Авырлыкларны җиңеп чык. Үзеңне сәләтсез дип санама
1. Ни өчен кайберәүләр Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итүдән баш тарта?
1 Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы итеп үткәрергә үзеңне сәләтсез дип уйлаганга, син аны тәкъдим итүдән баш тартмыйсыңмы? Кайчакта борынгы тугры хезмәтчеләр, мәсәлән Муса һәм Иремия, йөкләмәләрен үтәр өчен үзләрен сәләтсез дип санаганнар (Чыг. 3:10, 11; 4:10; Ирем. 1:4—6). Күп кешеләрдә шундый ук хисләр туа. Андый хисләрне ничек җиңеп чыгарга?
2. Ни өчен без Изге Язмалар өйрәнүләрен башкаларга калдырып, өйдән-өйгә вәгазьләү белән генә канәгать булырга тиеш түгел?
2 Шуны онытмыйк: Йәһвә беркайчан да без булдыра алмаган эшне башкарырга кушмый (Мәд. 102:14). Шуның өчен «шәкертләр әзерләү» һәм аларны «өйрәтү» — без булдыра алган йөкләмә (Мат. 28:19, 20). Бу эш арабызда иң тәҗрибәле һәм иң сәләтле булганнарга гына Йәһвәдән бирелә торган махсус йөкләмә түгел (1 Көр. 1:26, 27). Шуңа күрә без Изге Язмалар өйрәнүләрен башкаларга калдырып, өйдән-өйгә вәгазьләү белән генә канәгать булырга тиеш түгел.
3. Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү өчен Йәһвә безне ничек әзерли?
3 Йәһвә безне әзерли. Шәкертләр әзерләр өчен яраклы булуыбыз Йәһвәдән килә (2 Көр. 3:5). Үз оешмасы аша ул безне дөньяда хәтта иң укымышлы кеше белмәгән Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтте (1 Көр. 2:7, 8). Без үрнәк алсын өчен, ул Изге Язмаларда Бөек Остаз — Гайсәнең өйрәтү ысулларын саклаган, шулай ук ул безне җыелышлар аша бертуктаусыз өйрәтеп тора. Өстәвенә, Йәһвә безгә өйрәнүләр үткәрер өчен кирәкле материал биргән. Безнең Изге Язмаларны өйрәнү өчен басма кебек коралларыбыз бар, һәм алар ярдәмендә хакыйкатькә эзлекле рәвештә һәм аңлаешлы итеп өйрәтү җиңел. Өйрәнү үткәрү авыр дип уйласак та, чынында бу алай булмаска да мөмкин.
4. Ни өчен без Йәһвә безгә булышачак дип ышана алабыз?
4 Муса һәм Иремия Йәһвә ярдәме белән үзләренең йөкләмәләрен үти алганнар (Чыг. 4:11, 12; Ирем. 1:7, 8). Без дә Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз. Моннан тыш, Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, без кешене Йәһвә турындагы хакыйкатькә өйрәтәбез. Бу Аллаһыга ошый (1 Яхъя 3:22). Шулай итеп, Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүне үзең өчен максат итеп куй. Бу — иң шатлыклы һәм фатихалы хезмәт төре.