Атна уртасында үтә торган очрашуның тәртибендәге үзгәрешләр
3 сентябрь атнасыннан башлап Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү 25 минут түгел, ә 30 минут булачак. Очрашуны үткәргән кардәш башлангыч сүзләрендә үткән атнадагы материалны бер минут эчендә кабатлап чыгар. Хезмәт очрашуына бирелгән вакыт та үзгәртеләчәк — ул 35 минут түгел, ә 30 минут булачак. Белдерүләр өчен аерым пункт инде булмаячак. Моның урынына бөтен белдерүләр очрашуның беренче өлешендә әйтелергә тиеш. Гадәттә, мөһим белдерүләр күп булмый; һәм очрашуда булачак пунктлар турында әйтәсе юк. Вәгазьләү, залны җыештыру һәм сәламнәр турында белдерүләр әйтелергә тиеш түгел. (km 10/08 1 б., 4 абз.) Зур белдерү ясаласы булса, ул очракта җыелыш очрашуында катнашкан кардәшләрне моның турында алдан кисәтеп куярга кирәк. Шулай итеп, алар үз чыгышларын кыскарта алачак.