Авырлыкларны җиңеп чык. Графигыңны үзгәрт
1. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә икеләнеп тора?
1 Кайберәүләр тыгыз графиклары аркасында Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә икеләнеп тора. Изге Язмаларны өйрәнүче турында кайгырту өчен вакыт кирәк. Өйрәнүне алып барыр өчен, аңа әзерләнер өчен һәм өйрәнүчегә авырлыкларын җиңеп чыгарга булышыр өчен вакыт бүлеп кую мөһим. Рәсүл Паул Тисалуникәдәге кешеләргә Йәһвә турында белергә булышыр өчен җанын тапшырган дип әйткән (1 Тис. 2:7, 8). Графигыбыз тыгыз булса да, ничек без Изге Язмалар өйрәнүен алып бара алабыз?
2. Йәһвәне ярату вакытны куллануыбызда ничек чагыла?
2 Йәһвәгә хезмәт итәр өчен вакыт кирәк. Шунысы билгеле: хезмәт итәр өчен вакыт таләп ителә. Мәсәлән, очрашуларга йөрер өчен, вәгазьләр өчен, Изге Язмаларны укыр өчен һәм дога кылыр өчен без даими рәвештә вакыт бүлеп куябыз. Вакыты булмаган гаиләле кеше тормыш иптәше белән аралашыр өчен шатланып вакытын бүлеп куяр. Ә Йәһвәне яратканга без Аңа гыйбадәт кылыр өчен бигрәк тә шатлык белән вакытыбызны багышларга тиеш түгелме? (Эфес. 5:15—17; 1 Яхъя 5:3). Гайсәнең сүзләре буенча, шәкертләр әзерләү эше — гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлеше (Мат. 28:19, 20). Моның турында уйлану безгә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә мөмкинлек тугач, аңардан баш тартмаска булышыр.
3. Шартларыбыз аркасында өйрәнүне үткәрә алмасак, нәрсә эшләп була?
3 Ә безгә күп эшләргә туры килсә я хроник авыруларыбыз булса яки теократик йөкләмәләр үтәргә кирәк булса, нәрсә эшләргә? Кайбер вәгазьчеләргә кайвакыт башка җиргә китәргә кирәк булганда, алар Изге Язмалар өйрәнүен телефон я Интернет аша үткәрә. Хроник авырулары булган кардәшләр өйрәнүчеләрен өйгә чакыра. Икенчеләре, китәргә туры килгәндә, өйрәнүләрен ышанычлы вәгазьчеләргә калдыралар.
4. Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү нинди фатихалар китерә?
4 Паул башкаларга хакыйкатьне белергә булышыр өчен вакытын бүлеп куеп һәм тырышлыклар куеп, күп шатлык кичергән (Рәс. 20:35). Ул Тисалуникәдәге үз хезмәтенең җимешләре турында уйланганда, Йәһвәгә рәхмәтләрен белдергән (1 Тис. 1:2). Графигыбызны Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә мөмкин булырлык итеп төзесәк, без хезмәттән тагы да күбрәк канәгатьлек табачакбыз һәм шатлыгыбыз үсә барачак.