Вәгазь төркеме сиңа нинди фатиха китерә?
1. Элеккеге китап өйрәнү китергән нинди фатихаларны бүген вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итеп алып була?
1 Син китап өйрәнүе очрашуларын сагынасыңмы? Төркемнәр кечкенә һәм шартлар иркенрәк иде. Бу безгә үзара дуслыкны җиңел үстереп, иманда нык булырга ярдәм итә иде (Гыйб. сүз. 18:24). Китап өйрәнү күзәтчесе шәхси шартларыбызны белеп, безне рухи яктан дәртләндерә ала иде (Гыйб. сүз. 27:23; 1 Пет. 5:2, 3). Бүген вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итеп, шундый ук фатихалар алып була.
2. Вәгазь төркемебездә иманда нык булырга ярдәм иткән дуслыкны үстерер өчен, без нинди адымнар ясый алабыз?
2 Үзең адымнар яса. Гадәттә, вәгазь төркемнәре, зурлыгы буенча, элекке китап өйрәнү төркемнәре кебек. Башкалар белән «иңне иңгә терәп» хезмәт итеп, якын дуслык үстереп була (Флп. 1:27). Син төркемеңдә ничә кеше белән хезмәттәшлек иттең? Син бу яктан йөрәгеңне «киң итеп ача» аласыңмы? (2 Көр. 6:13). Моннан ары, без вакыт-вакыт төркемебездән берәрсен Гаилә белән гыйбадәт кылу киченә яки төшке я кичке ашка чакыра алабыз. Кайбер җыелышларда вәгазь төркемнәре чиратлап аш әзерләп, чакырылган докладчыга кунакчыллык күрсәтә. Шул атнада төркем, докладчы ашка кала алмаса да, бер-берсен дәртләндерер өчен җыела.
3. Вәгазь төркемебездә күзәтчеләрдән ярдәм алыр өчен, нинди мөмкинлекләр бар?
3 Җыелыш очрашулары атнага ике тапкыр гына булса да, бу вәгазьчеләргә күзәтчеләрнең ярдәме әзрәк күрсәтеләчәк икәнен аңлатмый. Һәр төркемдә күзәтчеләр билгеләнгән, алар һәр кардәшне дәртләндерә һәм хезмәтләрен яхшыртырга булыша. Әгәр дә төркем күзәтчесенең синең белән хезмәт иткәне юк икән, ни өчен аның белән хезмәттәшлек итмәскә? Шулай ук хезмәт күзәтчесе дә ай саен бер ял көнендә төрле төркемнәр белән хезмәттәшлек итә. Вәгазь төркемнәре әз булган кечерәк җыелышларда ул һәр төркемгә елына ике тапкыр килеп китә ала. Ул синең төркемең белән хезмәттәшлек иткәндә, син бу көнне хезмәттә катнашыр өчен, вакытыңны планлаштырасыңмы?
4. а) Вәгазь очрашулары ничек оештырыла? б) Ни өчен безгә вәгазь очрашулары үткәрер өчен өебезне тәкъдим итү турында уйланырга кирәк?
4 Һәр төркем вәгазь очрашуларын ял көннәрендә үткәрсә, яхшырак булыр иде. Вәгазь очрашулары төрле урыннарда якынча бер үк вакытта үтсә, вәгазьчеләргә очрашуга һәм, бәлкем, участокка барып җитәргә җиңелрәк булыр. Бу шулай ук вәгазьчеләрне тиз арада парларга бүлеп, тоткарланмыйча участокка барырга мөмкинлек бирә. Шулай ук төркем күзәтчесенә үз төркемендә булганнар турында кайгырту җиңелрәк була. Әмма кайчакта ике яки күбрәк төркемне берләштереп була. Бөтен җыелыш айның беренче шимбәсендә яки Изге Язмаларны өйрәнер өчен мәкалә буенча фикер алышканнан соң вәгазь очрашуына җыелганда, һәр вәгазь төркеменең вәгазьчеләре бергә утырса, яхшырак булыр. Шул чакта төркем күзәтчесе берничә минут эчендә, дога алдыннан, үз төркемен оештыра алыр иде. («Өеңне вәгазь очрашуы үткәрер өчен тәкъдим итә аласыңмы?» дигән рамканы кара.)
5. Китап өйрәнүе очрашулары бетсә дә, безгә нәрсәдә шикләнмәскә була?
5 Китап өйрәнүе очрашулары бетсә дә, Йәһвә безгә аның ихтыярын үтәргә җитәкчелек бирә (Евр. 13:20, 21). Йәһвә безнең турында кайгыртканга, без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел (Мәд. 22:1). Вәгазь төркемебез белән хезмәттәшлек итеп, без күп фатихалар алабыз. Әгәр дә үзебез адымнар ясыйбыз һәм «юмарт чәчәбез» икән, без «юмарт уңыш урырбыз» (2 Көр. 9:6).
[6 биттәге иллюстрация]
Өеңне вәгазь очрашуы үткәрер өчен тәкъдим итә аласыңмы?
Җитәрлек фатир таба алмаганга күрә, кайбер җыелышларда ял көннәрендә вәгазь төркемнәрен берләштерәләр. Вәгазь очрашулары җыелыш очрашуына тиң, шуның өчен аларны үз өебездә үткәрү — зур хөрмәт. Ә син өеңне тәкъдим итә алыр идеңме? Өең гади дип санаганга күрә баш тартма. Өлкәннәр кайда яшәгәнеңне һәм, китап өйрәнүе өчен урын сайлаганда башка якларны исәпкә алган кебек, хәзер дә шуңа игътибар итәрләр. Өеңне тәкъдим итәргә теләсәң, төркем күзәтчесенә әйт.