Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Гыйнвар: «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән брошюра. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» дигән китап. Март: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат. Беренче килүдә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәсә, вәгазьче кешегә аны кызыксындыра торган берәр брошюра калдыра ала. Апрель: Брошюралар. Кызыксынган кешеләргә «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны бирегез һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, алар белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Февраль аеннан башлап район күзәтчесе «Синең таянычың Йәһвәме?» дигән яңа ачык нотык белән чыгыш ясаячак.
◼ 2012 елның февраль аеннан башлап таратыр өчен брошюраларның (рус) эчтәлегенә «Мин Изге Язмалар белән танышам» дигән рубрика өстәләчәк. Бу рубрика өч яшьлек я яшьрәк балалар өчен әзерләнгән. Аны әти-әниләр үз балалары белән бергә карый ала. Бу рубрика «Балаларыгызны өйрәтегез» һәм «Яшь укучыларыбыз өчен» дигән рубрикалар белән чиратлашып бастырылачак.