Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 282 б.-285 б.
  • Мәктәп күзәтчесе өчен җитәкчелек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәктәп күзәтчесе өчен җитәкчелек
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • 2015 елның Теократик хезмәт мәктәбе ярдәмендә өйрәтүебез сыйфатын яхшыртабыз
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы өчен җитәкчелек
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы өчен җитәкчелек
  • Өйрәтүгә осталыгыңны үстер
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 282 б.-285 б.

Мәктәп күзәтчесе өчен җитәкчелек

ҺӘР җыелышта Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесе итеп берәр өлкән билгеләнә. Әгәр сине Мәктәп күзәтчесе итеп билгеләгәннәр икән, бу йөкләмәне ашкынып үтә һәм Мәктәпкә язылган һәр укучы белән кызыксын. Шулай итеп син җыелышыңа зур файда китерерсең.

Мәктәп күзәтчесе буларак, син аны һәр атна үткәрергә тиеш. Шуны истә тот: сине Мәктәптә чыгыш ясаучылар гына түгел, ә шулай ук башкалар да тыңлый. Мәктәп җыелыштагы һәр кешене рухландырсын, анда һәр кеше гамәли киңәшләр ишетсен. Бу китапның 5—8 нче битләрендә Мәктәпнең максатлары китерелә. Мәктәпне үткәргәндә аларның берсенә булса да ирешер өчен тырышлыклар куй.

Мәктәптәге укучы уку йөкләмәсен үтиме, демонстрация ясыймы я нотык сөйлиме, һәр укучыга игътибар ит. Аларга шуны аңларга булыш: чыгыш ясау — йөкләмә үтәү генә түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итүдә тагы да уңышлырак булыр өчен бер мөмкинлек. Әлбәттә, уңышларга ирешер өчен, алар үзләре тырышлыклар куярга тиеш. Ә син, үз чиратында, алар белән чын күңелдән кызыксын, дәрестәге киңәшләрнең файдалы булуын аңларга булыш һәм ничек кулланырга икәнен аңлат. Моның өчен һәр чыгышны игътибар белән тыңла, шулай итеп син гамәли киңәшләр бирә алырсың.

Мәктәп үз вакытында башланырга һәм тәмамланырга тиеш. Укучының чыгышыннан соң сәхнәдән киңәш биргәндә, үрнәк күрсәтеп, бирелгән вакыт эчендә сөйләп бир. Укучы чыгышын вакытында тәмамламаса, үзең я ярдәмчең сигнал бирсен. Андый очракта укучы, җөмләсен тәмамлап, сәхнәдән төшәргә тиеш. Мәктәп программасының башка өлешләрендә катнашкан кардәшләр чыгышларын вакытында тәмамламаса, үз вакытыңны кыскарт, ә очрашудан соң шул кардәшләр белән сөйләшеп ал.

Мәктәпне син үзең үткәрергә тиеш. Әгәр очрашуга килә алмасаң, Мәктәпне өлкәннәр советы билгеләгән башка өлкән үткәрсен. Расписание төзүдә, йөкләмәләрне тутырып таратуда я берәрсен алмаштырырга кирәк булганда, сиңа берәр хезмәттәш ярдәмче булыша ала. Аны да өлкәннәр советы билгеләргә тиеш.

Мәктәпкә язылу. Җыелыштагы һәр вәгазьчене Мәктәпкә язылырга дәртләндер. Әгәр берәр кеше җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөри икән, Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән риза икән һәм андагы принциплар буенча яши икән, ул да Мәктәпкә языла ала. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 79—81 нче битләрендә суга чумдырылмаган вәгазьче булыр өчен таләпләр язылган һәм Мәктәпкә язылыр өчен, кеше шул ук таләпләргә туры килергә тиеш. Берәрсе Мәктәпкә язылырга теләген белдерсә, аны чын күңелдән макта һәм, ул әле вәгазьче булмаса, син, Мәктәп күзәтчесе буларак, аның белән шул таләпләрне карап чыга аласың. Андый сөйләшү вакытында аның белән өйрәнү үткәргән кардәшләрнең берәрсе булса я аның әти-әнисе (безнең кардәшләр) булса, яхшырак булыр иде. Мәктәпкә язылган кешеләрнең исемлеген тикшереп һәм яңартып тор.

Укучы бланкын куллану. Укучы бланкы бу китапның 79—81 нче битләрендә китерелә. Укучыга уку йөкләмәсе бирелсә, аңа 1—17 нче дәресләрне билгеләп була. Демонстрация бирелсә, дәресләрнең 7, 52 һәм 53 нчесе генә билгеләнми. Нотык бирелсә, дәресләрнең 7, 18 һәм 30 нчысы гына билгеләнми. Моның барысы Укучы бланкында төрле төсләр белән күрсәтелгән.

Укучы бер дәресне тәмамлаганнан соң, аңа башка дәресне билгеләгәндә, Мәктәп күзәтчесе укучының китабын алып 79—81 нче биттә китерелгән бланкны ача. Аннан соң каләм белән «Дәрес бирелгән көн» дип исемләнгән баганада дәреснең билгеләнгән датасын язып куя. Укучы үз чыгышын ясаганнан соң, күзәтче аның белән икәүдән-икәү генә калып дәрес азагында китерелгән күнегүне я күнегүләрне ясаганы турында сораячак. Укучы күнегүне ясаган булса, күзәтче тиешле урында моны билгеләп куячак. Әгәр укучы шул ук дәресне үтәвен дәвам итәргә тиеш булса, бланкка бернәрсә дә куелмый. «Дәрес үтәлгән көн» баганасында дата укучы чираттагы дәресне үтәргә әзер булганда гына куела. Китапның 82 нче битендә төрле ситуацияләр китерелә. Ситуациянең исеменнән сулда аны куллануның датасы куела. Бер үк ситуацияне ике тапкыр кулланып булганга, анда ике дата язарлык урын калдырылган. Дәреснең бирү һәм үтәү көнен язар өчен дә ике юл бирелгән. Укучы Мәктәп китабын үзе белән очрашуга алырга тиеш.

Укучыга бер дәресне генә билгелә. Ул дәресләрне бер-бер артлы үтәп барса, яхшырак булыр. Әмма берәр укучы аеруча сәләтле булса, кайбер дәресләрне аның үзенә генә үтәп чыгып кулланырга куш. Яхшы оратор һәм өйрәтүче булырга аңа нинди дәресләр аеруча ярдәм итәр? Үзеңә шул сорауны бир һәм укучыга йөкләмә биргәндә шул дәресләрнең берсен билгелә.

Укучы Мәктәптә инде күп еллар укыса да, һәр дәресне өйрәнү һәм куллану аңа зур файда китерәчәк. Аңа чыгышларын кайбер яклардан яхшыртыр өчен, тиешле дәресләрне сайлап билгелә. Дәресләрне бер-бер артлы аңа билгеләү урынына, шулай эшләсәң, яхшырак булыр.

Киңәшләр бирү. Киңәш биргәндә Изге Язмалардагы мисалларны һәм принципларны куллан. Укучы шуны сизеп торсын: күзәтченең киңәше дә, киңәш биргәндә чагылдырган рухы да Аллаһы Сүзендәге югары принципларга нигезләнгән.

Шуны исеңдә тот: син — кардәшләреңнең «хезмәттәше» (2 Көр. 1:24). Сиңа үзеңә дә, яхшы оратор һәм өйрәтүче булыр өчен, кирәкле үзгәрешләр ясап торырга кирәк. Мәктәп китабын үзең өйрән, андагы киңәшләрне куллан, үз үрнәгең белән башкаларны да шулай ук эшләргә дәртләндер.

Кешеләргә яхшы укырга өйрәнергә, оста оратор һәм яхшы өйрәтүче булырга ярдәм итүне үзеңә максат итеп куй. Моның өчен Мәктәптә укучыга кирәкле ярдәмне бирергә тырыш: укучы дәреснең асылын, ни өчен дәрес мөһим икәнен һәм сөйләмнең сыйфатын ничек яхшыртып була икәнен аңласын. Китапның төзелеше сиңа моны эшләргә булышачак. Китаптагы материалны укып кына чикләнмә, аның мәгънәсен җиткерергә тырыш һәм аны ничек кулланырга икәнен күрсәт.

Укучы чыгыш ясаганда берәр нәрсәне уңышлы башкарса, аны моның өчен макта. Нәрсә аның чыгышын уңышлы иткән я ни өчен эшләгәне мөһим икәнен кыска гына аңлатып бир. Әгәр дә аңа берәр киңәш бирәсең икән, укучы бу киңәшнең ни өчен бирелгәнен аңласын. Аңа бу киңәшне ничек кулланырга икәнен аңлат. Конкрет бул һәм шул ук вакыт игелекле бул.

Шуны исеңдә тот: күпләр өчен кешеләр алдында чыгыш ясау бик авыр. Әгәр кеше үз чыгышыннан канәгать булмаса, ул өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Гайсәдән үрнәк ал. Ул «сына башлаган камышны» сындырып төшермәгән, «пыскып яткан җитен филтәне» сүндермәгән (Мат. 12:20). Кеше хәлен исәпкә ал. Киңәш биргәндә үзеңә шундый сорау бир: укучы күптән түгел генә җыелышка йөри башлаганмы я ул инде тәҗрибәле вәгазьчеме? Эчкерсез һәм җылы мактау сүзләре кешене алга таба да иң яхшысын эшләргә этәрер.

Укучыларның абруйларын төшермә. Римлыларга 12:10 да болай дип әйтелә: «Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Рим. 12:10). Теократик хезмәт мәктәбендә киңәш бирүче өчен бу бик тә урынлы киңәш! Укучы синнән олырак булса, 1 Тимутигә 5:1, 2 дәге сүзләр буенча эш ит. Кеше үз яшенә карамастан, игелек белән бирелгән киңәшне еш кына күпкә теләбрәк кабул итә (Гыйб. сүз. 25:11).

Укучыга киңәш биргәндә Мәктәптә укуның максатына басым яса. Бу максат яхшы чыгыш өчен мактау сүзләре ишетеп чираттагы дәрескә күчү генә түгел. Мәктәпнең максаты укучыны башкаларны сокландырып чыгыш ясый торган оратор һәм өйрәтүче итү дә түгел (Гыйб. сүз. 25:27). Без үз сөйләү сәләтебезне Йәһвәне данлар өчен кулланырга телибез. Шул сәләт ярдәмендә безнең башкаларга Ходайны белеп аны ярата башларга булышасыбыз килә. Мәктәптә укып, без Маттай 24:14 һәм 28:19, 20 дә әйтелгән хезмәтне уңышлырак үтәргә өйрәнәбез. Яраклы суга чумдырылган абый-кардәшләр вакыт-вакыт ачык нотык сөйлиләр һәм җыелышка кирәкле үгет-нәсыйхәт бирәләр. Шулай итеп алар «Аллаһы көтүен» көтәләр (1 Пет. 5:2, 3).

Мәктәптә укучыга мондый киңәш бир: йөкләмәне алгач, берничә көн эчендә билгеләнгән дәресне укып чыксын. Үз йөкләмәсен әзерләгәндә алган белемне үз тормышында — сөйләшкәндә, комментарийлар биргәндә һәм вәгазьләгәндә — кулланырга дәртләндер.

Йөкләмәләрне билгеләү. Йөкләмә, гадәттә, ким дигәндә өч атна алдарак бирелә. Аны йөкләмә бланкына язып бирергә кирәк.

Йөкләмә җыелышка үгет-нәсыйхәт бирү белән бәйле булса, аны өлкәнгә билгеләргә кирәк, бу йөкләмәне уңышлырак үти алган өлкәнгә һәм яхшы өйрәтергә сәләтле хезмәттәш ярдәмчегә билгеләү яхшырак булыр иде.

Йөкләмәләрнең кайсысын абый-кардәшкә, ә кайсысын апа-кардәшкә бирергә икәнен билгеләгәндә, Мәктәп программасында китерелгән күрсәтмәләр буенча эш ит. Җыелышта берничә абый-кардәш һәм күп кенә апа-кардәш булса, игътибарлы бул һәм абый-кардәшләргә уку йөкләмәсен генә түгел, ә шулай ук нотык әзерләү йөкләмәсен дә бир.

Йөкләмәне билгеләгәндә, кешенең шартларын исәпкә ал. Әгәр өлкән я хезмәттәш ярдәмче Мәктәп үткән көнне Хезмәт очрашуында чыгыш ясый икән я шул атнаны ачык нотык сөйли икән, Мәктәптә аңа йөкләмә бирмәсәң, яхшырак булыр иде. Я, әйтик, апа-кардәшнең баласы Мәктәптә чыгыш ясый, һәм апа-кардәшкә аңа булышырга кирәк. Бу апа-кардәшкә шул ук көнгә йөкләмә бирмәсәң, яхшырак булыр иде. Балага я суга чумдырылмаган вәгазьчегә йөкләмә биргәндә, игътибарлы бул һәм бу тема аңа яраклымы икәнен билгелә. Шулай ук моңа игътибар ит: билгеләнгән дәрес чыгышның темасына туры киләме?

Апа-кардәшкә йөкләмә бирелгәндә, ул, гадәттә, үзе ситуацияне сайлый һәм сайлаганда 78 нче шулай ук 82 нче битләрдә китерелгән күрсәтмәләрне исәпкә ала. Мәктәп күзәтчесе аңа әңгәмәдәшне үзе билгели, әмма диалогта өченче кеше дә катнаша ала. Укучы ситуациягә туры килә торган әңгәмәдәшне билгеләргә сораса, аның үтенеченә игътибарлы бул.

Өстәмә класслар. Мәктәпкә 50 дән артык кеше язылган булса, өйрәнү йөкләмәләре белән чыгыш ясар өчен, бәлки, өстәмә класслар оештырырга кирәк булыр. Анда өйрәнү йөкләмәләренең барысы белән я соңгы икесе белән генә чыгыш ясыйлар. Моны җыелышка карап сайлыйлар.

Һәр өстәмә класска яраклы киңәш бирүче кардәшне билгеләргә кирәк. Ул өлкән булса, яхшырак булыр. Кирәк булса, бу хезмәтне сәләтле һәм яраклы хезмәттәш ярдәмче башкара ала. Киңәш бирүче кардәшләрне өлкәннәр советы билгели. Андый кардәшләр белән тыгыз хезмәттәшлек ит, шулай итеп, укучы кайда гына чыгыш ясаса да, сез, киңәшләр бирү турында әйткәндә, бер фикердә булырсыз.

Махсус класслар. Өлкәннәр советы җыелыштагы кайбер кешеләргә яхшырак укырга өйрәнер өчен ярдәм кирәк дигән карарга килсә, андый ярдәм бирүче класслар оештыр. Алар Теократик хезмәт мәктәбенең өлеше булып саналачак. Андый классларда уку-язу буенча төп киңәшләр бирәләр я кешеләрне яхшырак укырга өйрәтәләр.

Андый класслар Теократик хезмәт мәктәбендә өйрәнү йөкләмәләре белән чыгыш ясалганда да, башка вакытта да үткәрелергә мөмкин. Мәктәп үткәрелгәндә кешеләр андый класста укып тиешле ярдәм ала алмасалар, аларга, бәлки, өстәмә вакыт кирәк булыр. Андый очракта өлкәннәр, аларның ихтыяҗларын исәпкә алыр һәм өстәмә вакытны билгеләр. Ул өстәмә вакытны төркем белән я аерым һәр кеше белән үткәреп була.

Андый классларны үткәрер өчен яраклы өйрәтүче кирәк. Аны яхшы укый алган һәм телне яхшы белгән абый-кардәш үткәрсә, әйбәтрәк. Абый-кардәш булмаса, өлкәннәр сәләтле, үрнәк алырлык апа-кардәшне билгели ала. Андый классларны үткәргәндә, ул башын капларга тиеш (1 Көр. 11:3—10; 1 Тим. 2:11, 12).

Күп кенә телләрдә «Уку һәм язу белән шөгыльлән» дигән брошюра бастырылган. Ул кешегә уку-язу ягыннан төп белем бирергә булыша. Кешеләрнең укый белүләренә карап шулай ук башка материалны да кулланып була. Алар тиешенчә укый башлагач, аларны Теократик хезмәт мәктәбе программасында катнаша башларга дәртләндер.

Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесе буларак, син җыелышка зур файда китерә аласың. Мәктәпкә яхшы әзерләнеп кил. Римлыларга 12:6—8 дә әйтелгәнчә, үз вазыйфаңны Аллаһы ышанып тапшырган кадерле йөкләмә дип сана.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу