«Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» (1 нче өлеш)
Яшьләр үсә барганда мөһим карарлар кабул итәргә тиеш. Аларга булышыр өчен «Яшьләрнең сораулары. Үз тормышымны нәрсәгә багышларга?» дигән фильм әзерләнде. Төп менюда «Фильм» дигән өлешне сайла, аннан соң икенче абзацтагы сорауларга җавап бир. Аннары төп менюда «Интервьюлар» дигән өлешне сайла, шунда «Үткәннәрне искә алу» дигән өлешне кара һәм аннан соң өченче абзацта китерелгән сорауларга җавап бирергә тырыш.
Фильм. 1) Кайсы яклардан Тимути белән булган хәл бүгенге яшь мәсихчеләрнекенә охшаш? 2) Андре спортта уңышлы булсын өчен, аңа ничек басым ясаганнар? 3) Флайсик кардәш Андрега нәрсә әйткән... а) Йәһвәгә һәм спортка багышлану турында? (Мат. 6:24) б) чын бәхетнең чыганагы турында? в) үзенең концлагерьдан калган тәлинкәсе белән бәйле хатирәләре турында? г) фотографиядәге аның һәм хатыны янында булган кешеләр турында? д) үз хыялларын үзгәрткәнгә жәллиме икәне турында? (Флп. 3:8). 4) Андреның әбисе аның «Атаклы йөгерүче булырга теләк начармы?» дигән соравына нинди җавап биргән? (Лүк 4:5—7). 5) Йөгерү ярышында җиңү Андрега чын канәгатьлек китергәнме? 6) Флайсик кардәшнең соңгы хатында сиңа аеруча нәрсә ошады? (Гыйб. сүз. 10:22). 7) Флайсик кардәш Андрега нәрсәне ачыкларга булышкан?
Үткәннәрне искә алу. 8) Абый һәм апа-кардәш нинди максатлар куйганнар һәм ни өчен? 9) Алар уңышлы булганнармы? 10) Аларны максатларын үзгәртергә нәрсә дәртләндергән? (2 Көр. 5:15). 11) Нинди теократик максатлар беренчеләрен алмаштырган, һәм ни өчен алар икесенә дә ирешә алмаслар дип уйлаганнар? 12) Алар тормыш максатларын үзгәрткәннәре турында жәлләгәнме? 13) Аларның нинди сүзләре сине үз тормышыңның максаты турында уйланырга дәртләндерде?
Башка интервьюларны һәм өстәмә материалны карап чык һәм икенче атнада Хезмәт очрашуында фикер алышканда комментарий бирергә әзерлән.