Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 9 бүл. 87-104 б.
  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ӨЙДӘН ӨЙГӘ ЙӨРЕП ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • ЛАЕКЛЫ БУЛГАННАРНЫ ТАБУ
  • КАБАТ КИЛЕП КИТҮЛӘР
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ
  • КЫЗЫКСЫНГАН КЕШЕЛӘРНЕ ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫНА ЮНӘЛТҮ
  • БАСМАЛАРЫБЫЗНЫ КУЛЛАНУ
  • ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • УЧАСТОКЛАР
  • ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ КЕШЕЛӘРГӘ ВӘГАЗЬЛӘП ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮ
  • ТӨРКЕМ БЕЛӘН ВӘГАЗЬЛӘҮ
  • Чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләү
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Кеше башка телдә сөйләшкәндә
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Төрле телдә сөйләшүче территориядә хезмәттәшлек итү
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Башка телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләр өчен, башта аларны табарга кирәк
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 9 бүл. 87-104 б.

9 БҮЛЕК

Яхшы хәбәрне вәгәзьләү ысуллары

АШКЫНУЧАН вәгазьче буларак, Гайсә үз шәкертләренә яхшы үрнәк калдырган. Ул үзе кешеләр янына барган, аларга өйләрендә һәм җәмәгать урыннарында вәгазьләгән һәм аларны өйрәткән (Мат. 9:35; 13:36; Лүк 8:1). Кайчак Гайсә — аерым кешеләр белән, кайчак үз шәкертләре белән генә сөйләшкән, ә кайвакыт ул меңләгән кешегә вәгазьләгән (Марк 4:10—13; 6:35—44; Яхъя 3:2—21). Кешеләрне дәртләндерер өчен һәм аларга өмет бирер өчен, ул һәрбер уңайлы очракны кулланган (Лүк 4:16—19). Хәтта ял итәргә һәм көч җыярга теләгәндә дә, ул вәгазьләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган (Марк 6:30—34; Яхъя 4:4—34). Изге Язмалардан Гайсәнең хезмәте турында укыганнарыбыз әллә безне аңардан үрнәк алырга дәртләндермиме? Һичшиксез, рәсүлләр кебек, без дә Гайсәдән өйрәнергә телибез (Мат. 4:19, 20; Лүк 5:27, 28; Яхъя 1:43—45).

2 Гайсә Мәсих якынча 2 000 ел элек башлаган эштә катнашыр өчен бүгенге мәсихчеләрнең нинди мөмкинлекләре бар? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

ӨЙДӘН ӨЙГӘ ЙӨРЕП ВӘГАЗЬЛӘҮ

3 Йәһвә Шаһитләре буларак, без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне эзлекле рәвештә өйдән өйгә йөреп вәгазьләүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Без бу ысулны шулкадәр киң кулланабыз ки, кешеләр безне хәтта аның буенча таныйлар. Бу ысул чыннан да уңышлы, чөнки аның ярдәмендә яхшы хәбәр кыска вакыт эчендә миллионлаган кешегә барып ирешә (Мат. 11:19; 24:14). Өйдән өйгә йөреп вәгазьләү безгә Йәһвәне һәм якыннарыбызны яратуыбызны эшләр белән күрсәтергә мөмкинлек бирә (Мат. 22:34—40).

4 Өйдән өйгә йөреп вәгазьләү — Йәһвә Шаһитләре бүген генә уйлап чыгарган ысул түгел. Мәсәлән, рәсүл Паул үзенең кеше йортларында өйрәткәне турында язган. Эфестәге күзәтчеләргә үзенең хезмәте турында ул болай дигән: «А́сия өлкәсенә килү белән, беренче көннән үк... мин сезгә файдалы булырлык һәр нәрсәне сөйләүдән дә... өйдән өйгә йөреп өйрәтүдән дә баш тартмадым». Шул һәм башка ысулларны кулланып, Паул «яһүдләргә дә, грекларга да тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында төпле шаһитлек биргән» (Рәс. 20:18, 20, 21). Ул вакытларда Рим императорлары потка табынуны хуплаган һәм күпләр төрле илаһларга табынган. Шуңа күрә кешеләргә «дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһыны» — «һәр җирдә яшәүче бар кешегә тәүбә итәргә кушкан» Ходайны — мөмкин кадәр тизрәк эзли башларга кирәк булган (Рәс. 17:22—31).

