Чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләү
1. Безнең билгеләнгән территориябездә вәгазьләгәндә нинди мөмкинлек туа?
1 Гайсә Мәсих яхшы хәбәр «барча халыклар да ишетсен өчен» бөтен җир буенча таратылачагын алдан әйткән. Вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашкан һәр хезмәтче бу сүзләр никадәр мөһим икәнен аңлый (Мат. 24:14; 28:19, 20). Вәгазьләгәндә һәм шәкертләр булдырганда, без башка телдә сөйләшкән төрле милләт кешеләрен очрата алабыз. Алар да Патшалык турындагы хәбәрне ишетергә һәм Йәһвәнең куркыныч көне килгәнче хакыйкать ягына басарга хаклы (Мал. 3:18). Без билгеләнгән территориябездә чит телдә сөйләшкән кешеләргә ничек вәгазьли алабыз?
2. Башка телдә сөйләшкән кешеләрне очратканда, без ничек Йәһвә үрнәген тота алабыз?
2 Башка телдә сөйләшкән кешеләргә Йәһвә кебек кара. Йәһвә бер кешене дә аермый. Территориябездәге кешеләргә андый яратуны чагылдырыр өчен, бездә, аларның телләренә карамастан, хак Аллаһы, Йәһвә, турында төгәл белемгә ирешүдә ярдәм итәргә нык теләк булырга тиеш (Мәд. 82:19; Рәс. 10:34, 35). Без беренче чиратта җыелышыбызның телендә сөйләшкән кешеләргә күбрәк игътибар бирәбез, ләкин безгә башка телдә сөйләшкән кешеләрнең ихтыяҗларын да истә тотарга һәм аларга Аллаһы Патшалыгы турында хәбәрне сөйләр өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Башка телдә сөйләшкән кешеләрне исәпкә алмау Йәһвәнең бар халыкларга шаһитлек бирү ниятенә каршы килә. Шуңа күрә безнең телдә сөйләшмәгән кешеләргә без ничек булыша алабыз?
3. Безнең нинди файдалы брошюра бар, һәм аны кулланыр өчен, без ничек әзерләнә алабыз?
3 «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр». Бу брошюра (рус) башка телдә сөйләшкән кешеләрне очратканда кулланыр өчен бастырылган. Аны һәрвакыт үзең белән йөрт, брошюраның үзенчәлекләре белән таныш һәм аны кулланыр өчен әзерлән. Кирәкле битне тиз генә табар өчен, сезнең территориягездә очраган төрле телләрне бу брошюрада үзең өчен билгеләп куй. Бу телләрдә әдәбият булса, брошюраны кулланганнан соң кешегә калдырыр өчен, берничә басманы үзең белән йөртү файдалы.
4. «Бар милләт» брошюрасын хезмәтебездә ничек кулланып була?
4 Вәгазьләгәндә, чит телдә сөйләшкән кешене очратсаң һәм бу кешенең нинди телдә сөйләшкәнен төгәл белмәсәң, аңа брошюра тышлыгын күрсәтеп сөйләшүне башла. Тышлыкның эчке ягында дөнья картасына игътибар ит һәм үзеңнең кайда яшәгәнеңне күрсәт. Шулай ук кеше нинди илдән килгәнен һәм нинди телдә сөйләшкәнен белергә теләгәнеңне күрсәт. Кеше нинди телдә сөйләшкәнен аңлагач, брошюраның эчтәлегендә кирәкле битне тап, кешенең игътибарын битнең өстәге өлешендә калын хәрефләр белән язылган җөмләгә юнәлт һәм кешегә бу хәбәрне укырга бир. Кеше укып бетергәч, аның телендә трактат бир яки соры төс белән билгеләп куелган җөмләгә күрсәт, анда кешенең туган телендәге әдәбият белән килергә теләгең турында әйтелә. Аннары калын хәрефләр белән язылган «минем исемем» сүзләренә күрсәт һәм үз исемеңне ачык итеп әйт. Калын хәрефләр белән язылган «сезнең исемегез» сүзләренә күрсәт һәм кешенең җавабын тыңла. Кабат килү турында сөйләш.
5. Чит телдә сөйләшкән кызыксынучылар турында дөрес кайгыртыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
5 Бланкны куллан. Кешеләрнең сөйләшкән телләренә карамастан, Патшалык турындагы хәбәр белән кызыксынучыларга кабат килер өчен, бар тырышлыкларны куярга кирәк. Кешенең Аллаһы һәм аның сүзе — Изге Язмалар белән кызыксынуын күрсәк, «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тутырырга һәм шунда ук җыелыш сәркатибенә бирергә кирәк. Кызыксынучы кешегә аның телендә сөйләшүче вәгазьче килсен өчен, ул бу бланкны филиалга җибәрәчәк. Аннары филиал бу бланкны кирәкле телдәге төркемгә җибәрәчәк. Бланк барып җиткәч, кеше белән озакламыйча очрашачаклар. Хезмәт күзәтчесе нинди телдә кызыксыну күрсәтелгәнен белеп торсын өчен, сәркатип бланкның копиясен аңа калдыра ала. Бу бланкны кеше эчкерсез кызыксынганда гына кулланырга кирәк.
6. Башка телдә сөйләшүче кызыксынган кешене очратканда, без нәрсә өчен җаваплы?
6 S-43 бланкы җибәрелгәннән соң кызыксынучы кеше янына билгеләнгән вәгазьче килгәнче берникадәр вакыт үтеп китәр. Шуңа күрә бу вакыт дәвамында кешенең кызыксынуын S-43 бланкын биргән вәгазьче үстерә ала. Кайбер очракларда кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп була. Әмма бу вакыт эчендә вәгазьче кызыксыну күрсәткән кешенең телендә басмалар ничек ала ала?
7. Без очраткан кешеләрнең телләрендә ничек басмалар алып була?
7 Башка телдәге әдәбият. Җыелышларда башка телдәге әдәбият күп булмасын. Әмма хезмәт күзәтчесе берәр телдә сөйләшүче кешеләр хакыйкать белән кызыксына башлаганын күрсә, ул, вәгазьчеләр куллансын өчен, бу телдәге әдәбиятның булуы турында кайгырта ала. Җыелышта бу телдәге әдәбият булмаса, аңа заказ биреп була. Башка телдәге әдәбият килсен өчен, вакыт кирәк. Шуңа күрә әдәбиятны www.watchtower.org сайтыннан бастырып чыгарырга була. Бу сайтта йөзләгән телләрдә басмалар бар, вәгазьче яки кызыксынучы кеше алар белән куллана ала. Һичшиксез, бу басмалар чит телдә сөйләшүче кешеләрнең кызыксынуларын үстерер өчен файдалы булачак.
8. Чит телдә сөйләшүче кешеләрнең кызыксынуын үстерер өчен җыелыш ничек ярдәм итә ала?
8 Җыелышның роле. Кайбер җирләрдә башка телдә сөйләшүче кешеләр күп була, ә ул телдәге җыелыш якын тирәдә булмаска мөмкин. Шуңа күрә чит телдә сөйләшкән кызыксынучы кешеләрне үзеңнең җыелышыңа чакырырга кирәк. Ачык йөз белән каршы алсак һәм игътибар күрсәтсәк, бу аларны ешрак килергә дәртләндерергә мөмкин. Телләр һәм культуралар аерылып торганга башта авыр булырга мөмкин, әмма Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья кардәшлегендәге чын мәсихче яратуга бернинди авырлыклар комачаулый алмый (Соф. 3:9; Яхъя 13:35). Син берәр чит телдә сөйләшә аласыңмы? Сөйләшә алсаң һәм бу телдә вәгазьләргә теләсәң, моның турында җыелыш сәркатибенә әйт һәм ул бу мәгълүматны филиалга җибәрәчәк. Филиал кешенең кызыксынуын үстерер өчен вәгазьче эзләгәндә, бу файдалы булачак.
9. Нинди очракта һәм ничек вәгазьчеләр өчен тел өйрәнү курслары оештырылырга мөмкин?
9 Телне өйрәнү. Чит телдә сөйләшүче кешеләргә ярдәм иткәндә, аларны, үз телләрендәге җыелыш бик ерак булмаса, анда йөрергә дәртләндерү яхшырак. Әмма бу мөмкин булмаса, кайбер вәгазьчеләр чит телне өйрәнергә һәм шулай итеп кызыксынучы кешеләргә күбрәк ярдәм итәргә карар итә ала. Күчеп килгән кешеләрнең яки җирле халыкның телендә якын тирәдә җыелыш булмаса, филиал тел өйрәнү курслары оештырырга мөмкин. Бу очракта филиал якын тирәдәге җыелышларга булган ихтыяҗ турында хәбәр итәчәк, һәм тел өйрәнү курслары турында белдерү булачак. Тел өйрәнү курсларына йөрергә карар иткән кардәшләрнең бу телдәге төркемгә яки җыелышка ярдәм итәр өчен, анда күчәргә максатлары булырга тиеш.
10. Чит телдәге төркем кайчан оештырылырга мөмкин һәм бу нәрсәгә бәйле?
10 Төркем оештыру. Берәр телдә төркем оештырыр өчен дүрт таләп үтәлергә тиеш: 1) Бу телдә сөйләшүче кешеләр хакыйкать белән кызыксына һәм аларның саны күбәя. 2) Төркемдәге кайбер вәгазьчеләр телне белә яки аны өйрәнә. 3) Үз өстенә җитәкчелек алырлык һәм чит телдә кимендә атнасына бер очрашу үткәрә алырлык тәҗрибәле өлкән яки хезмәттәш ярдәмче булырга тиеш. 4) Берәр җыелышның өлкәннәр советы бу төркем турында кайгыртырга әзер. Бу таләпләр мөмкин булганча үтәлгәндә, өлкәннәр советы төркемнең үзенчәлекләре турында филиалга язачак һәм аны бу җыелышның чит тел төркеме буларак теркәп куярга сораячак («Оештырылганнар» (рус), 106—107 б. кара.). Үз өстенә җитәкчелек алган өлкән яки хезмәттәш ярдәмче төркем турында кайгырту өчен җаваплы «төркем күзәтчесе» яки «төркем хезмәтчесе» итеп саналачак.
11. Ни өчен билгеләнгән территориябездә чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләү зур өстенлек?
11 Билгеләнгән территориябездә чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләү бөтендөнья вәгазь эшенең мөһим өлеше булып тора, бу эшне безгә үрнәк калдырган Гайсә Мәсих башлаган. Үз өлешебезне ашкынып башкарыйк һәм Йәһвәнең халыкларны селкетүен дәвам итеп, асылташлар җыюын күрербез (Агг. 2:7). Бу эштә тулысынча катнашу безгә зур шатлык китерә! Җыелыш территориябездәге чит телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләргә бердәм тырышлыкларыбызны Йәһвә фатихаласын. Без һәрвакыт истә тотабыз: кешеләрне аерган авырлыкларга карамастан, Аллаһы үсеш бирә! (1 Көр. 3:6—9).