Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2012 ел, 29 октябрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була. Җәяләрдә күрсәтелгән дата бу материал каралган атнаны күрсәтә.
1. Йәзәкилнең күренешендәге корбан китерү урыны нәрсә символлаштыра? (Йәз. 43:13—20) [10 сент., w07 1.8. 26 б., 5 абз.]
2. Йәзәкил күренештә күргән ташкын суы бу нәрсә? (Йәз. 47:1—5) [17 сент., w07 1.8. 27 б., 3 абз.]
3. Данил 1:3—8 дән ата-аналар нинди сабак ала ала? [24 сент., w07 1.9. 30 б., 7 абз.]
4. Набуходоносор төшендә күргән зур агач нәрсәнең символы? (Дан. 4:10, 11, 20—22) [1 окт., w07 1.9. 30 б., 4 абз.]
5. Данил 9:17—19 дан без нинди сабак алабыз? [8 окт., w07 1.9. 32 б., 4 абз.]
6. Б. э. 36 елына, 70 атнаның азагына кадәр, «күпләр өчен» нинди килешү гамәлдә калган? (Дан. 9:27) [8 окт., w07 1.9. 32 б., 2 абз.]
7. Фәрештәнең Данилга: «Фарсы патшалыгының мирзасы ... миңа каршы торды»,— дигән сүзләреннән нинди нәтиҗә ясап була? (Дан. 10:13) [15 окт., w11 1.09. 8 б., 1, 2 абз.]
8. Данил 12:3 тәге сүзләрдән без нинди сабак алабыз? [15 окт., w07 1.9. 32 б., 6 абз.]
9. Һошея 4:11 дән күренгәнчә, чиктән тыш күп эчүнең куркыныч якларының берсе нинди? [22 окт., w10 1.1. 5 б., 1 абз.]
10. Һошея 6:6 дан без нинди мөһим сабак алабыз? [22 окт., w07 1.10. 18 б., 8 абз.]