Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 1 14-15 б.
  • Догалар сезгә ничек булыша ала?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Догалар сезгә ничек булыша ала?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дога кылу файда китерә
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 1 14-15 б.

Догалар сезгә ничек булыша ала?

Памела рак белән чирләп киткән һәм табиблардан ярдәм эзләгән. Әмма ул шулай ук Аллаһыдан үзенә бу авыр хәлне кичерер өчен көч сораган. Дога аңа булышканмы?

«Дәвалау алганда, мин еш кына курку сизә идем,— дип әйтә Памела.— Ләкин Йәһвә Аллаһыга дога кылганда, мин тынычлык кичерә идем һәм аек фикер йөртә ала идем. Мин әле дә хроник авыртудан газапланам, шулай да дога миңа уңай караш сакларга булыша. Кешеләр ничек хис иткәнемне сораганда, мин: „Әллә ни шәп булмаса да, рухымны төшермим!“ — дип җавап бирәм».

Әлбәттә, дога кылыр өчен, безгә берәр авыр хәлне көтәсе юк. Барыбыз да зур һәм кечкенә авырлыкларга очрый һәм ярдәмгә мохтаҗ була. Дога безгә ярдәм итә аламы?

Изге Язмаларда болай диелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс» (Зәбур 55:22). Нинди юатучы фикер! Дога ничек булыша? Без Аллаһыга дөрес итеп дога кылганда, ул безгә авырлыкларыбызны кичереп чыгар өчен бар кирәклесен бирәчәк. («Дога нинди файда китерә?» дигән рамканы карагыз.)

Дога нинди файда китерә?

Җан тынычлыгы

Элегрәк эшен югалткан бизнесмен, өметен югалтмыйча, елмаеп бара.

«Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7). Аллаһыга күңелебезне бушатканда, ул безгә тыныч булып калырга һәм стресс вакытында акыл белән эш итәргә булышыр.

Аллаһы зирәклеге

Элегрәк догалыктан догалар укыган хатын өйдә Изге Язмаларны укый.

«Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк» (Ягъкуб 1:5). Стресс вакытында без кайчак начар карарлар кабул итәбез. Аллаһыдан зирәклек сорасак, ул безгә Изге Язмаларда язылган күп кенә файдалы принципларны искә төшерергә ярдәм итәр.

Көч һәм юату

Элегрәк хастаханәдә булган ирле-хатынлы паркта йөри. Ир таякка таянып баручы хатынына наз белән булыша.

«Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы Йәһвә безгә авырлыкларны кичереп чыгар өчен көч бирә ала һәм безгә ярдәм итә ала (Ишагыя 40:29). Изге Язмаларда Йәһвә шулай ук «һәртөрле юаныч Аллаһысы» дип атала. «Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» ала (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

СЕЗ ДОГА КЫЛЫРСЫЗМЫ?

Әлбәттә, Йәһвә сезне үзенә дога кылырга мәҗбүр итми. Киресенчә, ул ярату белән сезне моны эшләргә чакыра (Ирмия 29:11, 12). Ләкин үткәндә сез Аллаһы догаларыгызга җавап бирми кебек хис иткән булсагыз, өметегез өзелмәсен. Ата-аналар үз балаларына нәкъ балалар көткән вакытта һәм нәкъ алар теләгәнчә ярдәм итмәскә мөмкин. Бәлки, ата-аналарның яхшырак хәл итү юлы бардыр. Ләкин шунысы һич шөбһәсез: яратучан ата-аналар үз балаларына ярдәм итә.

Йәһвә Аллаһы — иң яратучан Ата — шулай ук безгә ярдәм итәргә тели. Шушы журналда Изге Язмалардан китерелгән җитәкчелекне җентекләп карап чыксагыз һәм аны тормышыгызда куллансагыз, Аллаһы догаларыгызга иң яхшы җавап бирәчәк! (Зәбур 34:15; Маттай 7:7—11)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу