МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Төрле телдә сөйләшүче территориядә хезмәттәшлек итү
Кеше белән аның туган телендә сөйләшсәң, ул күпкә теләбрәк Патшалык хәбәрен тыңлый. Бәлки, шуңа күрә б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә, «җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдләр» үз туган телендә яхшы хәбәрне ишетсен өчен, могҗиза ясаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул кешеләр ул вакытта киң таралган еврей я грек телен дә белгән (Рс 2:5, 8). Төрле телдә сөйләшүче кешеләр яшәгән территориядә җыелыш очрашулары төрле телләрдә үткәрелә торгандыр, һәм аларга бер үк территориядә вәгазьләргә туры киләдер. Алайса кешеләрнең ачуларын чыгармас өчен һәм бер ук кешегә төрле җыелыш кешеләре килеп йөрмәсен өчен вәгазьчеләр нәрсә эшли ала?
Киңәшләшегез (Гс 15:22). Хезмәт күзәтчеләре бер-берсе белән киңәшләшеп торырга тиеш. Аларга яхшы хәбәрне таратыр өчен һәркемгә уңайлы булган система булдырырга кирәк. Мәсәлән, әгәр территория зур булмаса, башка телләрдә вәгазьләүче җыелышлар, бәлки, бар йортларга кереп тормас, җыелыш телендә сөйләшүче кешегә генә вәгазьләр. Әмма җыелыш үз территориясен регуляр рәвештә тулысынча эшкәртеп чыга алмаса, бәлки, башка тел җыелышларына һәр кешегә керергә рөхсәт бирер һәм башка телдә сөйләшүче кешене очраткач, аның турында тиешле җыелышка хәбәр итәр (od 93, абз. 37). Ә, бәлки, алар сезнең җыелышыгызга үз телләрендә сөйләшкән кешеләрне табарга һәм шулай итеп үзләренә булышырга сорар. Алар андый кешенең адресын үз территорияләренә теркәп куяр (km 7/12 5, рамка). Шуны истә тотыгыз: кайбер өйләрдә кешеләр берничә телдә сөйләшә. Шулай ук, территорияне үткәндә җирле законнарны истә тотыгыз: бәлки алар кеше турындагы мәгълүматны таратырга кушмыйдыр.
Хезмәттәшлек итегез (Эф 4:16). Хезмәт күзәтчесе биргән һәр күрсәтмәне игътибар белән үтәгез. Бәлки, сез берәр кеше белән өйрәнү үткәрәсез, ә ул туган телендә өйрәнергә телидер? Өйрәнүченең телендә сөйләшүче төркемгә я җыелышка аны тапшырсагыз, өйрәнүче рухи яктан тизрәк үсәр.
Әзерләнегез (Гс 15:28; 16:1). Вәгазьдә очраткан кеше чит телдә сөйләшсә, яхшы хәбәрне җиткерер өчен көчегездән килгәнне эшләгез. Алдан әзерләнегез: территориягездә нинди телдә сөйләшүче кешеләрне очратып була? Аларның телләрендә Изге Язмаларны һәм видеороликларны телефоныгызга я планшетыгызга йөкләгез. Шулай ук «JW Language» кушымтасын кулланып, кайбер телләрдәге сәламләү сүзләрен ятлый аласыз.