Канада: Квебекнең төньягында инуитлар авылы Кангирсук
ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Кызыклы очраклар Дөнья яңалыклары
Канадада яшәүчеләргә вәгазьләү
Канадада «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән ролик сигез җирле телгә тәрҗемә ителгән. 2014 елның октябрендә Нунавик районында вәгазь буенча ун көнлек кампания узган. Кардәшләр 14 авылда һәрбер яшәүчегә диярлек инуктитут телендә бу роликны күрсәткән, ә бу авылларда 12 000 нән артык кеше яши.
Стадион хуҗасы гаҗәпкә кала
2014 елның сентябрендә Көньяк Кореядә, Сеулда, «Сангам» стадионында, халыкара конгресс үткән. Программаны 56 000 нән артык делегат тыңлаган. Стадион хуҗасы Йәһвә Шаһитләренә программа вакытында үзләрен яхшы тотканнары өчен һәм администрация белән яхшы хезмәттәшлек иткәннәре өчен үз рәхмәтләрен белдергән. Ул болай дигән: «Барысы да үзләрен әдәпле тотты. Алар стадионны, безнең профессиональ җыештыручыларыбызга караганда да, яхшырак чистартып торды. Моны күреп, мин гаҗәпләндем. Безнең җыештыручыларыбызның да эшкә карашлары шундый ук булсын иде. Чыннан да иман итүчеләр булырга теләсәк, безгә Йәһвә Шаһитләре кебек булырга кирәк».
Төньяк Корея: 2014 елда үткән халыкара конгресс, Сеул
Йәһвә кирәкле өйрәтү биргән
Швециядә дини оешмаларга икътисади льготалар бирелә. Йәһвә Шаһитләре хөкүмәттән шундый ук льготалар сораган. 2012 елның май аенда хөкүмәт бу үтенечтән баш тарткан. Шуңа күрә Җитәкче совет илнең Югары судына мөрәҗәгать итүне хуплаган.
Югары суд, карар чыгарыр алдыннан, Йәһвә Шаһитләренә сораулар бирергә булган. Төрле илләрдән булган берничә кардәш судта сорауларга ничек җавап биреп була дип киңәшләшергә җыелган. Бу очрашу Стокгольмның бер Патшалык Залында үткән.
Очрашу вакытында Залның звоногы яңгыраган. Абый-кардәш ишекне ачкач, анда 13 һәм 14 яшьлек ике кызның басып торганын күргән. Алар Йәһвә Шаһитләре турында берничә сорау бирергә теләгән. Кардәш болай дип исенә төшерә: «Мин аларга, башка көнне килә алмассызмы, дип әйтмәкче идем, чөнки ул көнне безнең вакытыбыз юк иде».
Шулай да абый-кардәш алар белән сөйләшеп алган. Кызларның күп сораулары булган. Мәсәлән, алар җәмгыятькә һәм сайлауларда тавыш бирүгә кагылышлы сораулар биргән. Аннары абый-кардәш, очрашуда булган кардәшләргә кире килеп, кызлар биргән сораулар хакында һәм аларга ничек җавап биргәне турында сөйләгән.
Киләсе көнне абый-кардәшләр таң калган, чөнки судта аларга кызлар биргән сорауларга охшаш сораулар биргәннәр. Оешманың вәкиле булган кардәш болай ди: «Илнең иң күренекле юристлары каршында торсам да, мин үземне тыныч хис иттем. Мин Йәһвәнең безнең белән булганын сизә идем, чөнки бер көн алдан ул безне өйрәтте».
Суд безнең яклы карар чыгарган, һәм бу эш, яңа карар чыгарылсын өчен, кире хөкүмәткә җибәрелгән булган.
Кенның дөге ярмасы тулы капчыгы
Алты яшьлек Кен Гаитидә яши. Үз җыелышы өчен Патшалык Залын төзиячәкләр икәнен белгәч, ул бик шатланган. Кен, иганәләр тартмасын ясап, аны үз бүлмәсендә яшереп куйган. Әти-әнисе биргән кесә акчаларын сарыф итәр урынына ул аларны тартмага салып барган. Кен Патшалык Залларын төзү төркеме килгәнчегә хәтле шулай эшләгән. Аннары ул аларга шул яшерен тартманы биргән. Тартмадагы акча бер зур капчык дөге ярмасы сатып алыр өчен җитәрлек булган. Кенның дөге ярмасы күп көннәргә җиткән.
Генералдан боерыклар
Үткән елны Сьерра-Леонеда Эбола вирусы аркасында кайбер районнарга керер өчен махсус рөхсәт алырга кирәк булган. Мәсәлән, район күзәтчеләренә, шулай ук басмалар белән хатлар җиткергән кардәшләргә үзләре өчен һәм машиналары өчен махсус пропуск алырга кирәк булган. Афәтләр вакытында ярдәм күрсәтү комитетының әгъзалары шул җиргә градусниклар, дезинфекция ясар өчен кирәкле әйберләр һәм ризык җиткерергә тиеш булган. Гаҗәеп, Йәһвә Шаһитләренә һәрвакыт бар документлар биргәннәр.
Бер очрак иманны аеруча ныгыта. Кардәшләр, 34 кеше һәм 11 машина өчен пропуск сорап, гариза язган. Ләкин үтенечләренә рөхсәт алыр өчен, аларга бер генерал белән очрашырга кирәк булган. Аның янына филиалдан ике кардәш килгән. Алар шул ук көнне пропусклар алырга өметләнгән. Әмма аларның гаризалары табылмаган. Абый-кардәшләргә бу гаризаны үзләренә башка документлар арасында эзләп табарга кушканнар, ләкин алар да аны таба алмаган. Шунда генерал үз сәркатибенә үзенең офисын ябачагын һәм гаризаларны ике атна дәвамында карап чыгарга мөмкинлек булмаячагын әйткән. Кардәшләр Йәһвәгә эчтән генә кайнар дога кылган. Аннары генерал абый-кардәшләргә караган да: «Сезгә ничә пропуск кирәк?» — дип сораган. Кардәшләр аңа җавап биргәч, ул урындыктан сикереп торган да, кычкырып: «Бу бигрәк күп!» — дигән.
Кардәшләр эшчәнлегебез турында һәм Эбола вирусы таралган вакытта ярдәмебез кешеләргә никадәр кирәк икәнен аңлаткан. Генерал, бераз уйлап, сәркатипкә караган да болай дип әйткән: «Аларга кирәк булганны бир».
Гвинея һәм Сьерра-Леоне: бөтен Патшалык Залларында кул юу таләп ителгән