Вәгазь очрашулары
1. Ни өчен без вәгазь эшендә тәртипле рәвештә катнашырга телибез?
1 Гайсә Патшалык турында вәгазь эше тәртипле һәм уңышлы булсын өчен кайгырткан һәм бу яктан безгә үрнәк калдырган. Бүгенге көннәрдә дә, бөтен дөньядагы Патшалык турында вәгазь эше өчен җаваплы кешеләр бу эшнең шулай ук алып барылуын бик тели. Шуңа күрә, бөтен дөнья буенча җыелышларда вәгазьчеләр төркемнәре оештырылган һәм алар өчен вәгазь очрашулары үткәрелә (Мат. 24:45—47; 25:21; Лүк 10:1—7).
2. Вәгазь очрашулары ничек үткәрелергә тиеш?
2 Үткәрү тәртибе. Вәгазь очрашуларының максаты — вәгазьдә катнашучыларны дәртләндерү, аларга гамәли киңәшләр һәм җитәкчелек бирү. Көндәлек шигырь турыдан-туры хезмәткә кагылышлы булса, аны кыскача карап чыгып була. «Безнең патшалык хезмәтебез»дән, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабыннан яисә «Хезмәт мәктәбе» (рус) китабыннан да кайбер фикерләрне карап чыгарга мөмкин. Шулай ук таратыла торган басманың ничек тәкъдим ителгәнен кыскача күрсәтеп була. Тәмамлаучы дога алдыннан барысына да кем белән һәм кайда вәгазьләячәкләре билгеле булырга тиеш. Якынча 15 минутлык очрашудан соң ук барысына да үз участокларына китәргә кирәк.
3. Вәгазь очрашуларын оештыру өчен кем җаваплы?
3 Ничек оештырырга? Хезмәт күзәтчесе вәгазь очрашуларының үткәрелүе өчен җаваплы. Төркем күзәтчеләре яки аларның ярдәмчеләре үзләренең хезмәт төркемнәре белән ял көннәрендә вәгазьләү өчен җаваплы. Кайбер күзәтчеләр яки хезмәттәш ярдәмчеләр үз вәгазьләү төркемнәре белән, бәлки, атна уртасында вәгазьли алырлар. Ял көннәрендә өйдән-өйгә вәгазьләргә участоклар җитәрлек булсын өчен, төркем күзәтчеләре хезмәт күзәтчесе белән хезмәттәшлек итәләр. Хезмәт күзәтчеләре атна дәвамындагы вәгазь очрашуларын үткәрүче кардәшләрдә участоклар булсын өчен кайгырта.
4—6. a) Җыелыш территориясе турында әйткәндә, вәгазь очрашуларының максаты нинди? б) Вәгазь очрашуларының вакытын һәм урынын билгеләр өчен нәрсәне карап чыгып була?
4 Кайда һәм кайчан үткәрергә? Бөтен җыелыш өчен бер вәгазь очрашуы оештырыр урынына, берничә очрашу өчен уңайлы урыннар сайлау яхшырак. Мәсәлән, җыелыш территориясендә уңышлы итеп вәгазьләр өчен, кардәшләрнең өйләрендә җыелып була. Моның өчен Патшалык Залларын да кулланырга мөмкин. Күп җыелышлар ял көннәрендәге нотык һәм «Күзәтү манарасы»н өйрәнүдән соң Патшалык Залында вәгазь өчен очрашу үткәрәләр. Участокларга бару күп вакыт алмаса, яхшырак булыр. Шуңа күрә җыелыш территориясендә тулысынча һәм уңышлы итеп вәгазьләнсен өчен, вакыт-вакыт очрашу урыннарын үзгәртергә мөмкин.
5 Җыелыш территориясенә карап, бу очрашулар өчен иң яхшы вакытны һәм атнасына күпме очрашу үтәчәген билгеләргә кирәк. Вәгазь очрашуларын кайда һәм кайчан үткәрү яхшырак булачагын билгеләр өчен астагы сорауларны кулланып була.
6 Нинди участокларга күбрәк игътибар кирәк? Нинди вакытта өйдән-өйгә вәгазьләү яхшырак? Кич белән өйдән-өйгә вәгазьләү яки кабат килеп-китү яхшыракмы? Вәгазь очрашулары турында бөтен мәгълүматны җыелыштагы белдерүләр тактасына эләргә кирәк. Рәсүл Паул: «Минем кул тимәгән җирләрем башка калмады»,— дигән. Патшалык вәгазьчеләре дә билгеләнгән территориядә шундый ук сүзләр әйтерлек итеп тырышып вәгазьләргә телиләр (Рим. 15:23, ЯД).
7. Вәгазьләү төркеме турында кайгыртырга билгеләнгән кардәшнең нинди җаваплылыгы бар?
7 Вәгазь очрашуларын үткәрү. Вәгазь очрашуын үткәрергә билгеләнгән кардәш яхшы итеп әзерләнеп, бу теократик тәртипкә тирән хөрмәтен күрсәтә. Бу очрашу вакытында башланырга, шулай ук файдалы һәм кыска, 10 —15 минут, булырга тиеш. Үткәрүче кардәшкә очрашу башланганчы ук бөтен төркем өчен участоклар алырга кирәк. Вәгазь очрашуы тәмамлангач, соңга калып килүчеләрне көтәргә мәҗбүри түгел, әмма төркемнең кайда вәгазьләгәне турында хәбәр калдыру файдалы. Очрашу тәмамлануга ук, барысына да үз участокларына китәргә кирәк. Һичшиксез, яхшы оештырылган һәм файдалы вәгазь очрашуларында бар килүчеләргә, үз хезмәтләрен башкарыр өчен, кирәкле җитәкчелек биреләчәк (Гыйб. сүз. 11:14).
8. Вәгазь очрашуларына килүчеләр һәм җитәкчелек итүче ничек хезмәттәшлек итә ала?
8 Вәгазь очрашуларына килү. Хезмәттәшлек бик мөһим (Евр. 13:17). Берәр кардәшкә вәгазьдә хезмәттәш кирәк булса, төркем өчен җаваплы кардәш, мөмкинлеге булганда, аңа булышачак. Яңаларга һәм тәҗрибәләре әз булган вәгазьчеләргә ярдәм итәр өчен, тәҗрибәле вәгазьчеләр очрашуга килсә, яхшы булыр иде. Төрле кардәшләр белән вәгазьләргә әзер булган вәгазьче күп уңышларга ирешә ала (Гыйб. сүз. 27:17; Рим. 15:1, 2). Барысына да соңга калмыйча килер өчен тырышырга кирәк. Бу теократик тәртипкә һәм кардәшләребезгә карата хөрмәт безне кирәкле үзгәрешләр ясарга дәртләндерәчәк (2 Көр. 6:3, 4, 8; Флп. 2:4).
9. Бу очрашуларда пионерлар нинди файдалы ярдәм күрсәтә ала?
9 Пионерлар ярдәме. Вәгазь очрашуларында пионерлар ярдәме файдалы һәм барысына көч өсти. Әлбәттә, пионерларның вазифалары бик күп. Алар Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәләр һәм кабат килеп-китәләр, әмма шулай ук алар гаиләләре турында кайгыртырга һәм эшкә йөрергә мөмкин. Шуңа күрә пионерлар җыелыштагы һәр вәгазь очрашуына, бигрәк тә алар көн саен үткәрелсә, йөрергә мәҗбүр түгел. Ләкин алар атнасына берничә вәгазь очрашуына булса да йөри алыр. Вәгазь очрашулары вәгазьчеләрне өйрәтергә ярдәм итә, һәм пионерларның Изге Язмалар турында белемнәре һәм хезмәттәге тәҗрибәләре башкаларга бик булышырга мөмкин. Алар вәгазьдә һәрвакыт катнашып тәҗрибә җыйган һәм моның белән уртаклаша ала. Хезмәттә һәм вәгазь очрашуларында ашкынып катнашып алар үрнәк күрсәтә. Вәгазь очрашуларында аларның катнашуы бик мөһим.
10. Ни өчен бар Патшалык вәгазьчеләре вәгазь очрашуларында чын күңелдән катнаша?
10 Гайсә һәм аның шәкертләре вакытындагы кебек, Патшалык турында вәгазь эше күбесенчә өйдән-өйгә вәгазьләп башкарыла. Вәгазь очрашуларының максаты — бер-беребезне дәртләндерү һәм бу эштә уңышларга ирешерлек итеп катнашу. Барлык яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләргә бу очрашуларда мөмкинлек булганча катнашырга кирәк (Рәс. 5:42; 20:20). Әйдәгез барыбыз да моның өчен кирәкле үзгәрешләр ясыйк. Шулай эшләсәк, Йәһвә, һичшиксез, безне мул итеп фатихалаячак, һәм Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләп, без Җитәкчебез, Гайсә Мәсихнең, йөрәген сөендерәчәкбез (Мат. 25:34—40; 28:19, 20).