Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2012 ел, 27 август атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы да язылган.
1. Йәзәкил хыянәтчел Яһүдия турындагы күргән төшеннән нинди сабак алып була? (Йәз. 8:15—17) [2 июль, w07 1.7. 19 б., 6 абз.; w93-U 15.1. 27—28 б., 7, 12 абз.]
2. Йәзәкил 14:12—23 тәге сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [9 июль, w07 1.7. 19 б., 9 абз.]
3. Йәзәкил 17:22—24 тә язылган пәйгамбәрлектә «нечкә үсенте» нәрсәне сурәтли, һәм ул утыртылган «югары һәм бөек тау» нәрсә ул; нинди мәгънәдә ул «зур кедр агачы»на әвереләчәк? [16 июль, w07 1.7. 18—19 б.]
4. Йәзәкил 20:1, 49 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [23 июль, w07 1.7. 20 б., 3 абз.]
5. Ничек Йәзәкил 21:18—22 дәге сүзләр кешеләрнең дә, җеннәрнең дә Йәһвәнең ниятен үзгәртә алмаганын күрсәтә? [30 июль, w07 1.7. 20 б., 4 абз.]
6. Йәзәкил 24:6, 11, 12 дә язылганча, казан юшкыны [«тутыгы», ЯД] нәрсә аңлата, һәм 14 нче шигырьдә без нинди принципны күрәбез? [6 авг., w07 1.7. 20 б., 2 абз.]
7. Тир турындагы пәйгамбәрлек ничек итеп үтәлгән? [6 авг., w08 1.1. 23 б., 1 абз.]
8. Йәзәкил 29:19, 20 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [13 авг., w07 1.8. 25 б., 1 абз.]
9. Мисырның 40 еллык ташландык хәле кайчан башланган, һәм ни өчен без моңа шикләнмибез? (Йәз. 29:8—12) [13 авг., w07 1.8. 24 б., 5 абз.]
10. Безне бүген кайсы яклардан Йәзәкил пәйгамбәр белән чагыштырып була? (Йәз. 33:7—9) [20 авг., lv 85 б., 26—27 абз.]