Очрашуның тәртибе, 16 сентябрь
16 СЕНТЯБРЬ АТНАСЫ
21 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
gt 56, 57 нче бүлек (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: 2 Көринтлеләргә 1—7 (10 мин)
№ 1: 2 Көринтлеләргә 1:15—2:11 (4 минут яисә әзрәк)
№ 2: Шимбә көнен борынгы Исраил генә тотарга тиеш булган (td 35Б) (5 мин)
№ 3: Кеше Йәһвә исемендә сыену табар өчен нәрсә эшләргә тиеш? (Соф. 3:12) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. «Яшьләр, сез үз тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?» — Икенче өлеш. «Яшьләр» (рус) дигән трактатның 10—19 нчы абзацларына нигезләнгән нотык. Яшь чактан ук тулы вакытлы хезмәтне башкарган бер кардәштән кыска интервью ал. Аңа мондый сораулар бир: сине тулы вакытлы хезмәтне башларга нәрсә дәртләндерде? Нинди фатихалар син алдың?
10 мин. Берүзең вәгазьләгәндә. Фикер алышу. 1) Хезмәттәшсез вәгазьләгәндә, шатлыкны ничек югалтмаска? 2) Кешеләргә берүзебез килеп киткәндә, үзебезне ничек сак тотарга? 3) Без вәгазьләр өчен бүлеп куйган көннәрдә вәгазь очрашулары үткәрелмәсә, башкаларны үзебез белән вәгазьләргә ничек чакыра алабыз? 4) Әгәр вакыт һәм урын куркынычсыз булса, берүзебез генә вәгазьләү нинди файда китерә?
10 мин. «Җыелыш территориясе зур булса». Хезмәт күзәтчесе нотык сөйли һәм фикер алышу үткәрә. (Территориягез зур булмаса, «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус) 1999 елның июнь санындагы «Вакытны кадерлә» дигән мәкаләне карап чыгып була.) Җыелышыгыздагы участокларның санын һәм бер ел эчендә күпмесен үткәнегезне әйт. Бирелгән киңәшләрне җыелышыгызда ничек кулланып булганын аңлат. Сирәк вәгазьләнә торган территорияне үтеп чыгуга кагылышлы планнарыгызны сөйлә.
16 җыр һәм дога