Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2012 ел, 25 июнь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы язылачак, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була. Җәяләрдә күрсәтелгән дата бу материал каралган атнаны күрсәтә.
1. Йәһвә Иерусалим чолгап алынган чакта Иремиягә үз яратуын ничек күрсәткән? (Ирем. 37:21) [7 май, w08 15.10. 11 б., 18 абз.]
2. Иремиянең газаплар аркасында шәфкатьсез булып китмәгәне нәрсәдән күренә? (Ирем. 38:4, 5, 19, 20) [7 май, w11 15.3. 29 б., 8 абз.]
3. Йәһвә ни өчен һәм ничек итеп Авдемелехка үз рәхмәтен белдергән? (Ирем. 39:16—18) [14 май, w07 1.2. 19 б., 7 абз.]
4. Иремия 45:4, 5 тәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [21 май, w07 1.4. 11 б., 10 абз.]
5. Бабылның җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек үтәлгәнме? (Ирем. 50:35, 38—40) [28 май, sm 39 б., 3 абз.]
6. Седекия «Бабыл патшасына каршы чыкканнан соң» аның белән булган хәлдән без нинди сабак ала алабыз? [4 июнь, w89-U 15.2. 14 б., 8 абз.; w81-E 4/1 13 б., 3—4 абз., 14 б., 6 абз.]
7. Йәһвәнең «аяклары торган урын» һәм аның «куышы» (ЯД) нәрсә ул? (Ирем. елав. 2:1, 6). [11 июнь, w07 1.6. 9 б., 2 абз.]
8. Иремия, Йәһвә турында ул «искә төшерәчәк» һәм Иремия «өстән иеләчәк» дигән сүзләрне әйткәндә, нәрсәне күз алдында тоткан һәм ни өчен бу безнең өчен мөһим? (Ирем. елав. 3:20). [18 июнь, w07 1.6. 11 б., 3 абз.]
9. Кешегә яшь чакта авырлыкларны кичерергә өйрәнү файдалы. Ни өчен? (Ирем. елав. 3:27) [18 июнь, w07 1.6. 11 б., 5 абз.]
10. Ничек Йәзәкилнең мисалы безгә Аллаһы хәбәрен ваемсыз кешеләргә кыюлык белән сөйләргә ярдәм итә? (Йәз. 3:8, 9). [25 июнь, w08 15.7. 8—9 б., 6—7 абз.]