Очрашуның тәртибе, 7 гыйнвар
7 ГЫЙНВАР АТНАСЫ, 2013
9 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
gt кереш сүзләр, 1—15 абз. (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Маттай 1—6 (10 мин)
№ 1: Маттай 5:21—32 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Никах ихтирам ителергә тиеш (td 22А) (5 мин)
№ 3: Йәһвә — «синең өлешең» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (Сан. 18:20) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. Гыйнвар аенда брошюраны тәкъдим итү. Фикер алышу. 30—60 секунд эчендә брошюраның сезнең территориягездәге кешеләргә кызык булган берничә мәкаләсенә игътибар ит. Аннан соң «Дөнья ахырыннан куркырга кирәкме?» дигән таратыр өчен брошюраның кереш мәкаләләрен кулланып, тыңлаучылардан бу мәкаләләргә нинди сораулар биреп булганы һәм кайсы шигырьләр кулланып булганы турында сора. Брошюраны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
10 мин. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә булышабыз (2 нче өлеш). Өйрәнүгә әзерләнү. Фикер алышу. «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус), 2004 ел, август, 1 б. Демонстрация күрсәт: вәгазьче өлкәннән өйрәнүчегә ничек рухи яктан үсәргә ярдәм итүе турында киңәш сорый. Өлкән өйрәнүләрдә күп кенә вакыт өстәмә һәм кирәкмәгән темаларга китә дип әйтә. «Аллаһы мәхәббәте» китабының 8 нче бүлеген кулланып, өлкән вәгазьчегә ничек: 1) игътибарын төп фикерләргә тупларга; 2) китерелгән шигырьләрне уңышлы итеп кулланырга; 3) мәгълүматны өйрәнүченең ихтыяҗларына туры китерергә икәнен күрсәтә. Өлкән яхшы әзерләнү никадәр мөһим икәненә басым ясый.
10 мин. Чиста Патшалык Залы Йәһвәне данлый. Нотык. Өлкән чыгыш ясый. Йәһвә — изге Аллаһы, шуңа күрә физик чисталык аның хезмәтчеләре өчен мөһим роль уйнарга тиеш (Чыг. 30:17—21; 40:30—32). Гыйбадәт кылу урыныбызны чиста тотып һәм аны яхшы карап, без Йәһвәне данлаячакбыз (1 Пет. 2:12). Патшалык Залының яхшы хәлдә булуы җәмгыять өчен шаһитлек бирергә ярдәм иткәне турында сез яшәгән җирдә булган яки басмаларда китерелгән очракларны сөйлә. Патшалык Залында чисталык өчен һәм аны тиешле хәлдә саклау өчен җаваплы булган абый-кардәштән интервью ал. Аңардан бу эш ничек оештырылганы турында сора. Бөтенесен Патшалык Залын тиешле хәлдә саклар өчен, тырышлыклар куярга дәртләндер.
13 җыр һәм дога