«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
5—11 МАРТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 20, 21
«Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын»
(Маттай 20:3) Сәгать өчләр тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән
nwtsty, медиаматериал
Базар мәйданы
Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.
(Маттай 20:20, 21) Шунда аның янына үзенең ике улы белән Зебеди́ хатыны килде һәм сәҗдә кылып, аңардан нәрсә турындадыр үтенә башлады. 21 «Син нәрсә телисең?» — дип сорады Гайсә. «Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»,— диде хатын.
nwtsty, Мт 20:20, 21 гә аңлатмалар
Зебеди хатыны: Бу — рәсүлләр Ягъкуб белән Яхъяның әнисе. Марк хәбәре буенча, Гайсә янына Ягъкуб белән Яхъя килгән. Гайсәгә үтенеч белән килү нияте, күрәсең, аларныкы булган, әмма алар моны эшләргә әниләре Салумияне сораган. Салумия исә Гайсә әнисенең сеңелесе булгандыр (Мт 27:55, 56; Мк 15:40, 41; Ях 19:25).
берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда: Монда ике як та хөрмәт һәм хакимлеккә күрсәтә, ләкин иң хөрмәтле урын гадәттә уң якта була (Зб 110:1; Рс 7:55, 56; Рм 8:34).
(Маттай 20:25—28) Әмма Гайсә аларны үзе янына чакырып алды да болай диде: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота. 26 Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын, 27 һәм беренче булырга теләүче сезгә кол булсын. 28 Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде».
nwtsty, Мт 20:26 га аңлатма
хезмәтче: Изге Язмаларда еш кына грек сүзе диа́конос башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең хезмәтчеләренә (1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) белән хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 21:9) Гайсәнең алдыннан һәм артыннан баручы зур халык төркемнәре: «Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы! Күктә яшәүче, без синнән аны коткаруыңны ялварып үтенәбез!» — дип кычкырып барды.
nwtsty, Мт 21:9 га аңлатма
Давыт Улын: Монда бу сүзләр халык төркеме Гайсәнең Давыт нәселеннән булганын һәм аның вәгъдә ителгән Мәсих буларак ролен таныган икәнен күрсәтә.
коткар, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә Аллаһыдан коткару я җиңү бирүен сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исенә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мт 21:42 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.
12—18 МАРТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 22, 23
«Ике мөһим әмерне үтә»
(Маттай 22:36—38) «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» 37 Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. 38 Бу — иң мөһим һәм беренче әмер.
nwtsty, Мт 22:37 гә аңлатма
йөрәгең: Бу төшенчә, символик мәгънәдә кулланылганда, кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Әмма «җан» һәм «акыл» белән бергә искә алынганда, ул, күрәсең, таррак мәгънә йөртә һәм башлыча кешенең теләкләрен һәм хис-тойгыларын аңлата. Монда кулланылган өч сүз (йөрәк, җан һәм акыл) бер-берсеннән мәгънәләре буенча тулысынча аерылып торган сүзләр түгел. Аларның кайбер уртак яклары бар, һәм алар, бергә кулланылганда, Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк икәнен бик яхшы ассызыклый.
җаның: Яки «бөтен барлыгың».
акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма грек телендәге Маттайның хәбәрендә «кодрәт» төшенчәсе урынына «акыл» төшенчәсе куелган. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәк сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Икенчедән, «кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган, шуңа күрә Маттай Кн 6:5 не өзек итеп китергәндә, «кодрәт» сүзе урынына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллангандыр. Ничек кенә булмасын, еврей һәм грек сүзләренең кайбер уртак яклары Яхшы хәбәр язучыларның, Канун китабыннан өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин.
(Маттай 22:39) Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.
nwtsty, Мт 22:39 га аңлатма
Икенчесе: Мт 22:37 дә Гайсәнең фарисейлар биргән сорауга җавабы китерелә, әмма Гайсә, туры җавап бирү белән генә чикләнмичә, икенче әмерне өземтә итеп китерә (Лв 19:18) һәм бу ике әмер үзара тыгыз бәйле дип һәм аларга бөтен Канун белән пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән дип өйрәтә (Мт 22:40).
Якыныңны: Монда «якының» (сүзгә-сүз «якындагы берәү») дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе күршедә яшәүче кешеләрне белдерү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Ул сүз берәр кеше ниндидер мөнәсәбәттә булган һәркемне аңлатырга мөмкин. (Лк 10:29—37; Рм 13:8—10).
(Маттай 22:40) Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».
nwtsty, Мт 22:40 ка аңлатма
бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре: «Канун» бу Изге Язмаларның Яратылыштан алып Канунга кадәрге китаплары. «Пәйгамбәрләр язганы» Еврей Язмаларының пәйгамбәрлек китапларын аңлата. Әмма бу төшенчәләр бергә искә алынганда, бу сүзтезмә бөтен Еврей Язмаларына күрсәтә дигән нәтиҗә ясап була (Мт 7:12; 22:40; Лк 16:16).
нигезләнгән: Сүзгә-сүз «элү; асу» дигәнне аңлаткан грек фигыле монда образлы «-га/-гә бәйле булу; нигезләнү» мәгънәсендә кулланыла. Шулай итеп Гайсә үз эченә Ун әмерне алган Канун гына түгел, ә тулаем Еврей Язмалары яратуга нигезләнгән икәнен күрсәткән (Рм 13:9).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 22:21) Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.
nwtsty, Мт 22:21 гә аңлатма
кайсарныкын — кайсарга: Гайсә монда һәм параллель урыннарда Мк 12:17 һәм Лк 20:25 тә язылган җавабында гына Рим императорын искә ала. «Кайсарныкы» Рим хакимияте башкарган хезмәт өчен түләүне һәм шулай ук андый хакимияткә күрсәтелергә тиеш хөрмәт белән чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).
Аллаһыныкын Аллаһыга: Бу кешенең Аллаһыга ихлас күңелдән гыйбадәт кылуын, аны бөтен җаны белән яратуын һәм аңа тулы, тугры буйсынуын үз эченә ала (Мт 4:10; 22:37, 38; Рс 5:29; Рм 14:8).
(Маттай 23:24) Черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы сукыр җитәкчеләр!
nwtsty, Мт 23:24 гә аңлатма
Черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы: Черки һәм дөя исраиллеләргә билгеле булган иң кечкенә һәм иң зур нәҗес тереклек булган (Лв 11:4, 21—24). Гайсә монда ирония катыш гипербола куллана: ул дини җитәкчеләр, черки йотудан нәҗес булып китмәс өчен, эчемлекләрен сөзәләр, ә шул ук вакыт, дөя йоту белән чагыштырырлык эш кылып, Канунның мөһимрәк күрсәтмәләрен тулысынча санга сукмыйлар дип әйтә.
19—25 МАРТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 24
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 24:8) Боларның барысы — газапларның башы.
nwtsty, Мт 24:8 гә аңлатма
газапларның: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз бала тудыручы хатын кичергән көчле авыртуны аңлата. Монда бу сүз гомуми мәгънәдә кайгы-хәсрәт, авырту һәм газапларны күрсәтер өчен кулланыла. Шулай да ул шуны да аңлатырга мөмкин: алдан әйтелгән бәла-казалар һәм газаплар, тулгак тоту газаплары кебек, ешлыгы, көче һәм озынлыгы буенча Мт 24:21 дә искә алынган бөек афәт алдыннан арта барачак.
(Маттай 24:20) Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз,
nwtsty, Мт 24:20 гә аңлатма
кышка: Кышкы көннәрдә коеп яуган яңгыр, су басу һәм салкын һава торышы аркасында сәяхәт итү, ризык һәм сыеныр урын табу авыр булыр иде (Ез 10:9, 13).
Шимбә көнгә: Яһүдия кебек җирләрдә Шимбә көне турындагы канун белән бәйле тыюлар аркасында кешегә зур ара үтү һәм йөк күтәреп бару кыен булыр иде. Шулай ук Шимбә көнне шәһәр капкалары ябык булган. (Рс 1:12 һәм Ә12 кушымт. кара.)