Кайгыртучан Аллаһы сезгә мәңгелек фатихалар тели
Сезнең сугышсыз, җинаятьчелексез һәм ызгыш-талашсыз дөньяда яшисегез киләме?
Сез чир-авырулар, газаплар һәм үлемне бүтән күрмәскә теләр идегезме?
Сезнең бөтенләй борчылмыйча һәм кайгы күрмичә яшисегез киләме?
Сез яшәгән җирегездә табигать афәтләренең булмавын теләр идегезме?
Кайгыртучан Аллаһы Тәгалә — гүзәл Җир шарын булдырган Ходаебыз — безгә тыныч һәм бәхетле шартларда мәңге яшәүне вәгъдә итә. Бу хыял гына түгел.
Киләсе мәкаләләрдә без мондый сорауларны карап чыгарбыз:
Аллаһы безне яратамы?
Аллаһы үз Сүзеa аша безгә нәрсә әйтә?
Аллаһының пәйгамбәрләре киләчәктәге фатихалар турында нәрсә сөйләгән?
Инде хәзер бәхетле булыр өчен һәм киләчәктә Аллаһы фатихаларын татып мәңге яшәр өчен, нәрсә эшләргә?
Әйдәгез, башта Аллаһының кешеләрне никадәр яратканын белик.
a Изге Язмалар дип аталган Аллаһы Сүзенә Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китаплары керә.