Син үз эшләреңә шатланасыңмы?
1. Ай азагында безнең шатланыр өчен нинди сәбәп бар?
1 Ай азагы килеп җиткәндә һәм вәгазь турында отчет бирергә кирәк булганда, син үз эшләреңә шатланасыңмы? (Гәл. 6:4). Без 130 сәгать хезмәт итүче махсус пионерлармы я 15 минутлап вәгазьләгән хезмәтчеләрме — барыбызга да Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүдән шатлык табарга кирәк (Мәд. 99:2).
2. Ни өчен безгә Йәһвәгә хезмәт иткәндә тырышлыклар куярга кирәк?
2 Безгә Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә иң яхшысын бирергә кирәк, чөнки ул моңа лаек (Мал. 1:6). Без аны яратканга, аңа үз тормышыбызны багышладык һәм аның ихтыярын үтибез. Шуңа күрә көн я ай азагында Йәһвәгә вакытыбызның, сәләтләребезнең һәм көчебезнең иң яхшысын биргәнебезгә шикләнмибез икән, без үз эшләребезгә шатланырбыз (Гыйб. сүз. 3:9). Ә вөҗданыбыз без күбрәк эшли алабыз дип әйтә икән, безгә хезмәтебезне ничек яхшырта алабыз икәне турында уйланырга кирәк (Рим. 2:15).
3. Ни өчен үзебезне башкалар белән чагыштыру акылсыз?
3 «Башка берәү белән чагыштырмасын». Үзебезне башкалар белән чагыштыру, шулай ук хәзер элеккегә караганда әзрәк башкарганга борчылу акылсыз. Шартларыбыз үзгәрә бара, сәләтләребез дә төрле. Чагыштыру еш кына ярышуга я үзеңне яраксыз итеп хис итүгә китерә (Гәл. 5:26; 6:4). Гайсә чагыштырмаган. Киресенчә, ул кешеләрне булдыра алган эшләре өчен мактаган (Марк 14:6—9).
4. Гайсәнең талантлар турындагы мисалыннан без нинди файдалы сабаклар алабыз?
4 Гайсәнең талантлар турындагы мисалында һәр хезмәтчегә «сәләтенә карап» талантлар бирелгән булган (Мат. 25:15). Хуҗа кайткач һәм эшләре турында сорагач, үзләренең сәләтләренә һәм шартларына карап чын күңелдән эшләгән хезмәтчеләрен ул мактаган, һәм алар хуҗалары белән шатланган (Мат. 25:21, 23). Патшалык турында вәгазьләвебезне дәвам итеп, без дә Аллаһының хуплавында шикләнмибез һәм үз эшләребезгә шатланабыз!