Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp23 № 1 8-9 б.
  • 2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Бу ничек ярдәм итә ала?
  • Үсмерләр депрессиясе. Ни өчен? Нәрсә ярдәм итә ала?
    Уяныгыз! 2017
  • 3 | Изге Язмалардагы мисаллардан көч табыгыз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • Юанычны Йәһвәнең көчендә эзләгез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
wp23 № 1 8-9 б.
Олы яшьтәге кеше Изге Язмалардан укыганнары турында уйланып утыра.

2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (РИМЛЫЛАРГА 15:4).

Бу нәрсәне аңлата?

Изге Язмаларда безне юата торган фикерләр бар. Алар безгә тискәре уй фикерләребез белән көрәшер өчен кирәкле көч һәм чыдамлык бирә ала. Изге Язмалардагы хәбәр шулай ук безгә эмоциональ авыртулар тиздән юкка чыгачак икәненә өмет бирә.

Бу ничек ярдәм итә ала?

Без барыбыз да вакыт-вакыт әрнүле, борчулы хисләр кичерәбез. Ләкин депрессиядән я борчылудан интеккән кешеләр көн саен авырту китерә торган хис-тойгылар белән көрәшергә мөмкин. Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

  • Изге Язмаларда тискәре уйларны алмаштыра алган күп кенә яхшы фикерләр бар (Филипиялеләргә 4:8). Аллаһы Сүзе безнең акылыбызны чын-чынлап юата торган һәм тынычландыра торган уйлар белән тутыра ала. Ә алар хис-тойгыларыбызны тезгендә тотарга булышыр (Зәбур 94:18, 19).

  • Без үзебезне бернигә яраксыз дип санарга мөмкин. Изге Язмалар безгә бу уйга каршы торырга булыша ала (Лүк 12:6, 7).

  • Без берүзебез түгел, һәм Аллаһы, безнең Барлыкка Китерүчебез, хисләребезне тулысынча аңлый. Изге Язмалардагы күп кенә өзекләр безне моңа ышандыра (Зәбур 34:18; 1 Яхъя 3:19, 20).

  • Изге Язмаларда Аллаһы әрнүле хатирәләрне юкка чыгарачак дигән вәгъдә бар (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:4). Борчулы уйлардан һәм хис-тойгылардан интеккәндә, бу вәгъдә безгә аларны кичереп чыгарга көч бирә.

Изге Язмалар ничек ярдәм итә? Джессика

Депрессия миңа ничек тәэсир итә?

Джессика ачык Изге Язмаларны тотып йоклап китә.

«25 яшемдә нервларым какшады, һәм миңа каты депрессия диагнозы куйдылар. Мине йөдәтүчән хәтирәләр интектерде. Табиблар миңа аңлатканча, минем депрессия тискәре уйлау рәвешемнең нәтиҗәсе иде. Андый тискәре уйларны тормышымда булган газаплы вакыйгалар тудыра иде. Миңа, тискәре фикер йөртү рәвешемне ачыклап, төзәтер өчен, тиешле дарулар белән бергә дәвалау кирәк иде».

Изге Язмалар миңа ничек булыша?

«Каты депрессия вакытында, мин паник атакалар кичерә идем, чиктән тыш борчыла идем һәм йокысыз төннәр үткәрә идем. Мине төнлә еш кына борчулы хисләр биләп ала иде. Зәбур 94:19 да аңлатылганча, безне борчулар биләп алганда, Аллаһы безгә юаныч һәм тынычлык бирә ала. Шуңа күрә караватым янында мин Изге Язмаларны һәм юата торган шигырьләр булган дәфтәремне тота идем. Йоклап китә алмаганда, мин Изге Язмалардан кайбер шигырьләр укыдым, шулай итеп Аллаһы уйлары мине юата иде.

Изге Язмалар безне Аллаһы турында алган белемнәргә каршы булган уйларны алып ташларга дәртләндерә. Үткәндә мин үземне бернигә яраксыз итеп һәм мине беркем дә яратмый дип саный идем, ләкин мин андый уйларның Изге Язмаларга каршы булганын аңладым. Анда Аллаһы һәрберебез турында кайгырта торган яратучы һәм кызганучан әти буларак сурәтләнә. Мин әкрен-әкрен уйларымны тезгендә тота башладым. Мин үземә Аллаһы карашы белән карарга өйрәндем. Бу мөһим адым булды, ул миңа үземә булган тискәре караштан арынырга булышты. Мин авырту китерә торган хатирәләр һәм зыянлы уйлар юкка чыгачак вакытны түземсезлек белән көтәм.

Киләчәктә психик авырулар булмаячак икәнен мин беләм. Бу миңа барысын хәзер кичереп чыгарга һәм киләчәккә өмет белән карарга булыша. Ул вакытта минем бүтән депрессия булмаячак».

Өстәмә материал:

jw.org сайтында «Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?» дигән интернет мәкаләне укыгыз.

jw.org сайтында Зәбур китабының аудиоязмасын тыңлагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу