МАТТАЙ
Аңлатмалар. 8 нче бүлек
бер махаулы: Җитди тире авыруыннан интеккән кеше. Изге Язмаларда искә алынган махау бүгенге махау авыруына караганда үз эченә күбрәкне ала. Махау чире белән авырган һәркем, савыкканчы, җәмгыятьтән аерым яшәргә тиеш булган (Лв 13:2, иск., 45, 46; сүзлектән «Махау; махаулы» кара).
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр дә пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Бу кеше, күрәсең, Аллаһы вәкиле белән сөйләшкәнен һәм аның кешеләрне савыктырырга көче бар икәнен аңлаган. Йәһвәнең билгеләнгән патшасына хөрмәт күрсәтер өчен, сәҗдә кылу урынлы булган (Мт 9:18; монда кулланылган грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)
Гайсә... аңа кагылып: Муса кануны буенча, махаулылар, чирләре башкаларга йокмасын өчен, аерым яшәргә тиеш булган (Лв 13:45, 46; Сн 5:1—4). Әмма яһүди дини җитәкчеләр өстәмә күрсәтмәләр урнаштырган. Мәсәлән, бер кеше дә махаулы янына дүрт терсәктән, ягъни 1,8 м, якынрак, ә җилле көнне 100 терсәктән, ягъни 45 м, якынрак килергә тиеш булмаган. Андый күрсәтмәләр аркасында махаулыларга рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелгән. Бер риваять бер раввинның махаулылардан яшеренгәне, ә икенчесенең аларга, якынлашмасыннар өчен, ташлар атканы турында хуплап сөйли. Ә Гайсәдә исә махаулының хәле шулкадәр нык кызгану хисе тудырган, ул башка яһүдләр өчен акылга сыймаслык нәрсә эшләгән: аңа кагылган. Ул моны махаулыны хәтта бер сүз әйтеп кенә савыктыра алса да эшләгән (Мт 8:5—13).
Телим: Гайсә махаулының үтенечен кабул итеп кенә калмаган, ә аны үтәр өчен көчле теләк белдергән. Шулай итеп Гайсә моны бурыч хисеннән чыгып кына эш итмәгәнен күрсәткән.
беркемгә дә сөйләмә: Мк 1:44 кә аңлатманы кара.
руханига барып күрен: Муса кануны буенча, берәр махаулының савыкканмы, юкмы икәнен рухани тикшерергә тиеш булган. Савыккан махаулыга гыйбадәтханәгә корбан, ягъни бүләк, итеп ике чиста тере кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге алып килергә кирәк булган (Лв 14:2—32).
Кәпернаумга: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
йөзбашы: Яки «гаскәр башлыгы». Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри өстеннән башлык булган кеше.
хезмәтчем: Монда «хезмәтче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «бала, яшүсмер» дигәнне аңлата; аны хуҗасы якын күргән берәр колга кулланып булган. Бәлки, бу шәхси хезмәтче булган.
көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр: Яһүд булмаганнар Патшалыкка керәчәк икәнен күрсәтә.
табын янында утырыр: Яки «төшке аш ашар». Изге Язмалар язылган чорда мәҗлесләрдә еш кына өстәл тирәли ятаклар куйганнар. Ашаучылар ятакларда, еш кына сул терсәкләрен берәр мендәргә куеп, башлары белән өстәлгә таба ятканнар. Гадәттә уң кул белән ашаганнар. Берәрсе белән табын янында яту аның белән якын мөнәсәбәтләрнең булуын күрсәткән. Ул вакыттагы яһүдләр беркайчан да яһүд булмаганнар белән табын янында ятмас иде.
тешләрен шыкырдатачаклар: Яки «тешләрен кысачаклар». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга һәм бу хисләр белән бергә тупас сүзләр һәм мәрхәмәтсез гамәлләр булырга мөмкин.
Аның каенанасы: Лк 4:38 гә аңлатманы кара.
авырудан кызышып: Лк 4:38 гә аңлатманы кара.
кич җиткәч: Ягъни, Шимбә көне беткәч; моны Мк 1:21—32 һәм Лк 4:31—40 тагы параллель хәбәрләр күрсәтә.
Ишагыя пәйгамбәр аша... әйтелгәннәр үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.
күтәреп барды: Яки «алып китте; алып куйды». Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Маттай монда Иш 53:4 не Гайсә башкарган могҗизалы савыктыруларга куллана. Иш 53:4 нең бөегрәк үтәлеше Гайсә тулысынча гөнаһны алып киткәч булачак. Ул, нәкъ Йолу көнендә «азазел өчен» кәҗә тәкәсе Исраилнең гөнаһларын чүлгә алып киткән кебек, гөнаһны алып китә (Лв 16:10, 20—22). Гөнаһны алып китеп, Гайсә үз корбанының кыйммәтенә иман иткән бар кешеләр өчен авырулар китерүче тамырны юк иткән.
аръякка: Ягъни Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш яры.
Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)
баш төртер урыны да юк: Ягъни үзенеке дип атарлык яшәү урыны булмаган.
атамны җирләргә: Лк 9:59 га аңлатманы кара.
Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен: Лк 9:60 ка аңлатманы кара.
көчле давыл: Андый давыллар Гәлиләя диңгезендә гадәти хәл. Аның су өсте диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк һәм су өсте температурасы тирә-яктагы яссы таулыклар һәм таулардагы температурага караганда җылырак була. Бу һава торышының бозылуына китерә, ә каты җилләр бик тиз дулкыннар күтәрергә мөмкин.
Иманга зәгыйфьләр: Гайсә иманның юклыгы турында түгел, ә аның җитмәве турында әйткән. (Мт 14:31; 16:8; Лк 12:28; Мт 6:30 га аңлатманы кара.)
гәдәрәлеләр җиренә: Гәлиләя диңгезенең аръягындагы (көнчыгыш) ярында бер өлкә. Бу, бәлки, диңгездән Гәдәрәгә таба урнашкан өлкә булгандыр. Гәдәрә диңгездән 10 км ераклыкта урнашкан булган. Гәдәрәдә ясалган тәңкәләрдә еш кына кораб сурәтләнгәне бу фикерне раслый. Марк һәм Лүк бу өлкәне «гәрәсәлеләр җире» дип атый. (Мк 5:1 гә аңлатманы кара.) Төрле өлкәләр бер-берсенә керә алган. (А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре», һәм Ә10 кушымт. кара.)
төрбәләр: Яки «хәтер төрбәләре». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.) Бу төрбәләр, күрәсең, кыяда ясалган мәгарәләр я бүлмәләр булган һәм гадәттә шәһәрләр читендә урнашкан. Яһүдләр, нәҗес булып китмәс өчен, бу каберләргә якынлашырга тырышмаган. Шуңа күрә бу каберләрдә кайчак акылдан язган һәм җенле кешеләр яшәгән.
ике: Марк хәбәрендә (5:2) һәм Лүк хәбәрендә (8:27) җен хакимлегендәге бер кеше генә искә алына. (Мк 5:2 гә аңлатманы кара.)
сиңа бездән ни кирәк?: Яки «Безнең һәм синең арада нинди уртаклык бар?» Сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән бу риторик сорау болай яңгырый: «Безгә ни дә, сиңа ни?» Бу семит идиомасы Еврей Язмаларында очрый (Йш 22:24; Хк 11:12; 2Иш 16:10; 19:22; 1Пат 17:18; 2Пат 3:13; 2Ел 35:21; Һш 14:8) һәм моңа туры килгән грек сүзтезмәсе Мәсихче Грек Язмаларында кулланыла (Мт 8:29; Мк 1:24; 5:7; Лк 4:34; 8:28; Ях 2:4). Аның төгәл мәгънәсе контекстка карап үзгәрергә мөмкин. Бу шигырьдә ул дошманлык һәм каршы килүне чагылдыра һәм, кайберәүләр әйтүенчә, болай дип тәрҗемә ителә: «Безне борчыма!» я «Калдыр безне!» Башка контекстларда ул җирәнү, һавалык я дошманлыкны күрсәтми, ә фикердә я карашта ниндидер каршылыкны яки тәкъдим ителгән ниндидер эштән баш тартуны белдерер өчен кулланыла. (Ях 2:4 кә аңлатманы кара.)
безне... җәфаларга: Тамырдаш грек сүзе Мт 18:34 тә «төрмә сакчыларына» карата кулланыла. Шуңа күрә бу контекстта «җәфаларга» дигән сүз, күрәсең, «упкынга» ябып кую я анда тотуны аңлата. «Упкын» шул ук вакыйга язылган Лк 8:31 дә искә алынган.
дуңгыз: Канун буенча, дуңгызлар нәҗес булган, әмма бу җирләрдә аларны асраганнар. «Көтүчеләр» (Мт 8:33) Канун бозучы яһүдләр булганмы, юкмы икәне әйтелми. Әмма күп кенә башка халык кешеләре яшәгән Декаполис өлкәсендә дуңгыз ите сатылган базар булган, чөнки греклар да, римлылар да дуңгыз итен бик яраткан.