Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • kr 16 бүл. 170-181 б.
  • Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз
  • Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен без бергә җыелабыз?
  • «Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерә торган җыелыш очрашулары
  • Елның иң мөһим очрашуы
  • Җыелыш очрашуларына карашыбыз нәрсәне ачыклый
  • «Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» торган очрашулар
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Рәхим итегез!
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Йәһвә Шаһитләренең очрашулары файда китерә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Ни өчен без гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга тиеш?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
kr 16 бүл. 170-181 б.

УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Җыелыш очрашуларыбызның тәртибе үзгәрә бара, һәм очрашуларның мөһимлеге

1. Шәкертләр, бергә җыелгач, нинди ярдәм алган, һәм ни өчен алар моңа мохтаҗ булган?

ГАЙСӘНЕҢ терелтелүеннән соң күп тә үтмәстән, шәкертләр бер-берсен дәртләндерер өчен бергә җыелган. Алар, дошманнардан курыкканга, ишекләрне бикләгән. Гайсә килеп кергәч һәм араларына баскач: «Изге рухны кабул итегез»,— дип әйткән. Шунда аларның куркулары, һичшиксез, юкка чыккан! (Яхъя 20:19—22 укы.) Соңрак, шәкертләр кабат бергә җыелгач, Йәһвә аларга изге рух иңдергән. Боларның барысы аларга алдагы вәгазь эшен башкарыр өчен көч биргән! (Рәс. 2:1—7)

2. а) Йәһвә безгә ничек көч өсти, һәм ни өчен без моңа мохтаҗ? б) Ни өчен гаилә белән гыйбадәт кылу бик мөһим? (Искәрмәне һәм 175 нче биттәге «Гаилә белән гыйбадәт кылу» дигән рамканы кара.)

2 Без дә беренче гасырдагы кардәшләр кичергән авырлыкларга очрыйбыз (1 Пет. 5:9). Кайвакыт без кешедән куркуга биреләбез. Шуңа күрә вәгазь эшен алга таба да башкарыр өчен без Йәһвәдән килгән көчкә мохтаҗ (Эфес. 6:10). Ул безгә җыелыш очрашулары аша күп көч бирә. Хәзер безнең һәр атна ике җыелыш очрашуы үткәрелә: ачык нотык белән өйрәнү мәкаләсен карап чыгу һәм «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашуa. Безнең шулай ук ел саен үткәрелә торган тагын дүрт очрашуыбыз бар: региональ конгресс, ике район конгрессы һәм Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе. Ни өчен безгә бар бу очрашуларга йөрергә кирәк? Очрашуларыбыз ничек үзгәрә барган? Әлеге очрашуларга карашыбыз безнең турында нәрсәне ачыклый?

Ни өчен без бергә җыелабыз?

3, 4. Йәһвә үз халкыннан нәрсә таләп итә? Мисаллар китерегез.

3 Әле күп гасырлар элек Йәһвә үз халкына бергә җыелып гыйбадәт кылырга кушкан. Мәсәлән, б. э. к. 1513 елда Йәһвә Исраил халкына биргән Канунда Шимбә көне турында әмер булган. Шулай итеп, һәр гаиләнең гыйбадәт кылырга һәм Канунны өйрәнергә мөмкинлеге булган (Кан. 5:12; 6:4—9). Исраиллеләр бу әмергә буйсынганда, гаиләләре нык булган һәм халык, гомумән алганда, рухи яктан саф һәм көчле калган. Канунга буйсынмаганда һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелмаганда исә, халык Аллаһының хуплавын югалткан (Лев. 10:11; 26:31—35; 2 Елъ. 36:20, 21).

4 Гайсәнең үрнәгенә дә игътибар итик. Ул һәр Шимбә көнне синагогага йөргән (Лүк 4:16). Гайсәнең терелүеннән соң аның шәкертләре, Шимбә көне турындагы канун астында инде булмасалар да, бергә җыелуларын дәвам иткән (Рәс. 1:6, 12—14; 2:1—4; Рим. 14:5; Көл. 2:13, 14). Шул очрашуларда алар белем алган, һәм андый очрашулар аларга көч өстәгән. Моннан тыш, алар, догалар кылып, комментарийлар биреп һәм җырлар җырлап, Йәһвәгә мактау корбаннары китергән (Көл. 3:16; Евр. 13:15).

Терелтелгәч, Гайсә бергә җыелган шәкертләре алдында пәйдә була

Гайсәнең шәкертләре бер-берсен ныгытыр өчен һәм дәртләндерер өчен җыелган

5. Ни өчен без һәр атна җыелыш очрашуларына һәм һәр ел конгрессларга йөрибез? (176 нчы биттәге «Конгресслар Аллаһы халкын берләштерә» дигән рамканы да кара.)

5 Без дә, һәр ел конгрессларга һәм һәр атна җыелыш очрашуларына йөреп, Аллаһы Патшалыгы ягында торуыбызны күрсәтәбез, изге рух аша көч алабыз һәм башкаларны рухландырабыз. Иң мөһиме, догалар, комментарийлар һәм җырлар ярдәмендә без Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Очрашуларыбыз исраиллеләр һәм беренче гасырдагы мәсихчеләр үткәргән очрашулардан аерылып торса да, бик мөһим булып кала. Җыелыш очрашуларыбыз нинди үзгәрешләр кичергән?

«Мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерә торган җыелыш очрашулары

6, 7. а) Очрашуларыбызның максаты нинди? б) Төрле төркемнәрнең очрашулары бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торган?

6 Кардәш Чарлз Тейз Расселл, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне эзли башлагач, шуны аңлаган: уртак максатка омтылган кешеләргә бергә очрашулар үткәрергә кирәк. 1879 елда ул болай дип язган: «Берничә иптәшем белән без Питтсбургта Изге Язмаларны тикшерер өчен төркем оештырдык һәм һәр якшәмбе көнне очрашулар үткәрәбез». «Сион күзәтү манарасы» үз укучыларын бергә җыелырга чакырган, һәм 1881 елга Питтсбургта (Пенсильвания) җыелыш очрашулары һәр якшәмбе һәм чәршәмбе үткәрелгән. 1895 елның ноябрь аендагы «Күзәтү манарасы»нда андый очрашуларның максаты — «кардәшлегебезне, бердәмлегебезне һәм мәсихче яратуыбызны ныгыту», шулай ук бер-береңне дәртләндерү дип әйтелгән булган. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.)

7 Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең төрле төркемнәре үз очрашуларын төрлечә үткәргән һәм никадәр еш очрашырга икәнен үзләре хәл иткән. Мәсәлән, Кушма Штатлардагы бер төркемнән 1911 елда килгән хатта: «Без һәр атна ким дигәндә биш тапкыр очрашабыз»,— диелгән булган. Алар бу очрашуларны дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне һәм ике тапкыр якшәмбе көнне үткәргән. Ә 1914 елда Африкадан килгән хатта: «Без очрашуларыбызны айга ике тапкыр үткәрәбез. Очрашуыбыз җомга көнне башланып якшәмбе көнне тәмамлана»,— дип язылган булган. Ләкин вакыт узу белән очрашуларыбыз бүгенге тәртип буенча үткәрелә башлаган. Әйдәгез, һәр очрашуның тарихын карап чыгыйк.

8. Кайбер ачык нотыкларның темалары нинди булган?

8 Ачык очрашу. Расселлның «Сион күзәтү манарасы»н бастыра башлавыннан соң бер ел үткәч, 1880 елда ул, Гайсә үрнәгенә ияреп, вәгазь сәяхәтенә киткән (Лүк 4:43). Расселл шул сәяхәт дәвамында үткәргән очрашулар бүгенге Ачык очрашуларыбызга үрнәк булып тора. «Күзәтү манарасы»нда Расселлның шул сәяхәте турында белдерү бастырганнар һәм «Расселл „Аллаһы Патшалыгына кагылышлы нәрсәләр“ дигән тема буенча ачык очрашулар үткәрергә шат булыр» дип язган булганнар. Берничә илдә төркемнәр, ягъни җыелышлар, барлыкка килгәч, 1911 елда һәр төркемне якын тирәдәге җирләргә яраклы докладчыларны җибәрергә дәртләндергәннәр. Алар гаделлек һәм йолым кебек темаларга алты нотык сөйләргә тиеш булган. Һәр нотыкның азагында киләсе атнада нотыкчының һәм нотыкның исемен әйткәннәр.

9. Ачык очрашу нинди үзгәрешләр кичергән, һәм син бу очрашуны кадерләгәнеңне ничек күрсәтә аласың?

9 1945 елда «Күзәтү манарасы»нда бөтен дөнья буенча үткәреләчәк бер кампания турында белдерү ясалган булган. Бу кампания дәвамында Ачык очрашулар үткәрелгән булган һәм «бүгенге бик мөһим проблемалар» буенча сигез нотык яңгыраган. Дистәләгән еллар дәвамында докладчылар нотыкларны ышанычлы хезмәтче тарафыннан бирелгән планнар буенча гына түгел, ә шулай ук үзләре төзегән нотыкларны да сөйләгән. Ләкин 1981 елда бар докладчыларга үз нотыкларын җыелышка җибәрелгән планнарга нигезләп сөйләргә кушканнарb. 1990 елга кадәр кайбер нотык планнарында нотык үз эченә тыңлаучыларның катнашуын я демонстрацияләрне алырга тиеш дип әйтелгән булган. Әмма шул елда үзгәреш ясалган булган, һәм Ачык очрашуда нотык белән докладчылар үзләре генә чыгыш ясый башлаган. Киләсе үзгәреш 2008 елның гыйнвар аенда ясалган. Шул вакыттан башлап нотыкларның озынлыгы 45 минуттан 30 минутка үзгәргән. Бу очрашуга үзгәрешләр кертелгән булса да, яхшы әзерләнгән нотыклар әле дә Аллаһы Сүзенә ышанычыбызны ныгыта һәм безгә Аллаһы Патшалыгына кагылышлы төрле сорауларны яхшырак аңларга булыша (1 Тим. 4:13, 16). Сез кешеләрне аларга кабат килеп киткәндә һәм башка очракларда бу нотыкларга чын күңелдән чакырасызмы?

10—12. а) Өйрәнү мәкаләсен карап чыгуда нинди үзгәрешләр ясалган булган? б) Үзебезгә нинди сораулар бирү яхшы булыр иде?

10 Өйрәнү мәкаләсен карап чыгу. 1922 елда пилигримнар, ягъни җыелышларда нотыкларны сөйләр өчен һәм вәгазь эшендә җитәкчелекне алыр өчен Җәмгыять тарафыннан җибәрелгән хезмәтчеләр, «Күзәтү манарасы»н өйрәнү очрашуларын даими үткәрергә киңәш иткән. Киңәшне кабул иткәннәр, һәм бу очрашуларны башта я атна уртасында, я якшәмбе көнне үткәргәннәр.

«Күзәтү манарасы»н өйрәнү, Гана, 1931 ел

«Күзәтү манарасы»н өйрәнү, Гана, 1931 ел

11 1932 елның 15 июнендәге «Күзәтү манарасы»нда бу очрашуны үткәрү буенча өстәмә җитәкчелек бирелгән булган. Мәкаләдә очрашуны, Вефильдә кебек, абый-кардәш үткәрергә тиеш дип әйтелгән булган. Тыңлаучылар каршында өч абый-кардәш утырып, чиратлап абзацларны укыган. Ул чакта мәкаләләрдә сораулар бастырылмаган, шуңа күрә очрашуны үткәрүче кардәш тыңлаучыларны каралган материал буенча сораулар төзергә дәртләндергән. Шуннан соң ул аларны шул сорауларга җавап бирергә чакырган. Мәкаләдәге материалны төгәлрәк аңлатырга кирәк булганда, очрашуны үткәрүче үзе «кыска һәм ачык» аңлатма бирергә тиеш булган.

12 Башта һәр җыелыш нинди журналны өйрәнергә икәнен үзе сайлаган: моны җыелыш әгъзаларының күбесе нинди теманы өйрәнергә тели икәненә карап хәл иткәннәр. Ләкин 1933 елның 15 апрелендәге «Күзәтү манарасы»нда бар җыелышларга агымдагы журналны өйрәнергә киңәш ителгән булган. Ә 1937 елда өйрәнүне якшәмбе көнне үткәрергә кушканнар. Өстәмә җитәкчелек 1942 елның 1 октябрендәге «Күзәтү манарасы»нда бирелгән булган, һәм бүген дә бу очрашу шул җитәкчелек буенча үткәрелә. Журналда әйтелгәнчә, өйрәнү мәкаләләренең һәр битенең астында сораулар булачак һәм бу сорауларны кулланырга кирәк. Журналда шулай ук очрашуның озынлыгы бер сәгать булырга тиеш дип әйтелгән булган. Җавап бирүчеләрне абзацтан укыр урынына «үз сүзләре белән» җавап бирергә дәртләндергәннәр. Ышанычлы хезмәтче үз вакытындагы рухи ризыкны башлыча шул очрашу аша өләшә (Мат. 24:45). Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин өйрәнү мәкаләләрен карап чыгуга һәр атна әзерләнәмме? Мин комментарийлар бирергә тырышаммы?»

13, 14. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүнең тарихын сөйләп бирегез. Сезгә бу очрашуда нәрсә ошый?

13 Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү. 1890 елларның уртасында «Меңьеллыкның таң атуы»ның берничә томы дөнья күргәч, Балтимор шәһәрендә (Мэриленд, АКШ) яшәгән кардәш Х. Н. Ран Изге Язмаларны өйрәнер өчен «Таң ату төркемнәре»н оештырырга тәкъдим иткән. Кардәшләрнең өйләрендә үткәрелгән бу очрашулар башта эксперимент итеп кенә оештырылган булган. Әмма 1895 елның сентябрь аенда «Таң ату төркемнәре»нең очрашулары Кушма Штатларның инде күп кенә шәһәрләрендә уңышлы гына үткәрелгән. Шуңа күрә шул айдагы «Күзәтү манарасы»нда андый очрашуларны бар хакыйкатьне өйрәнүчеләргә үткәрергә киңәш иткәннәр. Журналда очрашуны үткәрүче яхшы укырга тиеш дип әйтелгән булган. Ул, бер җөмләне укып, тыңлаучылар белән фикер алышырга, шуннан соң китерелгән шигырьләрне ачып укырга тиеш булган. Бүлекне карап чыккач, тыңлаучыларның һәрберсе каралган материалны кыскача кабатлап чыккан.

14 Әлеге очрашуның исеме берничә тапкыр үзгәргән. Мәсәлән, аны «Изге Язмаларны өйрәнер өчен Бируя түгәрәкләре» дип атаганнар. Бу исем беренче гасырда Бируя шәһәрендә яшәгән һәм Изге Язмаларны җентекләп тикшергән кешеләр белән бәйле булган (Рәс. 17:11). Вакыт узгач, бу очрашуның исеме «Китап өйрәнү»гә үзгәргән. Хәзер инде ул «Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү» дип атала һәм кардәшләрнең өйләрендә түгел, ә Патшалык Залларында үтә. Дистәләгән еллар дәвамында шул очрашуда төрле китаплар, брошюралар һәм хәтта «Күзәтү манарасы» мәкаләләрен өйрәнгәннәр. Очрашулар оештырылгач ук анда йөрүче кешеләрне фикер алышуда катнашырга дәртләндергәннәр. Бу очрашу ярдәмендә без Изге Язмаларны яхшырак аңлый башладык. Сез бу очрашуга регуляр рәвештә әзерләнәсезме һәм чын күңелдән катнашырга тырышасызмы?

Әти-әни ике кызы белән гаилә өйрәнүен үткәрә

Сез һәр атна үз гаиләгез белән гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куясызмы?

ГАИЛӘ БЕЛӘН ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ

СОҢГЫ көннәрнең ахыры якынлашкан саен, Йәһвәнең оешмасы һәр гаиләдә Изге Язмаларны өйрәнү программасы булырга тиеш дип тагы да ешрак басым ясый (2 Тим. 3:1). Мәсәлән, 1932 елда чыккан «Гаилә һәм бәхет» дигән брошюрада болай дип туры язылган булган: «Һәр гаилә кичектермичә Изге Язмаларны өйдә өйрәнә башласын». 1956 елның 15 маендагы «Күзәтү манарасы»нда бар мәсихче гаиләләргә мондый киңәш бирелгән: «Гаиләгезнең бар әгъзалары файда алсын өчен, Изге Язмаларны өйдә регуляр рәвештә бергә өйрәнегез». Анда мондый сорау бирелгән: «Сез җыелыш алдыннан берәр кичне гаиләгез белән бергә „Күзәтү манарасы“н өйрәнәсезме?»

2009 елда Йәһвәнең оешмасы җыелыш очрашуларының графигын үзгәртеп, гаилә белән өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясаган. Ул вакыттан башлап Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы белән бергә үткәрелә. 2011 елның гыйнвар аендагы «Безнең патшалык хезмәтебез»дә бу үзгәреш турында болай диелгән: «Бу аларга [гаиләләргә] гаилә белән гыйбадәт кылуны атна саен үткәреп үз рухилыгын ныгытырга мөмкинлек биргән». Анда шулай ук: «Аларга гаилә ихтыяҗларына туры китереп Изге Язмалар өйрәнүен һәм аның буенча фикер алышуны үткәрергә [кирәк]»,— дип өстәлгән булганc.

Ни өчен Гаилә белән гыйбадәт кылу шулкадәр мөһим? Ни өчен аны регуляр рәвештә үткәрергә кирәк? Чөнки гыйбадәт кылу гаиләнең рухилыгына гына түгел, ә шулай ук җыелыш рухилыгына да тәэсир итә. Җыелышны кирпечтән салган йорт белән чагыштырып була. (Еврейләргә 3:4—6 укы.)d Кирпечтән салынган йорт озак торырмы, юкмы икәне ике нәрсәдән тора: нигезнең һәм аерым кирпечләрнең сыйфатыннан. Нигезе начар булса, йорт җимерелер. Ләкин йортның нигезе яхшы булып та, кирпечләре ваклана башласа, йорт шулай ук җимерелер. Мәсихче җыелыш иң яхшы нигездә — Мәсихнең тәгълиматларында төзелгән. (1 Көринтлеләргә 3:10—15 укы.)e Җыелыштагы кардәшләрне һәм гаиләләрне кирпечләр белән чагыштырып була. Гаилә белән гыйбадәт кылу һәр кардәшкә, шулай ук һәр гаиләгә үз иманын үстерергә һәм ныгытырга искиткеч мөмкинлек бирә. Моның ярдәмендә аларның иманы көчле һәм утка чыдам була. Ә кардәшләр һәм гаиләләр рухи яктан нык булса, җыелыш та нык булачак. Сез һәр атна үз гаиләгез белән гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куясызмы?

c Гаилә белән гыйбадәт кылганда нинди материалны өйрәнергә? Моңа кагылышлы кайбер киңәшләрне 2011 елның гыйнвар аендагы «Безнең патшалык хезмәтебез»дә табып була.

d Паул бу сүзләрен «күккә чакырылганнарга» әйткән (Евр. 3:1). Ләкин киң мәгънәдә шул киңәш бар мәсихчеләргә кагыла.

e Изге Язмаларның шул өзеген җентекләбрәк тикшерер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 15 июль, 12—14 нче битләр, 15—20 нче абзацларны кара. Бу материалны укып чыксаң, яхшы булыр иде. Аны гаилә белән гыйбадәт кылуда ничек кулланып була? Моның турында уйланып була.

15. Теократик хезмәт мәктәбе нинди максат белән оештырылган булган?

15 Теократик хезмәт мәктәбе. Бруклиндагы төп идарәдә хезмәт иткән һәм соңрак Җитәкче советның әгъзасы булып киткән Кэри Барбер болай дип исенә төшергән: «1942 ел, 16 февраль, дүшәмбе кичендә Бруклиндагы Вефиль гаиләсенең бар абый-кардәшләрен курсларга язылырга чакырдылар. Соңрак бу курслар „Теократик хезмәт мәктәбе“ дип атала башлады». Кардәш Барбер Мәктәп турында болай дигән: «Ул — Йәһвәнең бүгенге көннәрдә үз халкы өчен башкарган иң гаҗәеп эшләренең берсе». Шул курслар абый-кардәшләргә өйрәтү һәм вәгазьләү сәләтләрен үстерергә шулкадәр булышкан ки, хәтта 1943 елдан башлап «Теократик хезмәт курслары» дигән брошюра бар җыелышларга җибәрелә башлаган. 1943 елның 1 июнендәге «Күзәтү манарасы»нда әйтелгәнчә,Теократик хезмәт мәктәбенең максаты — Аллаһы халкына «Патшалык турындагы хәбәрне яхшырак вәгазьләргә өйрәнергә» булышу (2 Тим. 2:15).

16, 17. Теократик хезмәт мәктәбе бездә сәләтләр генә үстергән дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

16 Башта кайберәүләргә күп кеше алдында чыгыш ясау бик авыр булган. Клейтон Вудворт (аның әтисе кардәш Рутерфорд һәм башка кардәшләр белән бергә 1918 елда гаделсез хөкем ителеп төрмәдә утырган) 1943 елда Мәктәпкә язылгач нинди хисләр кичергәнен болай дип исенә төшергән: «Миңа нотыклар сөйләү авыр булды. Телем зурайган кебек тоела иде, авызым корый иде, ә тавышым акыру белән чыелдау арасында булган ниндидер тавышка охшаш иде». Ләкин Мәктәп ярдәмендә кардәш Клейтон үз сәләтләрен үстергән һәм соңрак күп нотыклар сөйләгән. Әмма иң мөһиме, бу Мәктәптә ул басынкылыкның һәм Йәһвәгә таянуның мөһимлегенә төшенгән. Ул болай дигән: «Мин шуны аңладым: иң мөһиме — докладчының сәләтләре түгел, ә аның яхшы әзерләнүе һәм Йәһвәгә таянуы. Шулай эшләсә, кешеләр аны шатлык белән тыңлар һәм нотыгыннан үзләренә файдалы фикерләр табар».

17 1959 елда апа-кардәшләрне дә Мәктәпкә язылырга чакырганнар. Кардәш Эдна Бауэр конгресста яңгыраган белдерүне ишеткәннән соң кичергән хисләрен исенә төшереп болай ди: «Бу яңалык апа-кардәшләргә зур шатлык китерде. Апа-кардәшләр алдында яңа мөмкинлекләр ачылды». Еллар дәвамында күп кенә абый һәм апа-кардәшләр, Теократик мәктәптә язылып, Йәһвәгә үзләрен өйрәтергә мөмкинлек биргән. Бүген без андый өйрәтүне эш көннәрендә үтә торган очрашуда алабыз. (Ишагыйя 54:13 укы.)

18, 19. а) Без бүген вәгазь эшенә кагылышлы гамәли җитәкчелекне ничек алабыз? б) Ни өчен без җыелыш очрашуларыбызда җырлыйбыз? («Көйгә салынган хакыйкать» дигән рамканы кара.)

18 Хезмәт очрашуы. Инде 1919 елда вәгазь эшен оештырыр өчен очрашулар үткәрелгән, һәм шул очрашуларга әдәбиятны таратучы кардәшләр генә йөргән. 1923 елда Хезмәт очрашуы башлыча айга бер тапкыр гына үткәрелгән, һәм ул очрашуларга җыелыштагы бар кардәшләр йөрергә тиеш булган. 1928 елда җыелышларны Хезмәт очрашуын һәр атна үткәрергә дәртләндергәннәр, һәм 1935 елда «Күзәтү манарасы»нда бар җыелышларга Хезмәт очрашуын «Җитәкчелек» (соңрак ул «Информатор» дип аталган, ә аннан соң «Безнең патшалык хезмәтебез» дип аталган) нигезендә үткәрергә кушканнар. Озакламый бу очрашуны һәр җыелышта регуляр рәвештә үткәрә башлаганнар.

19 Бүген эш көннәрендә үткәрелә торган очрашуда вәгазь эшенә кагылышлы гамәли җитәкчелек бирелә (Мат. 10:5—13). Син эш дәфтәрендә бастырылган материалны өйрәнәсеңме һәм анда язылган киңәшләрне кулланасыңмы?

Елның иң мөһим очрашуы

Мәсихчеләр беренче гасырда Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәрә

Б. э. беренче гасырыннан алып, мәсихчеләр Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрер өчен һәр ел бергә җыела (20 нче абзацны кара.)

20—22. а) Ни өчен без Гайсәнең үлемен искә алабыз? б) Сиңа Кичәгә ел саен килү нинди файда китерә?

20 Гайсә үз шәкертләренә үзе кайтканчы үз үлемен искә алырга кушкан. Пасах бәйрәме кебек, Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе елга бер тапкыр үткәрелә (1 Көр. 11:23—26). Бу очрашуга һәр ел миллионлаган кеше килә. Бу бәйрәм майланган мәсихчеләрнең Гайсә белән Патшалыкны мирас итеп алу хөрмәтенә ия булуларын исләренә төшерә (Рим. 8:17). Ул шулай ук башка сарыкларны Аллаһы Патшалыгының Патшасын хөрмәт итәргә һәм аңа тугры булырга дәртләндерә (Яхъя 10:16).

21 Кардәш Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре Хуҗабызның кичке ашын үткәрүнең мөһимлеген аңлаган һәм аны елга бер тапкыр үткәрергә кирәк икәнен белгән. 1880 елның апрель аенда «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән: «Инде берничә ел без монда, Питсбургта, Пасахны [Искә алу кичәсен] үткәрәбез һәм Хуҗа тәненең һәм канының символларыннан авыз итәбез». Озакламый Искә алу кичәсен конгресслар белән бер үк вакытта үткәрә башлаганнар. Андый конгресслар турында сакланып калган язуларның берсендә 1889 елдагы конгресска 225 кеше килгән һәм 22 кеше суга чумдырылган дип әйтелә.

22 Бүген Искә алу кичәсе конгрессларда үткәрелми. Ләкин без кешеләрне безнең белән бергә бу бәйрәмне үткәрер өчен Патшалык Залларына я арендага алынган залга килергә чакырабыз. 2013 елда Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә 19 миллионнан артык кеше килгән иде. Безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: Искә алу кичәсенә без үзебез дә киләбез һәм башкаларны да шул изге кичәгә чакыра алабыз! Син һәр ел Искә алу кичәсенә мөмкин кадәр күбрәк кешене чакырырга тырышасыңмы?

Җыелыш очрашуларына карашыбыз нәрсәне ачыклый

23. Җыелыш очрашуларыбызга сезнең карашыгыз нинди?

23 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре очрашуларыбызны калдырмаска дигән Аллаһының әмерен авыр дип санамый (Евр. 10:24, 25; 1 Яхъя 5:3). Мәсәлән, Давыт патша Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә йөрергә бик яраткан (Мәд. 26:4). Аеруча аңа Аллаһыны яраткан кешеләр белән бергә гыйбадәт кылу ошаган (Мәд. 34:18). Гайсәнең үрнәге турында да уйланыйк. Хәтта бала чагында да, ул үз Атасының йортында булырга бик теләгән (Лүк 2:41—49).

Бергә җыелырга теләгебез шуны ачыклый: без Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә чыннан да ышанабыз

24. Җыелыш очрашулары безгә нинди мөмкинлекләрне бирә?

24 Җыелыш очрашуларына килеп, без Йәһвәне яратуыбызны һәм имандашларыбызны ныгытырга, шулай ук Аллаһы Патшалыгы гражданнары булып яшәр өчен өйрәнергә теләгәнебезне күрсәтәбез, чөнки җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда без нәкъ шуңа өйрәнәбез. Өстәвенә, җыелыш очрашуларында без Аллаһы Патшалыгы башкарган иң мөһим эштә катнашыр өчен сәләтләребезне үстерәбез һәм көч алабыз. Бу эш — кешеләрне өйрәтү һәм Мәсих-Патшаның шәкертләре итеп әзерләү эше. (Маттай 28:19, 20 укы.) Һичшиксез, бергә җыелырга теләгебез шуны ачыклый: без Аллаһы Патшалыгының идарә итүенә чыннан да ышанабыз. Әйдәгез, алга таба да җыелыш очрашуларын кадерлик!

a Һәр гаиләгә я һәр кардәшкә атна саен үткәрелә торган җыелыш очрашуларына гына түгел, ә шулай ук шәхси өйрәнүгә я гаилә белән гыйбадәт кылуга вакыт бүлеп куярга кирәк.

b 2013 елда 180 нән артык нотык планы кулланышта булган.

Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?

  • Ни өчен без бергә җыелабыз?

  • Ни өчен сезгә төрле җыелыш очрашулары ошый?

  • Җыелыш очрашуларына карашыгыз нәрсәне ачыклый? Аңлатыгыз.

Конгресс делегатлары «Изге Язмалар. Мәсихче Грек Язмалары»н күтәреп күрсәтә

КОНГРЕССЛАР АЛЛАҺЫ ХАЛКЫН БЕРЛӘШТЕРӘ

ЙӘҺВӘ һәр исраилле ир-атка елына өч тапкыр Иерусалимга бәйрәмнәргә барырга кушкан (Чыг. 23:14—17; Лев. 23:34—36). Гайсәнең үги атасы Йосыф бар гаиләсе белән бергә андый бәйрәмнәргә Иерусалимга йөргән. Башка исраиллеләр дә шулай эшләгәндер. Безнең көннәрдә дә Аллаһы халкы елына өч тапкыр конгрессларга бара. Конгрессларның кайберләре бик әһәмиятле булган: анда Аллаһы оешмасының җирдәге өлешенең тарихында зур үзгәрешләр турында әйтелгән булган. Кайбер конгрессларны һәм анда булган әһәмиятле вакыйгаларны карап чыгыйк.

  • 1919 ел. Сидар-Пойнт (Огайо, АКШ)

    Бу конгресс Беренче бөтендөнья сугышыннан соң беренче зур конгресс булган.

    Вәгазь эшенә яңа көч белән тотынганнар.

    «Алтын гасыр» дигән журналның (хәзер «Уяныгыз!») бастырылачагы турында белдерү ясалган.

  • 1922 ел. Сидар-Пойнт (Огайо)

    «Патшалык» дигән нотык вәгазь эшенә үсеш биргән. Бу нотыкта «Патшаны һәм аның Патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез» дигән дулкынландыргыч сүзләр яңгыраган!

  • 1931 ел. Колумбус (Огайо)

    Без «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемне кабул иттек.

  • 1935 ел. Вашингтон

    Без Ачылыш 7:9 да искә алынган «бихисап күп кеше» җирдә яшәячәк икәнен аңлый башладык.

  • 1942 ел. «Яңа Дөнья» дигән теократик конгресс бөтен дөнья буенча 85 шәһәрдә үткәрелгән

    «Тынычлык. Ул озак булырмы?» дигән нотыкта Ачылыш китабының 17 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлек аңлатылган булган. Анда Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Аллаһы Патшалыгының күбрәк гражданнарын җыярга мөмкинлеге булачак дип әйтелгән булган.

  • 1950 ел. «Теократик үсеш» дигән конгресс

    «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бастырылуы турында белдерү ясалган.

  • 1958 ел. «Аллаһы ихтыяры» дигән халыкара конгресс

    Бу конгресс бер шәһәрдә үткәрелгән халыкара конгрессларның иң зурысы булган. 250 000 нән артык кеше, 123 илдән килеп, Нью-Йоркта җыелган.

  • 1961 ел. «Аллаһының бердәм хезмәтчеләре» дигән конгресс

    «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бер том итеп бастырылуы турында белдерү ясалган.

  • 1992 ел. «Яктылык кешеләре» дигән конгресс

    Йәһвә Шаһитләре беренче тапкыр элеккеге Советлар Союзында Санкт-Петербургта халыкара конгресс үткәргән.

  • 1993 ел. «Аллаһы өйрәтүе» дигән конгресс, Киев (Украина)

    7 402 кеше суга чумдырылу үткән. Бу — мәсихчеләр тарихында бер конгресста суга чумдырылган кешеләрнең иң зур саны.

  • 2011 ел. «Аллаһы Патшалыгы килсен!» дигән конгресс

    Без Данил китабының икенче бүлегендәге күренешне төгәлрәк аңлый башладык. Хәзер безгә шул билгеле: өлешчә тимер һәм кызыл балчыктан ясалган аяклар Англия белән Америка бөтендөнья державасын символлаштыра. Аллаһы Патшалыгы күренештәге символик потны җимергәндә, шул держава әле дә идарә итәчәк.

  • 2014 ел. «Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куегыз!» дигән конгресс

    Мәсих Патшалыгының инде 100 ел идарә итүенә игътибар ителгән.

Гайсә үз шәкертләре белән мәдхияләр җырлый

«КӨЙГӘ САЛЫНГАН ХАКЫЙКАТЬ»

ЙӘҺВӘНЕҢ халкы аның турында һәм аңа җырлар башкарып үз тугрылыгын белдерергә ярата. Мәсәлән, Йәһвә исраиллеләрне Мисырдан азат итеп Кызыл диңгез аша үткәргәч, алар үз рәхмәтләрен һәм куанычларын илһамланып җырлап белдергән (Чыг. 15:1—21). Соңрак җырлау Йәһвәгә гыйбадәтханәдә хезмәт итүнең аерылгысыз бер өлеше булып киткән (1 Елъ. 23:4, 5; 25:7). Беренче гасырда Гайсә һәм аның рәсүлләре Йәһвәгә карата үз хисләрен аны мактаучы җырлар башкарып белдергән (Мат. 26:30; Эфес. 5:19).

Кардәш Расселл һәм аның хезмәттәшләре хакыйкатьне яңадан ача башлаганнан бирле без Йәһвәгә гыйбадәт кылуда күп төрле җыр китапларын кулландык. Җырлауның мөһим ролен аңлатып, 1896 елның 15 февралендәге «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Көйгә салынган хакыйкать Аллаһы хезмәтчеләренең акылларына һәм йөрәкләренә сеңә».

«Каләш җырлары» дигән җыр китабы, 1879 ел

1879

«Меңъеллыкның таң атуына багышланган шигырьләр һәм мактау җырлары» дигән җыр китабы, 1890 ел

1890

«Балкып торучы яктылык» дигән җырның сүзләре һәм ноталары («Сионның иртәнге җырлары» дигән җыентык) 1896 ел

1896

«Сионның шатлыклы җырлары» дигән җыр китабы, 1900 ел

1900

«Меңеллыкның таң атуына багышланган мактау җырлары» дигән җыр китабы, 1905 ел

1905

«Патшалыкның мактау җырлары» дигән җыр китабы, 1925 ел

1925

«Йәһвәне данлау җырлары» дигән җыр китабы, 1928 ел

1928

«Патшалык хезмәтенең җыр китабы», 1944 ел

1944

«Йәһвәне данлаучы җырлар» дигән җыр китабы, 1950 ел

1950

«Ихлас күңелдән җырлагыз» дигән җыр китабы, 1966 ел

1966

«Йәһвәне мактап җырлагыз» дигән җыр китабы, 1984 ел

1984

«Йәһвәгә җырлагыз» дигән җыр китабы

ХӘЗЕРГЕ

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу