Җыелыш очрашуларының яңа тәртибе
1, 2. 2009 елның гыйнвар аеннан башлап очрашу тәртибендә нинди үзгәрешләр булачак?
1 2008 елның 21—27 нче апрель атнасында бөтен дөнья буенча барлык җыелышларда искиткеч белдерү булды: «2009 елның 1 нче гыйнварыннан башлап җыелыш китап өйрәнүе Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы белән бергә үткәреләчәк. Җыелыш китап өйрәнүенең исеме „Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү“ дип үзгәртеләчәк».
2 Һәр атна үткәрелгән бу очрашуларның тәртибе. Бу очрашу җырлар һәм догалар белән бергә 1 сәгать 45 минут барачак. Очрашу җыр һәм дога белән башланачак (5 мин.), аннары Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (25 мин.) булачак. Шуннан соң Теократик хезмәт мәктәбе (30 мин.) булачак, аннары җыр белән (5 мин.) Хезмәт очрашуы (35 мин.) башланачак. Җыелыш җыр һәм дога (5 мин.) белән тәмамланачак. Бу очрашуларга әзерләнергә ярдәм итәр өчен Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү, Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуының тәртибе айлык «Безнең патшалык хезмәтебез»дә бастырылачак.
3. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү ничек үткәреләчәк?
3 Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү. Бу очрашу «Күзәтү манарасы»н өйрәнү кебек үткәреләчәк. Очрашуны башлаганда үткән атнадагы материалны кабатлау кирәк түгел. Кереш сүзләр бик кыска булырга тиеш. Бу җыелыштагыларга кыска комментарийлар әйтер өчен җитәрлек вакыт бирәчәк. Рәислек итүче күзәтче бу очрашуны һәр атна төрле өлкән чиратлап үткәрсен өчен кайгыртачак.
4. Хезмәт очрашуында нинди үзгәрешләр булачак?
4 Хезмәт очрашуы. Хезмәт очрашуының тәртибе шундый ук калачак, ләкин пунктлар кыскарак булачак. Белдерүләр гадәттә биш минут булачак. Бу вакыт мөһим белдерүләр һәм филиалдан килгән кайбер хатлар өчен җитәрлек булачак. Вәгазь өчен очрашулар, Залны җыештыру, җыелыш акчалары турында хисаплар һәм филиалдан даими килгән хатлар кебек белдерүләрне сәхнәдән укырга кирәкми, аларны кардәшләр укысын өчен белдерүләр тактасына эләргә кирәк булачак. Пунктлар белән чыгыш ясаучы кардәшләргә яхшы әзерләнергә, бирелгән вакытны арттырмаска һәм булган күрсәтмәләрне тотарга кирәк.
5. Район күзәтчесе белән хезмәттәшлек иткән атнада очрашуларның тәртибе нинди булачак?
5 Район күзәтчесе белән хезмәттәшлек итү. Район күзәтчесе килгән атнада очрашуларның тәртибе үзгәрешсез булачак. Сишәмбе көнне Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуыннан соң җыр булачак. Аннары район күзәтчесе 30 минутлык нотык белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакыттагы кебек, район күзәтчесе килгәндә Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү башка көнне кич белән үтәчәк, аннан соң җыр һәм район күзәтчесенең хезмәт нотыгы булачак. Очрашу җыр һәм дога белән тәмамланачак.
6. Төркем күзәтчесе нинди эш башкарачак?
6 Вәгазь очрашулары. Өлкәннәр советы төркем күзәтчеләрен билгеләячәк. Алар үз төркемнәрендә вәгазь очрашулар турында кайгыртачак һәм көтүче вазифасын үтәп кардәшләрне дәртләндерәчәк. Төркем турында хезмәттәш ярдәмче кайгыртса, ул «төркем хезмәтчесе» булып билгеләнергә тиеш.
7. Җыелыш очрашуларының яңа тәртибе нинди файда китерәчәк?
7 Шулай итеп, очрашуларыбызның программасы рухи ризыкка бай һәм дәртләндерүче булачак. Бу безгә хезмәттә уңышлырак булыр өчен, оста вәгазьчеләр һәм өйрәтүчеләр булырга ярдәм итәчәк (Эфес. 4:13, 14; 2 Тим. 3:17).
8. Алдан ук әзерләнү безгә һәм башкаларга ничек файда китерәчәк?
8 Бу очрашуларга алдан әзерләнсәк, җыелыш вакытында төп фикерләргә игътибарлы булачакбыз. Барыбызда комментарийлар биреп, бер-беребезне дәртләндерә алачакбыз (Рим. 1:11, 12; Евр. 10:24). Без, алга китешебез ачык күренсен өчен, «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтергә» тиеш (1 Тим. 4:15; 2 Тим. 2:15).
9. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл, һәм ни өчен?
9 Без җыелыш очрашуларыбызның тәртибендә андый үзгәрешләргә бик шат. Әйдәгез, барыбызда «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән җитәкчелеккә буйсыныйк һәм безнең Бөек Көтүчебезгә якын булып калыйк, чөнки ул безне тиздән булачак «зур газапка» әзерли (Мат. 24:21, 45; Евр. 13:20, 21; Ачыл. 7:14).