Белдерүләр
◼ Август: 32-битле брошюралар: «Чын иман — бәхетле тормыш ачкычы» (мөселманнар өчен), «Аллаһы җитәкчелеге. Оҗмахка алып баручы юл» (мөселманнар өчен), «Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?», «Тормыш яратылган булганмы?», «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы безне яратамы?». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны кулланып була. Сентябрь һәм октябрь: бу айда таратыла торган брошюра. Кешеләргә кабат килеп киткәндә, Изге Язма өйрәнүен башларга тырышы. Кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит. Ноябрь: Трактатлар: «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?», «Кешенең үлемсез рухы бармы?», «Үлгән якыннарыбыз өчен нинди өмет бар?», «Гаилә тормышына шатлан», «Иң бөек исем». Кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырыш һәм, кешенең ихтыяҗларына карап, «Аллаһыны тыңла» һәм «Аллаһыны тыңла һәм мәңге яшә» дигән брошюраларны тәкъдим ит.
◼ Сентябрь аеннан башлап район күзәтчеләре «Аллаһы юлында йөрү хәзер һәм мәңге фатихалар китерә» дип исемләнгән ачык нотык сөйләячәк.
◼ Һәрбер Патшалык Залында файдалану буенча комитет яки карау буенча җаваплы абый-кардәш «Патшалык Залларын карау һәм андагы куркынычсызлык буенча тикшерү исемлеге» (CN-14) дигән бланктан сорауларны кулланып, зал нинди хәлдә икәнен белер өчен, ел саен үткәрелә торган тикшерү ясарга тиеш һәм ватык урыннарны төзәтергә һәм юридик документларны яңартырга тиеш. Тикшерү үткәрелгәч, тутырылган бланкның төп нөсхәсен 30 нчы сентябрьгә кадәр филиалга җибәрергә, ә копияләрен Патшалык Залы белән кулланган һәр җыелышның өлкәннәр советына бирергә кирәк. Аннары ясалган һәм планлаштырган чыгымнарны карау, залны тикшерү нәтиҗәләре, файдалану белән бәйле эшләр һәм моңа охшаш башка сораулар буенча ел саен үткәрелгән өлкәннәр советларының очрашуын оештырырга тәкъдим ителә. Район күзәтчесе икенче килүдә тикшерү үткәрелгәнме, ватык урыннар төзәтелгәнме һәм юридик документлар яңартылганмы икәнен карап чыгачак.