Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 2 10-12 б.
  • Яңа дөньяга ачкыч

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яңа дөньяга ачкыч
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АХЫРНЫ КИЧЕРЕП ЧЫГАР ӨЧЕН, АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛЫГЫЗ
  • Аллаһының эшләре өчен рәхмәтләребезне ничек белдерергә?
  • АЛЛАҺЫ СҮЗЕН — ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ — КӨН САЕН УКЫГЫЗ
  • АЛЛАҺЫДАН ЯРДӘМ СОРАП ДОГА КЫЛЫГЫЗ
  • Аллаһы нәрсә эшләгән?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Кеше өчен мәңге яшәү мөмкинме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Син Аллаһының яңа дөньясында яши аласың!
    Бөек Остаздан өйрән
  • Ни өчен Гайсә газап чиккән һәм үлгән?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 2 10-12 б.

Яңа дөньяга ачкыч

Үткән мәкаләләрдән без Аллаһының тиздән бу бозык кешелек җәмгыятен һәм бар проблемаларны юк итәчәге турында белдек. Без моңа тулысынча ышана алабыз, чөнки Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда — мондый вәгъдә язылган:

«Дөнья... үтеп китә» (1 ЯХЪЯ 2:17).

Һичшиксез, исән калганнар да булачак, чөнки шул ук өзектә мондый вәгъдә язылган:

«Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк».

Шулай итеп, котылып калыр өчен, безгә Аллаһы ихтыярын үтәргә кирәк. Ә аны үтәр өчен, без башта Аллаһы белән танышырга һәм аның ихтыяры нәрсәдә икәнен белергә тиеш.

АХЫРНЫ КИЧЕРЕП ЧЫГАР ӨЧЕН, АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛЫГЫЗ

Коллаж: 1. Арыган шәфкать туташы хастаханәдә боегып идәндә утыра. 2. Тәнәфес вакытында ул бергә эшләгән хатынның, елмаеп, журнал укып утырганын күрә. 3. Теге хатын аңа Изге Язмалардагы өзекне укып күрсәтә һәм jw.org визит карточкасын бирә.

Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында... белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Ахырны кичереп чыгар өчен һәм мәңге яшәр өчен, безгә Аллаһы турында белем алырга кирәк. Аллаһының барлыгын тану һәм аның турында бераз белү генә җитми. Безгә аның белән дуслашып китү мөһим. Берәрсе белән дуслык мөнәсәбәтләрен үстерер өчен, вакыт бүлеп куярга кирәк. Шуны ук Аллаһы белән дуслык турында да әйтеп була. Изге Язмалардан кайбер фикерләрне карап чыгыйк. Алар безгә Аллаһы белән дуслыгыбызны үстерергә булышачак.

Изге Язмалардан нәрсә белеп була?

Шәфкать туташы өйдә jw.org сайтына кергән.

Аллаһы безнең оҗмахта яшәвебезне тели.

Аллаһы, беренче кешеләрне — Адәм белән Хауваны барлыкка китереп, аларны бик матур яшәү урынында — Гадән бакчасында урнаштырган. Аллаһы, алар бәхетле яшәсеннәр өчен, аларга барысын биргән. Адәм белән Хаува камил булган һәм мәңге яши алган. Аллаһы белән дуслыкларын саклаган булсалар, алар беркайчан да үлмәс иде. Ләкин алар Аллаһының гади генә бер әмерен үтәмәгән.

Газапларның сәбәбе.

Беренче кеше Адәм Аллаһыны тыңламаганы аркасында үзе өчен һәм бөтен кешелек өчен мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп... үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Балага ата-анасыннан берәр чир күчкән кебек, кешеләргә дә Адәмнән камилсезлек күчкән. Нәтиҗәдә, без барыбыз да картаябыз һәм үләбез.

Аллаһы безнең хакка күпне эшләгән.

Изге Язмаларда болай дип язылган: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Аллаһы Гайсәне җиргә ул безнең хакка үз гомерен бирсен өчен җибәргән. Прабхакар исемле 86 яшьлек һинд кешесе Аллаһының мәхәббәте турында болай дип әйткән: «Бу Йәһвәa Аллаһының мине нык яратканын күрсәтә. Аның мәхәббәте миңа мәңгелек тормышка өмет бирә».

Аллаһының эшләре өчен рәхмәтләребезне ничек белдерергә?

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһыга рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен, без «аның әмерләрен үтәп яшәргә» тиеш (1 Яхъя 2:3). Йәһвә Аллаһы безгә инде хәзер бәхетле тормыш алып барыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә (Ишагыя 48:17, 18). Аллаһы безнең газап чигүебезне теләми. Аның әмерләрен үтәп яшәсәк, без инде хәзер бәхетле булырбыз һәм мәңге яши алырбыз.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН — ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ — КӨН САЕН УКЫГЫЗ

Төшке аш вакытында шәфкать туташы саф һавада, Изге Язмаларны укыганнан соң, күккә карый.

Сез, Аллаһының ихтыярын үтәп һәм аңардан ярдәм сорап, бу дөньяның ахырын кичереп чыга алырсыз

Яшәр өчен, безгә ашарга кирәк. Шул ук вакыт Гайсә болай дигән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Маттай 4:4).

Бүгенге көндә без Йәһвәнең сүзләрен Изге Язмалардан укый алабыз. Бу изге китапны өйрәнеп, сез Аллаһының үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктәге эшләре турында белерсез.

АЛЛАҺЫДАН ЯРДӘМ СОРАП ДОГА КЫЛЫГЫЗ

Сез Аллаһының җитәкчелеге буенча эш итәргә теләсәгез, ләкин кайбер начар эшләрдән арыну авыр булса, нәрсә эшләргә? Андый чакларда Аллаһы турында белем алу аеруча ярдәм итәчәк.

Сәминә исемле бер хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Ул әхлаксыз тормыш алып барган. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, ул Аллаһының «фәхешлектән качыгыз» дигән әмере турында белгән (1 Көринтлеләргә 6:18). Сәминә Аллаһыдан көч сораган һәм үзенең начар тәртибен үзгәртә алган. Шулай да аңа әле дә вәсвәсәләргә каршы торырга туры килә. Ул болай ди: «Әхлаксыз уйлар туганда, мин Аллаһыга эчкерсез дога кылам, чөнки үз көчем белән генә җиңә алмыйм. Йәһвәнең ярдәмен сизү мине аңа якынлаштыра». Сәминә кебек, миллионлаган кеше Аллаһы турында белем ала. Аллаһы аларга үзгәрер өчен һәм үзен сөендереп яшәр өчен көч бирә (Филипиялеләргә 4:13).

Сез Аллаһы турында күбрәк белем алгач, ул да сезне үзенең кадерле дусты дип санар (Гәләтиялеләргә 4:9; Зәбур 25:14). Шулай итеп сез, коткарылып, Аллаһының яңа дөньясында яши алырсыз. Яңа дөнья нинди булачак? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барыр.

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу