйтелешенә һәм йөгерек укуга игътибар итәргә тиеш. Йәһвәнең бар хезмәтчеләре яхшы укый белергә тиеш, чөнки уку гыйбадәт кылуыбызда зур роль уйный. Безнең оешмабыздагы күп кенә балаларның яхшы укый белгәннәренә без бик шат! Әти-әниләренең аларга бу яктан ярату белән ярдәм күрсәтеп торулары мактауга лаек.
5 Икенче йөкләмә. Бу биш минутлык йөкләмә апа-кардәшкә бирелә. Аңа бирелгән темадан читкә тайпылмаска кирәк. Әгәр дә тема «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюрага нигезләнгән булса, анда язылганнарны вәгазьләүнең берәр төренә карата кулланырга кирәк, чыгыш реаль һәм гамәли яктан файда китерерлек булсын. Темага кагылышлы өстәмә шигырьләрне дә кулланып була. Мәктәп күзәтчесе апа-кардәшкә ярдәмгә башка апа-кардәшне билгеләп куя.
6 Өченче йөкләмә. Бу биш минутлык йөкләмә абый- яисә апа-кардәшкә бирелә. Апа-кардәшкә бирелсә, аны икенче йөкләмәне үтәгән кебек үтәсен. Абый-кардәшкә бирелсә, «Сөйләшү өчен темалар»га нигезләнгән йөкләмәне тыңлаучылар алдында нотык сөйләгәндәй үтәсен. Укучыга теманы ачыклап бирергә, шигырьләрне сайлап алырга һәм Изге Язмаларда язылганнарның файдалы якларын күрсәтергә кирәк.
7 Абый-кардәшләр өчен өченче йөкләмәгә кагылышлы үзгәрешләр. Абый-кардәшкә «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюрага нигезләнгән йөкләмә бирелсә, йөкләмәнең ситуациясе гаилә белән гыйбадәт кылу я вәгазьләү булырга тиеш. Гадәттә, ярдәмчене һәм ситуацияне мәктәп күзәтчесе билгели. Ярдәмче чыгыш ясау-чы абый-кардәшнең гаилә әгъзасы яисә җыелыштагы берәр абый-кардәш булырга тиеш. Башка шигырьләрне дә кулланып була, әмма алар темага кагылышлы Изге Язмалардагы принципларга басым ясасын. Вакыт-вакыт бу йөкләмә өлкәнгә бирелә. Шулчак өлкән үзе ярдәмчене һәм ситуацияне сайлый. Өлкән берәр якынын я башка берәр абый-кардәшне өйрәтеп үз осталыгын күрсәтер. Шик тә юк, бу җыелышның рухын ныгытыр.
Киңәшне кабул итеп һәм аны кулланып, рухи яктан үс
8 Киңәш. Мәктәп күзәтчесе һәр укучыны мактар. Ул «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапка нигезләнеп гамәли киңәш дә бирер. Аның моны эшләр өчен ике минуты булыр. Мәктәп күзәтчесе укучының йөкләмәсен сәхнәдән игълан иткәндә, үткән дәреснең санын әйтми, әмма чыгышыннан соң укучыны эчкерсез мактап нинди дәрес үткәнен әйтә. Укучы дәресне үтәсә, күзәтче укучыны йөкләмәсендәге билгеле якларны искә төшереп мактый. Ә инде үтәмәсә, аңа дәресен тагын бер кат үтәргә туры килер дип әйтә һәм сәбәбен йомшак кына аңлата.
9 Укучы бланкын «Хезмәт мәктәбе» дигән китапның 79—81 нче битләрендә табып була. Укучы дәресне тәмамлагач, мәктәп күзәтчесе укучының китабына кирәкле даталарны язып куяр һәм укучы белән йөзгә-йөзгә калып дәрестәге күнегүләрне ясаганы турында сорар. Укучыны мактар өчен, аңа киңәш бирер өчен вакытны җыелыштан соң (я башка берәр вакытта) табып була. Мәктәп күзәтчесенең игътибар итеп әйткәннәре укучыга рухи яктан үсәргә булыша. Укучы моның турында онытмасын (1 Тим. 4:15).
10 Укучы вакытын арттырса, мәктәп күзәтчесе (яисә аның ярдәмчесе) берәр сигнал бирсен, мәсәлән, шөлдер тавышын яңгыратсын (яки берәр әйберне шакысын). Шуннан укучы вакыты тәмамланганын аңлар. Күзәтче моны укучыны рәнҗетмичә эшләсен. Укучы исә җөмләсен тәмамлап сәхнәдән чыгып китәргә тиеш. («Хезмәт мәктәбе» китабы, 282 б., 4 нче абзацны кара.)
11 Без таләпләргә туры килгән бар кешеләрне Теократик хезмәт мәктәбенә язылырга өндибез. («Хезмәт мәктәбе» китабы, 282 б., 6 нчы абзацны кара.) Бу мәктәптә уку Йәһвә хезмәтчеләрен Патшалык хакындагы хәбәрне ышаныч, хөрмәт һәм ярату белән вәгазьләргә һәм хакыйкатькә өйрәтергә сәләтле иткән. Теократик белем алучылар Йәһвәне данлаганда, аның күңеле, һичшиксез, сөенә! (Мәд. 148:12, 13; Ишаг. 50:4)