Башка телдә сөйләшкән кешеләргә вәгазьләр өчен, башта аларны табарга кирәк
1. Ни өчен кайбер җирләрдә җыелышларның территорияләре телләргә карап бүленә?
1 Илленче көн бәйрәме вакытында, Гайсәнең шәкертләренә изге рух иңгәннән соң, алар төрле җирләрдән килгән кешеләргә аларның туган телләрендә сөйли башлаганнар (Рәс. 2:4). Моның аркада 3 000 кеше суга чумдырылу үткән. Мөгаен, аларның күбесе, Иерусалимга килгәндә, киң таралган еврей я грек телендә инде сөйләшкәндер. Әмма Йәһвә кешеләрнең Патшалык хакындагы хәбәрне туган телләрендә ишетүләрен теләгән. Әйе, кешеләр яхшы хәбәрне туган телләрендә яхшырак кабул итәләр. Бүген дә кайбер җирләрдә күп төрле милләт кешеләре яши, һәм аларның һәрберсенең үз телләре бар; андый урыннарда җыелышларның территорияләре телләргә карап бүленә («Оештырылганнар» (рус), 107—108 б.) Башка телдә сөйләшә торган төркемнәрнең үз вәгазь территориясе юк. Һәр төркем үз җыелышның территориясендә һәм күрше җыелышлар территориясендә вәгазьли.
2. а) Сезгә кирәкле телдә сөйләшүче кешеләрне эзләп табу эше нинди очракта оештырыла? б) Төрле телләрдәге территорияләрдә җыелышлар бер-берсенә ничек булыша ала? в) Хакыйкать белән кызыксынган, әмма башка телдә сәйләшүче кешене очратсак, без нәрсә эшләргә тиеш?
2 Әгәр дә сез бер телдә сөйләшкән кешеләр арасында яшисез икән, сез өйдән-өйгә гадәттәгечә вәгазьли аласыз. Әгәр дә сез төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр арасында, мәсәлән, зур шәһәрдә яшәсәгез, вәгазь эше икенчерәк оештырыла. Бер үк территориядә төрле телләрдәге җыелышлар вәгазьли ала. Башка җыелышның кардәшләре сезнең җыелыш яки төркем телендә сөйләшкән кешеләр турында мәгълүмат бирсә дә, андый кешеләрне табу өчен сезнең җыелыш яки төркемегез җаваплы («Бер-беребезгә ярдәм итәбез» дигән рамканы кара). Шуңа күрә, сезгә кирәкле телдә сөйләшүче кешеләр турында мәгълүмат җыяр өчен, сезгә, бәлкем, андый кешеләрне башта эзләп табарга туры килер. Ничек бу эш алып барылырга тиеш?
3. Эзләү эшен кайда яхшырак үткәрергә икәнен һәм моңа күпме вакыт багышларга кирәклеген ничек билгеләргә?
3 Безгә кирәкле телдә сөйләшүче кешеләрне эзләп табу эшен ничек оештырырга. Төрле телдәге территориядә эзләү эшенә күпме вакыт багышларга кирәк икәнен билгеләр өчен, берничә якны исәпкә алырга кирәк: «Бу җирдә күпме кеше шул телдә сөйләшә? Ничә вәгазьче бу телдә вәгазьли? Җыелыш яки төркемнең күпме участогы бар?» Кардәшләр җыелыш территориясен төрлечә эшкәртер, әмма кешеләр күп яшәгән һәм якындагы территорияләргә игътибарны күбрәк тупласалар, яхшырак булыр иде. Йәһвә исемен күбрәк кеше чакыра алсын өчен, эзләү эшен яхшы итеп оештыру бик мөһим (Рим. 10:13, 14).
4. а) Башка телдә сөйләшкән кешеләрне эзләп табар өчен, эшләр ничек оештырыла? б) Башка телдә сөйләшкән кешеләрне ничек эзләп табарга?
4 Эзләү эшендә катнашкан кардәшләр бер үк участокны эшкәртмәсен өчен, өлкәннәр советына, бигрәк тә хезмәт күзәтчесенә, бу эшне оештырырга һәм аны күзәтеп торырга кирәк (1 Көр. 9:26). Башка телдә сөйләшә торган төркемнәр өчен берәр өлкән я хезмәттәш ярдәмче җаваплы була ала. Андый хезмәттәш ярдәмчене бу төркем хакында кайгырткан җыелышның өлкәннәр советы сайлый. Күп кенә җыелышлар һәм төркемнәр башка телдә сөйләшкән кешеләрне башта өстен генә эзләп чыга, мәсәлән, телефон справочнигын яки Интернетны кулланып, кирәкле телдә сөйләшкән кешеләргә хас булган исем-фамилияләрне карый. Киләсе адым итеп, шул телефон номерларына шалтыраталар һәм шул адреслар буенча йөреп чыгалар. Шуннан соң бу адресларны участокларга кертеп буламы-юкмы икәне билгеләнә. Кайчакны мондый эшне, кирәк булса, бөтен җыелыш башкарырга мөмкин. Моны инде өлкәннәр советы хәл итә һәм вакыт-вакыт моны оештырыр («Башка телдә сөйләшкән кешеләрне табу ысуллары» дигән рамканы кара).
5. а) Эзләү эшендә катнашкан вәгазьчеләргә нинди киңәшләр бирелә? б) Эзләү эшендә катнашканда, нәрсә әйтеп була?
5 Андый кешеләрне эзләгәндә, максатыбызны онытмаска кирәк. Башка телдә сөйләшкән кешеләрне эзләү хезмәтебезнең бер өлеше булганга күрә, киемебез вәгазьгә баргандай булырга тиеш. Күпләр шуны белә: мондый эзләү эшендә катнашканда, кереш сүзләрне кабатлау һәм үзара шул телдә аралашу дәртләндереп тора һәм телебезне тагы да камилләштерә. Эзләү эшендә үткәргән вакытны вәгазь вакыты итеп язып куя алабыз, әмма участокларны әзерләүгә һәм карта белән исемлекләрне төзүгә киткән вакытны язмыйбыз. Андый кешене тапкач, безгә аңа яхшы хәбәрне җиткерергә һәм аннары, мөмкин кадәр тизрәк, аның адресын хезмәт күзәтчесенә яки ул билгеләгән кардәшкә хәбәр итәргә һәм кеше кызыксынамы-юкмы икәнен әйтергә кирәк. Шулай итеп җаваплы кардәш участокларны яңарта барыр. Эзләү эше мөһим булса да, безгә, шулай ук, хезмәтнең башка төрләрендә дә катнашырга онытмаска кирәк («Башка телдә сөйләшкән кешеләрне эзләгәндә нәрсә әйтергә» дигән рамканы кара).
6. Ни өчен саңгырау кешеләрне эзләп табу авыр?
6 Начар ишеткән кешеләрне эзләү. Саңгырау кешене эзләп табар өчен, күбрәк тырышлыклар куярга кирәк, чөнки саңгырау кешене тышкы кыяфәте, киеме яки берәр аермалы исеме буенча танып булмый. Моннан тыш, аның турында кайгыртып, туганнары яисә дуслары аның турында мәгълүматны вәгазьчеләргә бирмәскә дә мөмкин. Астарак саңгырауларны ничек эзләп табып була икәне турында кайбер киңәшләр китерелә. Бу киңәшләр башка телдә сөйләшә торган җыелышларга да файдалы булыр.
7. а) Саңгырау кешеләрне ничек эзләп була? б) Без йорт хуҗасының шик-шөбһәләрен ничек тарата алабыз?
7 Күпчелек җыелышлар һәм ишарә телдә сөйләшкән төркемнәр мондый уңышлы ысулны куллана: алар участоктагы кешеләрдән саңгыраулар турында сорыйлар. Бәлки, аларның берәр күршесе, хезмәттәше яки сыйныфташы ишарә телендә сөйләшәдер. Я якында саңгырау балалар булуын күрсәтүче юл билгесен күргәндер. Ә, бәлки, аның туганнарының берәрсе саңгыраудыр. Кеше сезгә шикләнеп карый башласа да, үзегезне дусларча тотсагыз һәм кыска, ачыктан-ачык һәм хөрмәт белән килүегезнең максатын аңлатып бирсәгез, ул алай ук нык борчылмас. Саңгыраулар турында кешеләрдән сораштырганда, кайберәүләр ишарә телендә язылган Изге Язмалар яки башка әдәбиятны DVD да уңышлы итеп күрсәтәләр, ә аннары аларга саңгыраулар белән Изге Язмалардагы өметне уртаклашырга теләгәннәрен әйтәләр. Әгәр кеше үзенең саңгырау туганы я дусты турында әйтергә шикләнсә, бәлки, ул синең телефон номерыңны, адресыңны яисә җыелышка чакыру кәгазен алып, аңа үзе тапшырырга теләр.
8. Ничек якындагы җыелыш ишарә телендәге җыелышка булыша ала?
8 Ишарә телендәге җыелышның территориясе зур булса, ул якындагы башка телдәге җыелышлардан ярдәм сорый ала, һәм алар шәһәрнең кайбер районнарын елына бер яисә ике көн саңгырау кешеләрне эзләргә булышыр. Ишарә телендәге җыелыш вәгазь очрашуын оештырып, анда саңгырау кешеләр эзләү буенча кайбер җитәкчелек биреп, демонстрация әзерләр. Әйтик, вәгазьчеләр башка телдә сөйләшүче кешеләрне эзләр өчен, машинада бара. Андый очракта машинада ишарә телендәге җыелышның, ким дигәндә, бер вәгазьчесе булырга тиеш. Һәм аларның андый кешеләрне кайда эзләргә икәнен күрсәтүче карта булырга тиеш.
9. Бергә ял итәр өчен һәм аралашыр өчен җыелган урыннарда яки саңгыраулар өчен оештырылган урыннарда саңгырау кешеләрне ничек эзләп табып була?
9 Саңгырау кешеләрне, шулай ук, алар бергә ял итә торган һәм аралашыр өчен җыелган урыннарда яки алар өчен оештырылган урыннарда табып була. Вәгазьчеләр очракка карап киенсен. Бер я ике кеше белән генә сөйләшү акыллырак булыр иде. Әгәр дә әңгәмә яхшы килеп чыкса, телефон номерлары яки адреслар белән алмашынып булыр.
10. Эш урыннарда саңгырауларны ничек эзләп табып була?
10 Тагын бер ысул — кешеләр эшли торган урыннар күрсәтелгән картаны әзерләү; аннары шул урыннарны анда эшләүчеләр өчен уңайлы вакытта йөреп чыгу. Мәсәлән, бер картага ягулык салу станцияләре, икенчесенә — химчисткалар, кер юу йортлары, рестораннар, кунакханәләр һәм башка шундый урыннарны кертеп була. Картада андый урыннарның бер төре генә күрсәтелсә, бу вәгазьчеләргә бер тәртиптә вәгазьләргә һәм остарырга ярдәм итәчәк. Кайбер оешмаларга килеп, без саңгырау эшчеләр һәм даими клиентлар бармы дип сорый алабыз. Җыелышыгызның территориясендә саңгыраулар мәктәбе булса, аларның китапханәләре өчен DVD басмаларны калдырып була.
11. Ни өчен хезмәтнең бу төре мөһим роль уйный?
11 Мөһим эш. Башка телдә сөйләшүче кешеләрне эзләү күп вакыт алырга мөмкин. Өстәвенә, андый кешеләр еш күченәләр. Моның аркада участокларны яңарту авыр. Шулай да күп шәһәрләрдә хезмәтнең бу төре мөһим роль уйный башлады. Вәгазьләү йөкләмәсен Йәһвә бирде, ә ул кешеләрне аермый (Рәс. 10:34). «Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:3, 4). Шуның өчен, әйдәгез, ихлас һәм яхшы күңелле башка телдә сөйләшүче кешеләрне табар өчен, Йәһвә белән һәм бер-беребез белән хезмәттәшлек итик (Лүк 8:15).
[5 биттәге рамка]
Бер-беребезгә ярдәм итәбез
Әгәр җыелыш яки төркем башкаларның чит телдә сөйләшкән кешеләрне эзләүдә ярдәм итүен теләсә, хезмәт күзәтчесе күрше җыелышларның өлкәннәре белән элемтәгә керер. Иң яхшысы: якындагы җыелышларга яки территорияләрендә кирәкле телдә сөйләшүче кешеләр күп яшәгән җыелышларга мөрәҗәгать итү. Аннан соң бу җыелышларда белдерү ясалачак: вәгазьдә башка телдә сөйләшкән кешене очратсалар, аларга аның адресын язып куеп, җыелышның хезмәт күзәтчесенә бирергә кирәк. Хезмәт күзәтчесе бу мәгълүматны ярдәмгә мохтаҗ булган җыелышка я төркемгә тапшырыр. Бар җыелышларның хезмәт күзәтчеләре үзара хезмәттәшлек итеп, күп телле территорияләрне эшкәртү тәртибен сайлап, кызыксынучыларга кагылышлы мәгълүматны кирәкле җыелышка я төркемгә бирергә тиеш.
Әгәр дә вәгазьчеләр башка телдә сөйләшкән һәм кызыксыну күрсәткән кешене (яисә саңгырау кешене) очратсалар, алар «Бу кешегә килеп китче» (S-43) дигән бланкны тиз арада тутырып, җыелыш сәркатибенә бирергә тиеш. Моның ярдәмендә кызыксынучы рухи ярдәмне тизрәк алыр (km 5/11 3 нче битне кара).
[6 биттәге рамка]
Башка телдә сөйләшкән кешеләрне табу ысуллары
• Моның турында өйрәнүчеләрдән, гаилә әгъзаларыннан, хезмәттәшләреңнән һәм башкалардан сора.
• Телефон справочнигын кирәкле телдә сөйләшкән кешеләргә хас булган исем-фамилияләрне кара; шулай ук аларның адресын Интернетта я телефон компанияләрендә табып була.
• Китапханәләрдә, дәүләт биналарында, уку йортларында һәм башка шундый урыннарда белешеп кара.
• Башка телдә сөйләшүчеләргә кагылышлы белдерүләрне күзәтеп бар.
• Башка телдә сөйләшүчеләр өчен оештырылган урыннарны һәм кибетләрне йөреп чык.
• Башка телдә сөйләшүчеләрне еш кына очратып булган сәүдә йортларында, уку йортларында, вокзалларда, портларда һәм транспорт белән бәйле башка үзәкләрдә өстәлгә әдәбиятны куеп тәкъдим итәр өчен, җаваплы кешеләрдән рөхсәт сора.
• Илегездәге закон рөхсәт итсә, телефон яки адреслар справочникларын, шулай ук Интернеттан җәмәгать урыннары күрсәтелгән компьютер программаларын сатып ал.
[7 биттәге рамка]
Башка телдә сөйләшкән кешеләрне эзләгәндә нәрсә әйтергә
Үзеңне дусларча тот, эчкерсез бул һәм турыдан-туры тәкъдим ит, шулай итеп шикләрне таратырсың. Әдәбиятны туган телендә күрсәтсәң, яхшырак булыр.
Кеше белән исәнләшкәч, болай дип әйтеп була: «Без _______________ телендә сөйләшүче кешеләрне эзлибез, аларга Изге Язмалардагы өмет турында сөйлисебез килә. Андый кешеләрне беләсезме?»
Саңгырауларны эзләгәндә: «Исәнмесез, сезгә бер кыска гына өзек күрсәтәсем килә?— дип сорап була.— [DVD күрсәткән кечкенә видео плеердан «Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән берәр шигырьне күрсәт.] Бу рус ишарә телендәге Изге Язмалардан өзек. Изге Язмалардан тыш, видео форматта булган башка түләүсез басмалар да бар. Алар саңгыраулар өчен чыгарылган. Сез саңгырау, начар ишетүче я ишарә телен белүче кешене беләсезме?» Кеше исенә төшерә алмаса да, кайвакыт алар саңгырау кешеләрне очратып булган урыннар, мәсәлән, эш урыннары, мәктәп яисә күрше йортлар турында әйтә.