7 БҮЛЕК
«Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» торган очрашулар
ГАСЫРЛАР буе Йәһвә халкы оешкан рәвештә бергәләп җыелган. Борынгы Исраилдә бар ир-атлар һәр ел Иерусалимга өч бөек бәйрәмгә йөри торган булган (Кан. 16:16). Беренче гасырда мәсихчеләр даими рәвештә бергәләп җыелган. Кайвакыт очрашулар кемнеңдер йортында үткән (Фил. 1, 2). Бүген без җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрибез. Ни өчен Аллаһы хезмәтчеләре бергә очраша? Төп сәбәп — андый очрашулар гыйбадәтебезнең аерылгысыз өлеше булып тора (Зәб. 95:6; Көл. 3:16).
2 Очрашулар анда килгән кешеләргә файда китерә. Һәр җиденче Куыш кору бәйрәме турында исраиллеләргә мондый сүзләр әйтелгән булган: «Халык тыңласын өчен һәм Аллаһың Йәһвә турында белеп, аны тирән хөрмәт итсен өчен һәм бу Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәсен өчен, ир-атларны, хатын-кызларны, балаларны һәм шәһәрләреңдә яшәгән килмешәкләрне бергә җый» (Кан. 31:12). Әйе, җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрер өчен тагын бер мөһим сәбәп бар: анда безне Йәһвә өйрәтә (Ишаг. 54:13). Андый очрашулар безне дәртләндерә, безгә имандашларыбыз белән танышырга һәм аралашу ярдәмендә көч табарга мөмкинлек бирә.
ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫ
3 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң шәкертләр, бергә җыелып, «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам иткән» һәм «һәр көн бердәм рәвештә гыйбадәтханәдә җыелган» (Рәс. 2:42, 46). Соңрак, бергәләп гыйбадәт кылыр өчен җыелганда, мәсихчеләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларны, шул исәптән рәсүлләр һәм башка мәсихчеләр язган хатларны укыганнар (1 Көр. 1:1, 2; Көл. 4:16; 1 Тис. 1:1; Ягък. 1:1). Җыелышларда шулай ук дога кылганнар (Рәс. 4:24—29; 20:36). Кайвакыт миссионерлар белән булган очраклар турында сөйләгәннәр (Рәс. 11:5—18; 14:27, 28). Анда шулай ук Изге Язмалардагы тәгълиматларны һәм пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен тикшергәннәр. Мәсихче тәртипкә һәм тәкъва тормышка кагылышлы күрсәтмәләр дә бирелгән. Бар кардәшләрне яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләргә дәртләндергәннәр (Рим. 10:9, 10; 1 Көр. 11:23—26; 15:58; Эфес. 5:1—33).
Шушы соңгы авыр көннәрдә без аеруча дәртләндерүгә мохтаҗ. Очрашуларга даими рәвештә йөреп, без андый дәртләндерүне алабыз да
4 Бүгенге көндә мәсихче очрашулар беренче гасырдагы тәртип буенча үткәрелә. Без Еврейләргә 10:24, 25 тәге чакыру буенча эш итәбез: «Әйдәгез... бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк». Шушы соңгы авыр көннәрдә без аеруча дәртләндерүгә мохтаҗ, чөнки безгә рухи яктан көчле булырга һәм, мәсихчеләр буларак, сафлык сакларга кирәк. Очрашуларга даими рәвештә йөреп, без андый дәртләндерүне алабыз да (Рим. 1:11, 12). «Тәүфыйксыз һәм бозык буын арасында» яшәсәк тә, без бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кактык (Флп. 2:15, 16; Тит. 2:12—14). Чыннан да, безгә, Йәһвә халкы арасында булмыйча, тагын кайда булырга?! (Зәб. 84:10) Аллаһы Сүзен өйрәнүдән дә файдалырак нәрсә бармы соң бу дөньяда? Әйдәгез, безнең өчен оештырылган төрле очрашуларны карап чыгыйк.
ЯЛ КӨННӘРЕНДӘГЕ ОЧРАШУ
5 Ял көннәрендәге очрашуның беренче өлешендә нотык яңгырый. Изге Язмаларга нигезләнгән шул нотык бар кешеләр өчен, шул исәптән очрашуга беренче тапкыр килгән кешеләр өчен әзерләнә. Ачык нотык җыелышларыбызга йөри генә башлаган кешеләрнең һәм вәгазьчеләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә мөһим роль уйный (Рәс. 18:4; 19:9, 10).
6 Бүгенге Йәһвә халкының җыелышларындагы кебек, Гайсә Мәсих, аның рәсүлләре һәм башка шәкертләре дә ачык нотыклар сөйләгән. Һичшиксез, Гайсә иң бөек нотыкчы булган. Кешеләр аның турында мондый сүзләр әйткән: «Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк» (Яхъя 7:46). Гайсә, хакимлеккә ия кеше кебек сөйләп, халыкны хәйран калдырган (Мат. 7:28, 29). Аның сөйләгәннәрен чын күңелдән кабул иткән кешеләр күп файда алган (Мат. 13:16, 17). Рәсүлләр дә аңардан үрнәк алмый калмаган. Рәсүлләр 2:14—36 да Петернең б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә сөйләгән көчле нотыгы китерелә. Меңләгән кеше, аның сүзләрен ишетеп, эш итә башлаган. Соңрак Паул Афинада нотык сөйләгән, һәм кайберәүләр иман итүчеләр булып киткән (Рәс. 17:22—34).
7 Бүген җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда яңгыраган ачык нотыклар миллионлаган кешегә файда китерә. Бу нотыклар безгә Изге Язмалардагы тәгълиматлардан тайпылмаска һәм алга таба да Патшалык эшен тугрылык белән үтәргә булыша. Ачык нотыкка кызыксынган кешеләрне һәм башкаларны чакырсак, алар Изге Язмалардагы төп тәгълиматлар белән таныш булачак.
8 Нотыкларда төрле темалар, мәсәлән, Изге Язмалардагы тәгълиматлар, пәйгамбәрлекләр, шулай ук гаилә тормышына, ир белән хатынның мөнәсәбәтләренә, яшьләрнең авырлыкларына һәм әхлакый нормаларга кагылышлы принциплар белән киңәшләр карала. Кайбер нотыкларда Йәһвәнең иҗади эшләренә игътибар бирелә. Башкаларында Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең үрнәк алырлык иманнары, батырлыклары һәм тугрылыклары турында әйтелә.
9 Ачык нотыктан мөмкин кадәр күбрәк файда алыр өчен, игътибар белән тыңларга, докладчы ачарга чакырган шигырьләрне ачып, карап барырга һәм аларның аңлатылуына төшенергә кирәк (Лүк 8:18). Яңгыраган фикерләрнең дөрес булуына инанып, без ишеткән нәрсәләргә «ябышырбыз» һәм аларны кулланырга тәвәккәл булырбыз (1 Тис. 5:21).
10 Җыелышта докладчылар җитәрлек булса, ачык нотыклар һәр атна яңгыраячак. Моның өчен докладчыларны якындагы җыелышлардан да чакырып була. Докладчылар аз булса һәм нотыкны һәр атна сөйләп булмаса, нотыклар мөмкин кадәр ешрак яңгырасын.
11 Ял көннәрендәге очрашуның икенче өлешендә сораулар һәм җаваплар ярдәмендә «Күзәтү манарасы» журналындагы өйрәнү өчен мәкалә карала. Бу журнал аша Йәһвә безне үз вакытында рухи ризык белән тукландыра.
12 Өйрәнү мәкаләләрендә еш кына Изге Язмалардагы принципларның көндәлек тормышта кулланылышы турында әйтелә. Алар мәсихчеләрне «бу дөнья рухыннан» һәм бозык тәртиптән саклый (1 Көр. 2:12). «Күзәтү манарасы» мәкаләләре аша Изге Язмалардагы тәгълиматларга һәм пәйгамбәрлекләргә яктырганнан-яктыра барган яктылык сибелә, һәм бу безгә, хакыйкатьтән тайпылмыйча, тәкъвалар юлында калырга булыша (Зәб. 97:11; Гыйб. сүз. 4:18). «Күзәтү манарасы» өйрәнүендә катнашканда, без Йәһвәнең гаделлек хакимлек итә торган яңа дөньясында яшәү өметен исебезгә төшерәбез, һәм бу безгә шатлык китерә (Рим. 12:12; 2 Пет. 3:13). Андый мәкаләләрне өйрәнү безгә изге рух җимешен һәм Йәһвәгә ашкынып хезмәт итү теләген үстерергә ярдәм итә (Гәл. 5:22, 23). Без сынауларны кичереп чыгар өчен һәм «киләчәккә яхшы нигез» салыр өчен көч алабыз һәм, нәтиҗәдә, «чын тормышка нык тотынып тора» алабыз (1 Тим. 6:19; 1 Пет. 1:6, 7).
13 «Күзәтү манарасы» өйрәнүеннән тулы файда алыр өчен нәрсә эшләп була? Моның өчен мәкаләләргә гаиләбез белән бергә я шәхси рәвештә әзерләнергә, китерелгән шигырьләрне укырга һәм очрашуда үз сүзләребез белән комментарийлар бирергә кирәк. Шулай итеп хакыйкать безнең күңелебездә уелып калыр һәм безнең иман сүзләребез башкаларга да зур йогынты ясар. Кардәшләребезнең комментарийларын игътибар белән тыңлап, без һәр очрашудан күп файда алырбыз.
АТНА УРТАСЫНДАГЫ ОЧРАШУ
14 Һәр атна Патшалык Залларында «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дип аталган очрашу уздырыла. Бу очрашуның өч өлеше безгә Аллаһының «яраклы» хезмәтчеләре булырга булыша (2 Көр. 3:5, 6). Очрашу программасы һәм материал һәр ай чыга торган «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә китерелә. Эш дәфтәрендә шулай ук хезмәт өчен сөйләшү планнары язылган.
15 Бу очрашуның беренче өлеше «Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр» дип атала. Анда без Изге Язмалардагы өзекләрнең контекстын һәм тарихи фонын яхшырак тикшерәбез һәм шул өзекләрне тормышта ничек кулланып булганы турында белем алабыз. Бу өлеш билгеле бер атнада Изге Язмалардан укылырга тиешле бүлекләргә нигезләнгән нотыктан, фикер алышудан һәм өзекне укудан тора. Эш дәфтәрендә китерелгән рәсемнәр һәм схемалар бу өзекләрне яхшырак аңларга булыша. Моның барысы ярдәмендә Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнү тормышыбызны һәм өйрәтү осталыгыбызны яхшырта. Нәтиҗәдә, без «бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер» булабыз (2 Тим. 3:16, 17).
16 Бу очрашуның «Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз» дигән икенче өлешендә һәркем, чыгышларда катнашып, вәгазь һәм өйрәтү эшенә әзерләнә ала. Андый чыгышлардан тыш, сөйләшү планнарына нигезләнгән видеороликлар карала. Без «кирәкле сүз табып алҗыган кешегә җавап бирә белсен өчен», бу өлеш безгә «өйрәтелгәннәрнең теленә» ия булырга булыша (Ишаг. 50:4).
17 «Мәсихче тормышыбыз» дигән өченче өлештә без Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышта кулланырга өйрәнәбез (Зәб. 119:105). Бу өлешнең бер зур кисәге — Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү. «Күзәтү манарасы»н өйрәнү кебек, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү сораулар һәм җаваплар ярдәмендә үткәрелә.
18 Һәр ай, эш дәфтәре чыккан саен, өлкәннәр советы координаторы я аңа ярдәм итүче өлкән андагы программаны игътибар белән тикшерә һәм график төзи. Һәр атна өлкәннәр советы хуплаган берәр сәләтле өлкән очрашу рәисе булып хезмәт итә. Ул очрашуның үз вакытында башлануы һәм тәмамлануы өчен җаваплы. Рәис шулай ук уку йөкләмәләре белән чыгыш ясаучыларны мактый һәм аларга киңәш бирә.
19 «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуына әзерләнү, бу очрашуга йөрү һәм анда катнашу безгә Изге Язмаларны яхшы белергә, андагы принципларга төшенергә, курыкмыйча яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм шәкертләр булдыру эшендә остарырга булыша. Суга чумдырылмаганнар да кардәшләр белән аралашудан һәм рухи яктан ныгыта торган пунктлардан файда ала. Бу һәм башка очрашуларга әзерләнер өчен, без, үз телебездә булса, төрле электрон китапханәләр белән («Күзәтү манарасы китапханәсе», «JW Library»® кушымтасы, «Күзәтү манарасының онлайн-китапханәсе») һәм Патшалык Залындагы китапханә белән файдалана алабыз. Патшалык Залындагы китапханәдә Йәһвә Шаһитләренең басмалары бар, шулай ук «Күзәтү манарасы басмалары индексы» я «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче», Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләре, симфония, сүзлек һәм башка файдалы хезмәтләр бар. Бу китапханәне һәр теләгән кеше җыелыш алдыннан я җыелыштан соң куллана ала.
ВӘГАЗЬ ОЧРАШУЛАРЫ
20 Атна уртасында я ял көннәрендә вәгазьчеләр төркем-төркем кыска вәгазь очрашуларына җыела. Бу очрашулар, гадәттә, кардәшләребезнең йортларында я башка уңайлы урыннарда үткәрелә. Моның өчен Патшалык Залын да кулланып була. Төркемнәр кечкенә булса һәм төрле урыннарда очрашса, вәгазьчеләргә шул очрашуларга һәм участокларга барып җитү җиңелрәк булыр. Шулай ук кардәшләр, тиз генә парларга бүленеп, тоткарланмыйча участокларга бара алыр. Бу төркем күзәтчесенә дә төркемендәге кардәшләр турында яхшырак кайгыртырга мөмкинлек бирә. Төркемнәр аерым очрашса, әйбәтрәк булыр. Шулай да кайвакыт, төрле сәбәпләр аркасында, берничә төркемгә бергәләп очрашырга туры килер. Мәсәлән, атна уртасында хезмәткә аз вәгазьче чыкса, берничә төркемне берләштереп була я бар төркемнәр өчен дә Патшалык Залында яисә башка урында гомуми очрашу үткәреп була. Шул чакта вәгазьчеләр хезмәттәшсез калмас. Җыелыш өчен вәгазь очрашуларын Патшалык Залында дөньяви бәйрәмнәр вакытында да үткәреп була. Җыелышның гомуми вәгазь очрашуы «Күзәтү манарасы»н өйрәнүеннән соң да үткәрелергә мөмкин.
21 Төркемнәр аерым очрашкан чакта, вәгазь очрашуларын үткәрү өчен төркем күзәтчесе җаваплы. Вакыт-вакыт төркем күзәтчесе үз ярдәмчесенә я бүтән яраклы абый-кардәшкә бу очрашуны үткәрергә куша ала. Очрашуны үткәргән кардәш хезмәттә кулланырлык гамәли мәгълүмат бирергә тиеш. Вәгазьчеләр парларга бүленгәч һәм аларга участоклар бирелгәч, берәр кардәш дога кыла. Шуннан соң төркем озакка сузмыйча вәгазьгә чыга. Андый очрашулар 5—7 минут булырга, ә җыелыш очрашуыннан соң үтсә, тагы да кыскарак булырга тиеш. Вәгазь очрашулары вәгазьчеләрне дәртләндерә, һәм анда алар гамәли киңәшләр һәм күрсәтмәләр ала. Яңа гына вәгазьче булып киткән я ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшләр, вәгазьләргә өйрәнер өчен, тәҗрибәле вәгазьчеләр белән хезмәттәшлек итә ала.
ЯҢА Я КЕЧКЕНӘ ҖЫЕЛЫШЛАРДАГЫ ОЧРАШУЛАР
22 Шәкертләр күбәйгән саен, җыелышлар саны да арта бара. Гадәттә, яңа җыелышны оештыру өчен гаризаны район күзәтчесе җибәрә. Кайбер очракларда кечкенә төркемнәр якындагы җыелышның өлеше булып калырга теләр.
23 Кайвакыт кечкенә җыелышлар апа-кардәшләрдән генә тора. Андый очракларда апа-кардәш, җыелышта дога кылганда я очрашуларны алып барганда, Изге Язмалардагы күрсәтмә буенча эш итеп, башын каплый (1 Көр. 11:3—16). Гадәттә, ул төркем алдында утырып сөйли. Апа-кардәш очрашуларда нотыклар сөйләми. Моның урынына ул, оешмабыз чыгарган материалны укып, аның буенча комментарийлар бирә, мәсәлән темага кагылышлы очраклар сөйли я төп фикерләрне кабатлый. Төрлелек хакына, ике апа-кардәш башкалар алдында материал нигезендә фикер алыша я өйрәнү үткәрә ала. Филиал берәр апа-кардәш белән язышыр һәм аны очрашулар үткәрергә билгеләр. Соңрак яраклы абый-кардәшләр булгач, алар үз өсләренә бу җаваплылыкны алыр.
РАЙОН КОНГРЕССЛАРЫ
24 Елына ике тапкыр бер районның җыелышлары бер көнлек район конгрессына җыела. Шул шатлыклы очрашулар килгән һәрбер кешегә, кардәшләр белән аралашып, йөрәкләрен киң итеп ачарга мөмкинлек бирә (2 Көр. 6:11—13). Ихтыяҗларны исәпкә алып, Йәһвә оешмасы конгресс өчен Изге Язмаларга нигезләнгән теманы сайлый һәм программаның өлешләрен әзерли. Бу программа нотыклар, демонстрацияләр, сәхнәләштерүләр, монологлар һәм интервьюлар рәвешендә үткәрелә. Үз вакытында бирелгән андый үгет-нәсыйхәт һәрбер кешене рухи яктан ныгыта. Район конгрессларында яңа шәкертләрнең Йәһвәгә багышлануларын күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә мөмкинлекләре бар.
РЕГИОНАЛЬ КОНГРЕССЛАР
25 Елына бер тапкыр зуррак очрашулар да үткәрелә. Алар өч көн үтә һәм региональ конгресслар дип атала. Анда берничә районнан булган җыелышлар чакырыла. Филиал күзәтүе астындагы җыелышлар саны аз булса, ул үз территориясендәге бар җыелышларны бер урынга җыярга карар кылырга мөмкин. Төрле илләрдә андый очрашулар төрлечә оештырыла ала. Моңа җирле шартлар я оешманың күрсәтмәләре тәэсир итә. Вакыт-вакыт кайбер илләрдә халыкара я махсус конгресслар үткәрелә. Анда төрле илләрдән булган дистәләгән мең Йәһвә Шаһите җыела. Җәмгыять Йәһвә Шаһитләренең андый зур очрашуларын күрми калмый. Моның нәтиҗәсендә еллар дәвамында күп кенә кеше Патшалык турындагы яхшы хәбәр белән танышкан.
26 Йәһвәнең тугры халкы конгрессларны шатлыклы очрашулар һәм бергәләп гыйбадәт кылыр өчен яхшы мөмкинлек итеп күрә. Конгрессларда хакыйкатькә күбрәк яктылык сибелә. Кайберләрендә җыелыш белән я шәхси рәвештә өйрәнер өчен яисә вәгазьдә кулланыр өчен яңа басмалар чыга. Шулай ук конгрессларда кешеләр суга чумдырылу үтә. Бу очрашулар кардәшләрнең рухи үсешенә зур өлеш кертә. Анда Йәһвә халкы — тугры мәсихчеләрдән торган халыкара кардәшлек икәне ап-ачык күренә. Конгрессларыбызда Гайсә Мәсихнең шәкертләрен аерып торган төп сыйфат чагыла (Яхъя 13:35).
27 Җыелыш очрашулары, региональ һәм район конгресслары безгә Йәһвә ихтыярын үтәр өчен көч бирә. Бу безне шулай ук мәсихче иманыбызны какшата алган дөньяви тәэсирдән саклый. Андый очрашулар Йәһвәгә дан һәм мактау китерә (Зәб. 35:18; Гыйб. сүз. 14:28). Без Йәһвәгә шушы соңгы көннәрдә үзенең тугры халкын рухи яктан ныгыта торган андый очрашулар биргәне өчен бик рәхмәтле.
ХУҖАБЫЗНЫҢ КИЧКЕ АШЫ
28 Елына бер тапкыр бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрә. Бу вакыйга шулай ук Хуҗабызның кичке ашы дип тә атала (1 Көр. 11:20, 23, 24). Ул Йәһвә халкы өчен иң мөһим очрашу булып тора. Изге Язмаларда Кичәне үткәрергә әмер бирелгән (Лүк 22:19).
29 Кичә үткәрелгән көн Изге Язмаларда датасы төгәл әйтелгән Пасах бәйрәме көненә туры килә (Чыг. 12:2, 6; Мат. 26:17, 20, 26). Пасах бәйрәмен исраиллеләрнең б. э. к. 1513 елда Мисырдан чыкканнарын искә алып үткәргәннәр. Шул елда Йәһвә үз халкына беренче айның 14 нче көнендә Пасах бәрәнен ашарга һәм Мисыр коллыгыннан чыгарга кушкан (Чыг. 12:1—51). Бу көнне билгеләр өчен, язгы көн-төн тигезлегенә иң якын яңа Айның Иерусалимда күренүеннән соң 13 көн санарга кирәк. Гадәттә, Кичә үткәрелгән көнне язгы көн-төн тигезлегеннән соң булган беренче тулы ай күренә.
30 Гайсәнең Маттай 26:26—28 дә язылган сүзләреннән Кичәне ничек үткәрергә кирәк икәнлеге күренә. Кичә — берәр нинди мистик йола түгел, ә Гайсә Мәсихнең күктәге Патшалыкта идарә итәргә чакырылган варисташлары катнашкан символик аш (Лүк 22:28—30). Башка тугры мәсихчеләр һәм кызыксынган кешеләр Хуҗабызның кичке ашына тамашачылар буларак чакырыла. Бу очрашуга килеп, алар Йәһвә Аллаһының үз Улы Гайсә Мәсих аша бөтен кешелек хакына кылган эше өчен рәхмәтләрен белдерә. Кичә алдыннан бу вакыйгага әзерләүче һәм Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндерүче махсус нотык яңгырый.
31 Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын шатлык белән көтә, чөнки анда без «бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы» була алабыз (Евр. 10:24). Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче очрашулар программасын рухи ихтыяҗларыбызга карап әзерли. Йәһвәнең бар хезмәтчеләре һәм кызыксынган кешеләр регуляр рәвештә бергәләп җыелудан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга дәртләндерелә. Йәһвәнең үз оешмасы аша биргәннәрен эчкерсез кадерләп, без, Аллаһының хезмәтчеләре, бердәм булып калабыз. Ә иң мөһиме, шулай итеп без Йәһвәгә дан һәм мактау китерәбез (Зәб. 111:1).