5 Бүген кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү эше тагын да ашыгычрак. Бу явыз дөнья төзелешенең ахыры тиз якынлашып килә. Моны аңлау безне хезмәттә тырышыбрак катнашырга дәртләндерә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хакыйкатькә сусаганнарны эзләп табу өчен иң яхшы юл — өйдән өйгә йөреп вәгазьләү. Гайсә һәм рәсүлләр көннәрендәге кебек, бу ысул бүген дә бик нәтиҗәле (Марк 13:10).

6 Син өйдән өйгә йөреп вәгазьләү эшендә кулдан килгәнне эшлисеңме? Алай эш итү Йәһвә йөрәген сөендерә (Йәз. 9:11; Рәс. 20:35). Бу вәгазь ысулы сиңа җиңел бирелмәскә мөмкин. Синең физик мөмкинлекләрең чикледер, я син вәгазьләгән территориядә күпләр яхшы хәбәрне кабул итмидер. Хөкүмәтнең дә эшчәнлегебезне тыюы бар. Ә бәлки, син оялчан булганга күрә, чит кешеләр белән сөйләшүне башларга кыенсынасыңдыр. Шуңа күрә, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, син борчыласыңдыр. Әмма бирешмә (Чыг. 4:10—12). Башка урыннарда да имандашларың шундый ук авырлыклар кичерә.

7 Гайсә үз шәкертләренә: «Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә иткән (Мат. 28:20). Бу сүзләр безне шәкертләр булдыру эшендә ныгыта. Без рәсүл Паулныкына охшаш хисләр кичерәбез, ә ул болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Флп. 4:13). Өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә булыша торган вәгазь очрашуларыннан тулы файда алырга тырыш. Башкалар белән хезмәттәшлек итү сине дәртләндерер, һәм син кирәкле ярдәм табарсың. Нинди генә авырлыклар булмасын, ярдәм сорап дога кыл һәм, яхшы хәбәр вәгазьчесе буларак, хезмәттә тырышлыклар куй (1 Яхъя 5:14).

8 Башкаларга яхшы хәбәрне сөйләгәндә, синең үз «өметеңне якларга» мөмкинлегең туар (1 Пет. 3:15). Син Патшалыкка өмет иткән кешеләр һәм андый өмете булмаган кешеләр арасындагы аерманы тагы да ачыграк күрерсең (Ишаг. 65:13, 14). Син, Гайсәнең «яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» дигән сүзләренә буйсынып, канәгатьлек кичерерсең һәм, бәлки, хәтта кемнедер Йәһвә белән һәм мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать белән таныштырырсың (Мат. 5:16; Яхъя 17:3; 1 Тим. 4:16).

9 Ял көннәрендә һәм атна уртасында, өйдән өйгә йөреп вәгазьләр өчен, вәгазь очрашулары оештырыла. Кайбер җирләрдә кешеләр көндез гадәттә өйдә булмый, шуңа күрә кайбер җыелышлар бу очрашуларны кич белән үткәрә. Кешеләр безне, бәлки, төшке аштан соң я кичке сәгатьләрдә теләбрәк тыңлар.

ЛАЕКЛЫ БУЛГАННАРНЫ ТАБУ

10 Гайсә үз шәкертләренә: «Лаеклы булганнарны табыгыз»,— дигән (Мат. 10:11). Хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләрне эзләгәндә, ул өйдән өйгә йөрү белән генә чикләнмәгән. Вәгазьне планлаштырганда да, планлаштырмаганда да, ул, һәрбер уңайлы очрактан кулланып, шаһитлек биргән (Лүк 8:1; Яхъя 4:7—15). Рәсүлләр дә төрле-төрле җирләрдә вәгазьләгән (Рәс. 17:17; 28:16, 23, 30, 31).

Безнең максатыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешегә Патшалык хәбәрен җиткерү

11 Бүген дә безнең максатыбыз — мөмкин кадәр күбрәк кешегә Патшалык хәбәрен җиткерү. Моның өчен без шәкертләр булдыру эшендә Гайсә белән аның рәсүлләре кулланган ысулларны кулланабыз. Без замананың үзгәрә барганын һәм кешеләрнең шартлары төрле була ала икәнен исәпкә алабыз (1 Көр. 7:31). Мәсәлән, кешеләр эшли торган урыннарда вәгазьләү зур уңышлар китерә. Паркларда, стоянкаларда я кешеләр булган бүтән урыннарда вәгазьләү дә күп кенә илләрдә яхшы ысул булып тора. Кайбер җыелышлар җыелма өстәлләр һәм күчмә стендлар куллана. Өстәвенә, кайвакыт филиал, зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьләү эшен оештырып, бу хезмәткә төрле җыелышлардан кардәшләрне чакыра, һәм алар күп халык йөри торган урыннарда вәгазьли. Шулай итеп өйдә очратып булмаган кешеләр яхшы хәбәр белән бүтән урыннарда таныша ала.

12 Җәмәгать урыннарында вәгазьләгәндә, кеше кызыксыну күрсәтсә, без аңа берәр басманы тәкъдим итә алабыз. Аның кызыксынуын үстерер өчен, аңа контактларыбызны калдырып, кабат килеп китүгә сөйләшеп, jw.org сайтына керергә дәртләндереп, якындагы Патшалык Залының адресын әйтеп була. Хезмәтеңне киңәйтеп, җәмәгать урыннарында вәгазьләү сиңа күп шатлык китерер.

13 Әмма мәсихчеләрнең хезмәте яхшы хәбәрне игълан итү белән генә чикләнми. Кызыксынган кешеләргә хакыйкатьне кабул итәргә булышыр өчен, алар янына кабат килеп китәргә кирәк; шул чакта алар, рухи яктан үсеп, җитлеккән мәсихчеләр булып китәчәк.

КАБАТ КИЛЕП КИТҮЛӘР

14 Гайсә үз шәкертләренә: «Сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дигән (Рәс. 1:8). Ул шулай ук: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Мат. 28:19, 20). Кешеләр янына кабат килеп китү күп шатлык китерергә мөмкин. Беренче сөйләшүдә яхшы хәбәр белән кызыксынган кешеләр сине кабат күрергә шат булырдыр. Алар белән Изге Язмалардагы яңа фикерләрне уртаклашып, син аларның Аллаһыга иманнарын ныгытырсың һәм аларга үзләренең рухи ихтыяҗларын аңларга булышырсың (Мат. 5:3). Яхшы әзерләнеп, кеше янына аның өчен уңайлы вакытта килеп китсәң, син аның белән Изге Язмалар өйрәнүен башлый алырсың. Кеше янына кабат килеп киткәндә, бу синең максатың булсын. Хакыйкать орлыгын утыртудан тыш, без аңа су сибәргә дә тиеш (1 Көр. 3:6).

15 Кешеләр янына кабат килеп китү кайберәүләргә авыр. Бәлки, сиңа кереш сүзләр әйтү яхшы бирелә һәм ошый торгандыр, әмма, кабат килеп, кеше белән Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү сине куркытадыр. Яхшы әзерләнү сиңа кыюлык өстәр. Атна уртасындагы очрашуда ишеткән киңәшләрне кулланырга тырыш. Үзең белән тәҗрибәле вәгазьчеләрне чакыр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ

16 Аллаһы Сүзен укыган бер прозелит белән сөйләшкәндә, яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип аңардан: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. Тегесе: «Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?» — дип җавап биргән. Рәсүлләр китабының 8 нче бүлегендә әйтелгәнчә, Филип «аңа Гайсә турындагы яхшы хәбәрне» Язманың ул укыган урыныннан башлап сөйләп биргән (Рәс. 8:26—36). Без Филипнең ул кеше белән никадәр озак сөйләшкәнен белмибез, әмма, Филип аңа яхшы хәбәрне аңлатып биргәч, тегесе иман итә башлаган һәм, суга чумдырылу үтеп, Гайсә Мәсихнең шәкерте булып киткән.

17 Бүген күпләр Изге Язмалар белән таныш түгел, шуңа күрә, алар, иман итә башлап, суга чумдырылу үтәргә әзер булганчы, безгә алар янына кат-кат кабат килеп китәргә һәм атналар, айлар һәм, бәлки, хәтта елдан артык вакыт дәвамында алар белән Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк булыр. Эчкерсез кешеләргә шәкертләр булып китәргә сабырлык һәм ярату белән булышсаң, син үз әҗереңне алмый калмассың. Гайсә үзе дә бит: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәс. 20:35).

18 Синең, һичшиксез, берәр басма ярдәмендә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәсең киләдер. Атна уртасындагы очрашуларда бирелгән киңәшләрне кулланып һәм җыелыштагы тәҗрибәле вәгазьчеләр белән хезмәттәшлек итеп, син яхшы өйрәнүләр үткәрә алырсың һәм шулай итеп башкаларга Гайсә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышырсың.

19 Сиңа Изге Язмалар өйрәнүен башлауда я үткәрүдә ярдәм кирәк булса, берәр өлкән белән я тәҗрибәле вәгазьче белән сөйләшеп ал. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендә китерелгән киңәшләр һәм очрашуларда күрсәтелгән демонстрацияләр дә сиңа бу яктан булышыр. Йәһвәгә таян һәм Изге Язмалар өйрәнүе турында дога кыл (1 Яхъя 3:22). Гаилә әгъзалары белән үткәргән өйрәнүләреңнән тыш, мөмкин булса, башка өйрәнүләр дә табарга максат куйсаң, яхшы булыр. Изге Язмалар өйрәнүләрең булса, хезмәт сиңа күбрәк шатлык китерәчәк.

КЫЗЫКСЫНГАН КЕШЕЛӘРНЕ ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫНА ЮНӘЛТҮ

20 Без кешеләргә Йәһвә Аллаһыны белергә һәм Гайсә Мәсихнең шәкертләре булырга булышабыз. Нәтиҗәдә, алар җыелышның әгъзалары булып китә. Өйрәнүчеләребез Йәһвә оешмасын аерырга өйрәнсә һәм аның белән хезмәттәшлек итсә, алар рухи яктан үсәчәк һәм җитлеккәнлеккә ирешәчәк. Аларга моны аңларга ярдәм итү мөһим. Моның өчен махсус әзерләнгән видеоязмаларны һәм «Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?» дигән брошюраны кулланып була. Шушы китапның 4 нче бүлегендәге мәгълүмат та файдалы булыр.

21 Кеше белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач ук, аңа Йәһвәнең, җир йөзендә вәгазь эше алып барылсын өчен, үз оешмасын кулланганын аңлат. Изге Язмаларны өйрәнү өчен чыгарылган басмаларның файдасын күрсәт һәм аларның ничек бастырылганын, Аллаһы хезмәтчеләре тарафыннан бөтен дөнья буенча ничек таратылганын аңлат. Өйрәнүчеңне Патшалык Залына җыелыш очрашуларына чакыр. Андый очрашуларның ничек үткәрелгәнен сөйләп бир һәм аны кардәшләр белән таныштыр. Аны шулай ук конгрессларда бүтән Йәһвә Шаһитләре белән дә таныштырып була. Бу һәм башка очрашуларда яңа кешеләр Йәһвә халкы арасында хөкем сөргән һәм чын мәсихчеләрне аерып торган мәхәббәтне күрер (Яхъя 13:35). Кешенең Йәһвә оешмасы өчен рәхмәт хисе үскән саен, ул Йәһвәгә якынлашып торачак.

БАСМАЛАРЫБЫЗНЫ КУЛЛАНУ

22 Беренче мәсихчеләр Аллаһы Сүзен кешеләргә ашкынып җиткергән. Алар үзләре өчен һәм җыелышта өйрәнү өчен Язмаларның күчермәләрен ясаган. Бу мәсихчеләр башкаларны да Аллаһы Сүзен укырга дәртләндергән. Кулдан ясалган күчермәләр аз булганга, аларны бик кадерләгәннәр (Көл. 4:16; 2 Тим. 2:15; 3:14—17; 4:13; 1 Пет. 1:1). Бүген Йәһвә Шаһитләре, заманча басу машиналарын кулланып, йөзләгән миллион Изге Язмаларны һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнгән басмаларны, мәсәлән, буклетлар, брошюралар, китаплар һәм журналларны йөзләгән телдә бастыра.

23 Башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашканда, Йәһвә оешмасы чыгарган төрле басмаларны куллан. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган басмаларны уку һәм өйрәнү үзеңә нинди зур файда китергәнен аңлау сине аларны башкаларга да тәкъдим итәргә дәртләндерәчәк (Евр. 13:15, 16).

24 Бүген тагы да күбрәк кеше төрле мәгълүматны башлыча интернеттан эзли. Шуңа күрә, яхшы хәбәрне таратыр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалардан тыш, без jw.org дигән рәсми сайтыбызны кулланабыз. Бу бик уңышлы ысул булып тора. Бөтен дөньяда кешеләр, Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны йөзләгән телдә укыр өчен я аудиоязмаларын тыңлар өчен, компьютерлар куллана ала. Безнең белән сөйләшергә оялган я Йәһвә Шаһитләре барып җитмәгән җирләрдә яшәгән кешеләр үз өйләрендә jw.org дигән рәсми сайтыбыз аша карашларыбыз турында күбрәк белем ала ала.

25 Шуңа күрә без мөмкин кадәр ешрак jw.org сайтына игътибар итәргә тырышабыз. Кеше ышануларыбыз турында сораулар бирсә, без аңа җавапны электрон җайланма я компьютер аша шунда ук күрсәтә алабыз. Кеше чит телдә, мәсәлән, ишарәләр телендә сөйләшсә, аңа сайтыбызны күрсәтеп була. Анда ул Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны үз телендә табар. Күп кенә вәгазьче, Аллаһы Сүзе турында сөйләшүне башлап җибәрер өчен, кешеләргә сайтыбыздагы видеороликларны күрсәтә.

ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ

26 Әйткән сүзенә колак салган кешеләргә Гайсә болай дигән: «Сез — дөнья өчен яктылык... Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (Мат. 5:14—16). Үзе турында Гайсә мондый сүзләр әйткән: «Мин — дөнья өчен яктылык». Шәкертләр, аңардан үрнәк алып, Аллаһы тәкъвалыгын чагылдырган. Гайсә, үзен тыңлаган кешеләр файдасына «тормыш бирүче яктылыкны» балкытып, бар мәсихчеләргә үрнәк калдырган (Яхъя 8:12).

27 Рәсүл Паул да безгә яхшы үрнәк күрсәткән (1 Көр. 4:16; 11:1). Афинада ул һәр көн базар мәйданында очраган кешеләргә вәгазьләгән (Рәс. 17:17). Филипиядәге мәсихчеләр аның үрнәгенә ияргән. Шуңа күрә Паул аларга, «тәүфыйксыз һәм бозык буын арасында» «сез бу дөньяда яктырткычлар кебек балкып торасыз», дип язган (Флп. 2:15). Яхшы хәбәрне сөйләү мөмкинлеге туган саен, без Патшалык турындагы хакыйкать яктылыгын үз сүзләребез һәм эшләребез белән балкытабыз. Әлбәттә, кешеләр, намуслы һәм тәртипле булуыбызны күреп, дөньядан аерылып торуыбызга игътибар итә. Ләкин кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләсәк, алар ни өчен без аерылып торабыз икәнен аңлар.

28 Күп кенә Йәһвә Шаһите яхшы хәбәрне эштә, мәктәптә, транспортта һәм башка урыннарда сөйли. Сәяхәт иткәндә, безнең башка туристлар белән сөйләшергә мөмкинлегебез туа ала. Кешеләр белән аралашканда, безгә сөйләшүне рухи темага бора белергә кирәк. Әйдәгез, һәр уңайлы очракны кулланып вәгазьләргә әзер булыйк.

29 Вәгазебез Барлыкка Китерүчебезне данлаганын һәм аның исеменә хөрмәт китерә икәнен истә тотсак, бу безне һәр уңайлы очракта шаһитлек бирергә дәртләндерер. Өстәвенә, шулай эшләп, без эчкерсез кешеләргә Йәһвә белән танышырга ярдәм итә алабыз. Нәтиҗәдә, алар Йәһвәгә хезмәт итә башларга һәм Гайсә Мәсихкә иман аша мәңге яшәү өметенә ия булырга мөмкин. Йәһвә куйган тырышлыкларыбызга сөенә һәм моны изге хезмәт дип саный (Евр. 12:28; Ачыл. 7:9, 10).

УЧАСТОКЛАР

30 Патшалык хакындагы хәбәр бөтен дөнья буйлап: шәһәрләрдә дә, авылларда да вәгазьләнергә тиеш. Бу — Йәһвәнең ихтыяры. Шул сәбәпле филиал җыелышларга һәм ерак урнашкан җирләрдә хезмәт иткән вәгазьчеләргә территория билгели (1 Көр. 14:40). Бу Аллаһы беренче гасырда урнаштырган тәртипкә туры килә (2 Көр. 10:13; Гәл. 2:9). Шушы соңгы көннәрдә Патшалык эше гөрләп чәчәк атканда, җыелыштагы территорияне эшкәртү эшенең яхшы оештырылган булуы күп җимеш китерә.

31 Территорияне эшкәртү эше өчен хезмәт күзәтчесе җаваплы. Берәр хезмәттәш ярдәмче участокларны билгели ала. Участокларның ике төре: төркем участоклары һәм шәхси участоклар бар. Җыелыш территориясе кечкенә булса, төркем күзәтчеләре вәгазьчеләрне төркем участокларына җибәрә ала. Ә инде территория зур булса, аерым вәгазьчеләргә шәхси участоклар бирелә.

32 Вәгазьченең шәхси участогы булса, ул анда вәгазь очрашулары үтмәгән вакытта я төркем белән хезмәт итү уңайсыз булганда бара ала. Мәсәлән, кайберәүләр участокларны эш урыннары янында ала һәм шунда төшке аш вакытында я эштән соң вәгазьли. Кайбер гаиләләр яшәгән урыннары янында участок ала һәм шунда кич белән вәгазьли. Шәхси участоклар уңайлы урында урнашса, вәгазьчеләр хезмәткә күбрәк вакыт багышлый алыр. Әлбәттә, алар шәхси участокларына, мәсәлән, вәгазь очрашуыннан соң, башка вәгазьчеләрне дә чакыра ала. Сиңа шәхси участок кирәк булса, аны участоклар өчен җаваплы кардәштән сора.

33 Төркем участокларында да, шәхси участокта да мөмкин кадәр күбрәк кеше белән сөйләшер өчен тырышлыклар куярга кирәк. Участокларны эшкәрткәндә, шәхси мәгълүмат турындагы законнарны исәпкә алырга кирәк. Төркем күзәтчесе я вәгазьче алган участокны дүрт ай эчендә эшкәртергә кирәк. Участок эшкәртелгәч, алар моның турында участоклар өчен җаваплы кардәшкә әйтергә тиеш. Шартларга карап, төркем күзәтчесе я вәгазьче, участокны кабат эшкәртер өчен, аны үзендә калдыра ала я участоклар өчен җаваплы кардәшкә кайтара ала.

34 Бар кардәшләр дә бер-берсе белән хезмәттәшлек итсә, территория яхшы эшкәртелер. Моның ярдәмендә бер үк вакытта бер үк участокта төрле вәгазьчеләр йөрмәс һәм кешеләрнең ачуларын чыгармас. Шулчак без кардәшләребезнең дә, башка кешеләрнең дә хисләрен исәпкә алырбыз.

ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ КЕШЕЛӘРГӘ ВӘГАЗЬЛӘП ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТҮ

35 Һәр кеше Йәһвә Аллаһы, аның Улы һәм Патшалыгы турында белергә тиеш (Ачыл. 14:6, 7). Без, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр котыла алсын өчен, аларга Йәһвә исемен ялварып чакырырга һәм мәсихче шәхес булып киенергә булышырга телибез (Рим. 10:12, 13; Көл. 3:10, 11). Без күптелле территориядә вәгазьләгәндә, нинди авырлыклар туа ала? Мөмкин кадәр күбрәк кеше Патшалык турындагы хәбәрне үзләре өчен аңлаешлы телдә ишетә алсын өчен, бу авырлыкларны ничек хәл итеп була? (Рим. 10:14)

36 Территория җыелышларга телләренә карап бирелә. Шуңа күрә кешеләр төрле телләрдә сөйләшкән җирләрдә берничә җыелыш бер территориядә вәгазьли ала. Андый очракларда вәгазьчеләр үз телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләргә тырыша. Төрле кампанияләр үткәрелгәндә дә, шул ук тәртип кала. Җәмәгать урыннарында я очраклы вәгазьләүдә катнашканда исә, кардәшләр төрле телләрдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьли һәм төрле телләрдәге басмаларны тәкъдим итә ала.

37 Кайбер очракларда башка телдә сөйләшүче җыелышлар үзләренең ерак урнашкан территорияләрен регуляр рәвештә эшкәртә алмый. Андый чакта бер үк территориядә вәгазьләгән җыелышларның хезмәт күзәтчеләре, бер-берсе белән хезмәттәшлек итеп, территорияне ничек эшкәртерләр дип сөйләшер. Шулай итеп Патшалык хакындагы хәбәрне бөтен кешеләр ишетә алыр, һәм төрле җыелышлардан булган кардәшләр бер үк участокларда вәгазьләмәс (Гыйб. сүз. 15:22).

38 Өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә башка телдә сөйләшүче кешене очратсак, нишләргә? Аның телендә сөйләшүче вәгазьчеләр шул кеше янына килер дип көтәсе юк. Кайбер вәгазьчеләр үз территорияләрендә еш очрый торган телдә гади кереш сүзләр өйрәнгән. Без кешегә jw.org сайтында аның телендә басмаларны ничек табып булганын күрсәтә я аның телендә басмаларны китерергә тәкъдим итә алабыз.

39 Кеше эчкерсез кызыксынса, без аның телендә вәгазьли һәм аңа булыша алган вәгазьчене табарга тырышырбыз. Шулай ук аның телендә җыелыш очрашулары үткәрелгән иң якын урын турында әйтергә була. Кызыксынган кеше үзе янына үз телендә сөйләшүче кешенең килүен теләсә, аңа jw.org сайтында үз контактларын ничек калдырырга икәнен күрсәтеп була. Филиал, үз чиратында, бу кешегә булыша алган һәм аның телендә сөйләшкән вәгазьчене, төркемне я җыелышны табарга тырышыр.

40 Кызыксынган кешенең туган телендә сөйләшкән вәгазьче аның янына килгәнче, безгә аңа кабат килеп торырга кирәк. Кайчак филиал өлкәннәргә, бу кешенең телендә сөйләшүче вәгазьчеләр юк, дип хәбәр итәргә мөмкин. Андый очракларда безгә, чит телдә сөйләшүче кешегә ярдәм итәр өчен, кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Аның белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп була. Мөгаен, моның өчен аның телендәге басманы кулланып буладыр. Андагы рәсемнәргә игътибар итсәк һәм кешене китерелгән шигырьләрне укырга сорасак, ул Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңлар. Берәр туганы, үз телен дә, җирле телне дә белсә, бәлки, тәрҗемәче булырга ризалашыр.

41 Кызыксынган кешене Аллаһы оешмасына юнәлтер өчен, аны җыелыш очрашуларыбызга чакыру мөһим. Ул программаны тулысынча аңламаса да, бу аңа файда китерер. Җыелыш очрашуында теге я бу шигырь укылганда, без кешегә аны үз телендәге Изге Язмалардан (шул телдә тәрҗемә булса) табарга булышырбыз. Кардәшләр белән аралашу үзе кешене рухи яктан ныгытыр һәм аңа рухи яктан үсәргә булышыр.

42 Башлангыч төркем (предгруппа). Башлангыч төркем җыелыш теленнән аерылып торган телдә вәгазьли алган вәгазьчеләрдән тора, ләкин аларның һәр атна шул телдә очрашуларны үткәрә алган өлкәне я хезмәттәш ярдәмчесе юк. Филиал башлангыч төркемнең оештырылуын хупласын өчен, җыелыш түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш.

  1. 1) Җыелыш территориясендә бу телдә җитәрлек кеше сөйләшергә тиеш.

  2. 2) Берничә вәгазьче бу телдә сөйләшергә я аны өйрәнергә әзер булырга тиеш.

  3. 3) Өлкәннәр советы бу телдә вәгазь эшен оештырырга әзер булырга тиеш.

Өлкәннәр башлангыч төркемнең оештырылуын теләсә, алар бу хакта район күзәтчесе белән киңәшләшер. Бәлки, ул бу телдә вәгазьләргә теләгән башка җыелышлар турында белә торгандыр. Ул башлангыч төркемне кайсы җыелышта оештыру яхшырак булыр икәнен билгеләр. Җыелыш сайлангач, өлкәннәр, филиалга хат язып, башлангыч төркемнең оештырылуын хуплавын сорар.

43 Төркем. Филиал җыелышта төркемнең оештырылуын хупласын өчен, киләсе таләпләр үтәлергә тиеш.

  1. 1) Бу телдә сөйләшүче кешеләр хакыйкать белән эчкерсез кызыксына, һәм үсеш булыр дип ышаныр өчен нигез бар.

  2. 2) Берничә вәгазьче бу телдә сөйләшә я аны өйрәнә.

  3. 3) Берәр өлкән я хезмәттәш ярдәмче үз өстенә җитәкчелек ала ала. Ул бу телдә атнага ким дигәндә бер очрашуны я очрашуның өлешен, мәсәлән «Күзәтү манарасы» өйрәнүен, үткәрә ала я нотык сөйли ала.

Бу таләпләр үтәлсә, өлкәннәр советы, филиалга җентекле отчет җибәреп, төркемнең оештырылуын хуплавын сорар. Үз өстенә җитәкчелек алып, төркем турында кайгырткан өлкән я хезмәттәш ярдәмче «төркем күзәтчесе» я «төркем хезмәтчесе» дип саналыр.

44 Төркем оештырылгач, өлкәннәр советы очрашуларның башка өлешләрен үткәреп буламы һәм очрашуларны аена ничә тапкыр үткәрергә икәнен хәл итәр. Төркем өчен вәгазь очрашуларын да оештырып була. Төркемнең бар әгъзалары өлкәннәр советының күзәтүе астында эш итә. Өлкәннәр, бар шартларны исәпкә алып, җитәкчелек биреп торыр һәм төркем турында кайгыртыр. Район күзәтчесе, бу җыелышка килеп киткәндә, төркем белән дә хезмәттәшлек итә һәм аннан соң филиалга төркемнең уңышлары һәм ихтыяҗлары турында кыска отчет яза. Үз вакытында бу төркем, бәлки, җыелыш булып китәр. Бар вәгазьчеләр теократия буенча эш иткәндә, Йәһвә сөенә (1 Көр. 1:10; 3:5, 6).

ТӨРКЕМ БЕЛӘН ВӘГАЗЬЛӘҮ

45 Башкаларга яхшы хәбәрне игълан итү — һәр мәсихченең бурычы. Моны төрлечә эшләп була. Башка кардәшләр белән вәгазьләү безгә аеруча ошый (Лүк 10:1). Шуңа күрә җыелышларда ял көннәрендә һәм атна уртасында вәгазь очрашулары үткәрелә. Бәйрәмнәр дә төркем белән вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлек булып тора, чөнки андый көннәрдә күп кенә кардәшләребез эшләми. Җыелышның хезмәт комитеты вәгазь очрашуларын уңайлы вакытта (көндез дә, кич белән дә) уңайлы урында оештырырга тиеш.

46 Төркем белән вәгазьләгәндә, вәгазьчеләр бер-берсе белән хезмәттәшлек итә һәм бер-берсен дәртләндерә (Рим. 1:12). Яңа вәгазьчеләр, остарак, тәҗрибәлерәк вәгазьчеләр белән хезмәт итеп, алардан өйрәнә ала. Кайбер урыннарда йөрү куркыныч булганга, ике я күбрәк вәгазьче бергә йөрсә, яхшырак булыр. Хәтта участогыңда берүзең вәгазьләргә планлаштырсаң да, вәгазь очрашуына килүең үзеңне дә, башкаларны да дәртләндерер. Башкаларның да якында гына хезмәт итүләрен белү, безгә ышаныч өсти. Пионерлар һәм башка вәгазьчеләр җыелышта оештырылган һәрбер вәгазь очрашуына (аеруча алар көн саен үткәрелсә) йөрер дип көтелмәсә дә, алар, бәлки, атна дәвамында берничә вәгазь очрашуына килә алыр.

47 Әйдәгез, Гайсә белән аның рәсүлләре калдырган үрнәк буенча эш итик! Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә актив рәвештә катнашсак, Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны, һичшиксез, фатихалаячак (Лүк 9:57—62).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу