Сез «җирне мирас итеп» алырга әзерме?
ГАЙСӘНЕҢ мондый сүзләре йөрәгебезгә якын: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачак» (Мат. 5:5). Майланганнар патшалар булып китәчәк һәм Гайсә белән бергә «җир өстеннән патшалык итәчәк» (Ачыл. 5:10; 20:6). Әмма мәсихчеләрнең күпчелеге җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Алар камиллеккә ирешәчәк, тынычлыкта һәм иминлектә яшәячәк. Бу чынга ашсын өчен, аларга мөһим эшләр башкарырга туры киләчәк. Менә шул йөкләмәләрнең өчесе: җирне эшкәртергә, үледән терелтелгәннәр турында кайгыртырга һәм аларны өйрәтергә. Уйлап карагыз, яңа дөньяда бу эшләрне башкарырга теләгәнегезне, сез инде бүген ничек күрсәтә аласыз?
ҖИРНЕ ЭШКӘРТЕРГӘ ӘЗЕР
Йәһвәнең «җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз» дигән әмере вакыт узу белән бөтен Җир шары оҗмахка әйләнергә тиеш булганын аңлаткан (Ярат. 1:28). Бу йөкләмә җирне мирас итеп алучыларны көтә. Гадән бакчасы инде булмаганга, Армагеддоннан соң ук оҗмах шартларын көтәсе юк. Кешеләргә башта, җирне чистартыр һәм тәртипкә китерер өчен, күп тырышлыклар куярга туры киләчәк. Эш шактый күп булачак!
Боларның барысы исраиллеләр Бабыл әсирлегеннән кайткач булган вакыйгаларны искә төшерә. Аларның җире 70 ел ташландык хәлдә булган. Ишагыя аларның Йәһвә ярдәме белән җирне яңадан тергезә алачакларын пәйгамбәрлек иткән. Анда болай дип язылган: «Чүлен Гадән кебек, ә даласын Йәһвәнең бакчасы кебек итәр» (Ишаг. 51:3). Һәм исраиллеләрнең барысы да килеп чыккан. Нәкъ шулай ук Йәһвә ярдәме белән җирне мирас итеп алучылар да, аны оҗмах бакчасына әйләндерә алачак. Сезнең бу эштә катнашырга кайнар теләгегез барлыгын инде бүген күрсәтә аласыз.
Мәсәлән, сез кулыгыздан килгәнчә, өегездә һәм әйләнә-тирәгездә чисталык саклый аласыз. Әмма шул ук вакыт башкалар да шулай эшләр дип көтмәгез. Тагын сез Патшалык Залын һәм Конгресслар залын җыештыруда катнаша аласыз. Әгәр мөмкинлегегез булса, табигать афәтләреннән соң ярдәм күрсәтү эшләрендә катнашыр өчен, гариза тутырыгыз. Шулай эшләп, сез бәлаләргә эләккән апа һәм абый-кардәшләргә ярдәмгә килергә әзер икәнегезне күрсәтерсез. Үз-үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин яңа дөньяда кирәк булачак берәр күнекмәгә өйрәнә аламмы?»
ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТЕЛГӘННӘР ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫРГА ӘЗЕР
Гайсә, Яһирның кызын терелткәч, шунда ук аңа ашарга бирергә кушкан (Марк 5:42, 43). Әлбәттә, 12 яшьлек баланы ашату авыр булмаган. Әмма уйлап кына карагыз, Гайсә үзенең «тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» дигән вәгъдәсен үтәгәч, күпме эшләр башкарасы булыр (Яхъя 5:28, 29). Изге Язмаларда бар нечкәлекләр китерелмәсә дә, үледән терелтелгәннәргә ризык, кием һәм яшәү урыны кирәк булачагы көн кебек ачык. Аларга ярдәм итәргә теләгәнегезне инде бүген күрсәтә аласызмы? Менә уйланыр өчен кайбер сораулар.
Сез җирне мирас итеп алырга әзер икәнегезне инде бүген ничек күрсәтә аласыз?
Җыелышыгызга район күзәтчесе килгәч, сез аны төшке ашка чакыра аласызмы? Бәйтелче я район күзәтчесе үз хезмәтен тәмамлап, сезнең җыелышыгызга билгеләнсә, сез аңа яшәү урыны табарга ярдәм итә аласызмы? Әгәр дә сезнең территориягездә региональ я махсус конгресс үткәрелсә, сез әзерләнүләрдә катнаша я делегатларны каршы ала аласызмы?
ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТЕЛГӘННӘРНЕ ӨЙРӘТЕРГӘ ӘЗЕР
Рәсүлләр 24:15 не укыганда, без миллиардлаган кеше терелтелгән булачак икәнен аңлыйбыз. Аларның күбесенең беркайчан да Йәһвә турында белергә мөмкинлеге булмаган. Ә яңа дөньяда аларның андый мөмкинлекләре булачакa. Аларны Аллаһының тугры һәм тәҗрибәле хезмәтчеләре өйрәтәчәк (Ишаг. 11:9). Европада, Көньяк Америкада һәм Африкада хезмәт иткән Шарлотта бу эштә катнашуын бик көтә. Ул болай дип сөйли: «Минем үледән терелтелгәннәрне бик тә өйрәтәсем килә. Мин элек яшәгән кешеләр турында укыганда, еш кына болай дип уйлап куям: „Бу кеше Йәһвәне белгән булса, аның тормышы бөтенләй башкача булыр иде“. Мин үледән терелтелгәннәргә, алар Аллаһы турында белем алсалар һәм аңа хезмәт итә башласалар, аларның тормышлары никадәр искиткеч булачагы турында сөйләячәгемне түземсезлек белән көтәм».
Гайсәгә кадәр яшәгән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә дә күп белем алырга туры киләчәк. Даниялга үзе язган, әмма төшенә алмаган пәйгамбәрлекнең үтәлешен аңлату нинди зур хөрмәт булачагын күз алдына китерәсезме? (Дан. 12:8) Ә Рут белән Нагомиягә, аларның гаиләләре Мәсих шәҗәрәсендә мөһим роль уйнаганнарын аңлатырга теләр идегезме? Бу явыз дөньяның басымы һәм мәшәкатьләре үткәндә калгач, бөтендөнья өйрәтү программасында катнашу бик шатлыклы булачак.
Ә сез бу программада катнашырга теләгәнегезне инде бүген ничек күрсәтә аласыз? Иң беренче чиратта, укыту осталыкларын яхшыртырга тырышып һәм регуляр рәвештә хезмәттә катнашып (Мат. 24:14). Төрле хәл-шартлар сезнең мөмкинлекләрегезне чикләсә дә, тырышлыкларыгыз үледән терелтелгәннәрне өйрәтергә теләгәнегезне күрсәтәчәк.
Шулай итеп, сез җирне мирас итеп алырга телисезме? Сез җирне эшкәртү, үледән терелтелгәннәр турында кайгырту һәм аларны өйрәтү вакытын түземсезлек белән көтәсезме? Сез, һичшиксез, «әйе» диярсез. Алайса, инде бүген охшаш эшләрдә катнашу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.
a «Күзәтү манарасы» 2022 елның сентябрь чыгарылышында «Күпләр тәкъвалыкка ничек ирешәчәк?» дигән мәкаләне кара.