МАТТАЙ
Аңлатмалар. 9 нчы бүлек
үз шәһәренә: Ягъни, Кәпернаум, Гәлиләя өлкәсендә Гайсә туктала торган урын (Мт 4:13; Мк 2:1). Бу шәһәр Гайсәнең үскән шәһәре Насарадан ерак булмаган; ул суны шәрабка әйләндергән Кәнә шәһәре дә, тол хатынның улын үледән терелткән Наин да һәм якынча 5 000 ир-атны тукландырган, шулай ук бер сукырга күрү сәләтен кайтарган Битсәидә тирәсе дә Кәпернаум янында булган.
аларның иманнарын күреп: Күплек сандагы «аларның» дигән алмашлык шуны күрсәтә: Гайсә паралич суккан кешенең генә түгел, ә аны алып килгән башка кешеләрнең дә нык иманга ия булганнарын күргән.
улым: Гайсә наз белдерүче сүз буларак кулланган (2Тм 1:2; Тит 1:4; Флм 10).
дип әйтү җиңелрәкме?: Берәр кеше өчен гөнаһларны кичерә алам дип әйтү җиңелрәк булган, чөнки бу сүзләрне раслар өчен, күренеп торган дәлилләр кирәк булмас иде. Әмма «Тор да йөр» дип әйтер өчен могҗиза кылырга кирәк булган. Һәм бу кешеләргә Гайсәнең шулай ук гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын күрсәткән. Бу очрак һәм Иш 33:24 буенча, кешеләр гөнаһлы булганга авырый.
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
вәкаләте барлыгын белсен өчен...: Өч нокта Гайсәнең җөмлә уртасында тукталганын һәм аннары гөнаһларны кичерә алуы турындагы сүзләрен көчле итеп раслаганын күрсәтә. Ул барысы алдында бу кешене савыктырган.
Маттай: Мт Исемгә һәм 10:3 кә аңлатмаларны кара.
салым җыю урынында: Яки «салым җыю чатырында». Бу кечкенә бина я чатыр була алган. Анда салым җыючы утырып, сәүдәгәрләр читкә чыгарган, илгә керткән һәм ил буйлап алып барган товарларга салынган салым җыйган. Маттайның салым җыю урыны я Кәпернаумда, я аның янында булган.
Минем шәкертем бул: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.
аның өендә: Маттайның йорты турында сүз бара (Мк 2:14, 15; Лк 5:29).
табын янында утырганда: Мк 2:15 кә аңлатманы кара.
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
гөнаһ кылучылар: Изге Язмаларда бар кешеләр гөнаһ кыла дип әйтелә (Рм 3:23; 5:12). Шуңа күрә бу төшенчә монда таррак мәгънәдә кулланыла. Күрәсең, ул гөнаһлы эшләре, бәлки, әхлаксыз я җинаять эшләре, белән билгеле булган кешеләрне аңлата (Лк 7:37—39; 19:7, 8). Бу төшенчә шулай ук яһүд булмаган кешеләргә карата кулланылган, ә фарисейлар аны раввиннарның йолаларын тотмаган яһүдләргә карата кулланган (Ях 9:16, 24, 25).
корбаннар түгел, ә шәфкать: Гайсә ике тапкыр Һш 6:6 дан бу сүзләрне өземтә итеп китерә (монда һәм Мт 12:7 дә). Маттай кешеләр күралмаган салым җыючы булган һәм Гайсәнең якын иптәше булып киткән. Яхшы хәбәрләр язучылардан ул гына бу өземтәне һәм шәфкатьсез хезмәтче турындагы мисалны китерә (Мт 18:21—35). Аның яхшы хәбәрендә шуңа басым ясала: Гайсә корбаннар гына түгел, шәфкать тә кирәк икәне турында кат-кат әйткән.
ураза тотабыз: Мт 6:16 га аңлатманы кара.
кияү дуслары: Сүзгә-сүз «туй бүлмәсе уллары». Бу идиома туйдагы кунакларны, аеруча кияүнең дусларын аңлата.
шәрабны... турсыкка: Изге Язмалар язылган чорда шәрабны күн савытларда саклау гадәти хәл булган (1Иш 16:20). Андый савытлар тулысынча хайван тиресеннән, мәсәлән, кәҗә я сарык тиресеннән ясалган. Иске турсыклар катып, үз йомшаклыгын югалткан. Яңа турсыклар исә сузыла һәм киңәя алган. Шуңа күрә алар яңа шәрабтагы әчү процессы китереп чыгарган басымга чыдый алган. (Сүзлектән «Турсык» кара.)
башлыкларның берсе: Шул ук вакыйга сурәтләнгән Марк һәм Лүк хәбәрләрендә бу «башлыкның» (грекча а́рхон) исеме Яһир икәне әйтелә һәм ул синагога башлыгы дип атала (Мк 5:22; Лк 8:41).
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». (Мт 8:2 гә аңлатманы кара.)
кан китүдән: Күрәсең, даими күрем күрү. Муса кануны буенча, бу хатын авыруы аркасында нәҗес дип саналган. Мәсәлән, ул башкаларга кагылырга тиеш булмаган (Лв 15:19—27).
кызым: Монда гына Гайсәнең турыдан-туры хатынга «кызым» дип эндәшкәне әйтелә. Ул, күрәсең, четерекле хәл килеп чыкканга һәм ул хатын калтыранганга шулай дигән (Лк 8:47). Бу назлы сүзне кулланып, ә бу сүз ул хатынның яше турында бернәрсә белдерми, Гайсә аның турында эчкерсез кайгыртканын күрсәтә.
үлмәгән, ул йоклый: Мк 5:39 га аңлатманы кара.
Давыт Улы: Гайсәне «Давыт улы» дип атап, бу ир кешеләр Гайсәнең Давыт тәхетенең варисы, димәк, Мәсих булуына ышануларын белдергән. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)
өйрәтеп... вәгазьләп: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.
яхшы хәбәрне: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.
кызганды: Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.
йончыган: Төп мәгънәсе «тунау» дигәнне аңлаткан бу грек сүзе тиресен ерткычлар ботарлаган я кара бөрлегән һәм очлы кыялар арасында адашып йөргәндә тиресен ерткан сарык образын тудыра. Вакыт узу белән бу сүз образлы кулланыла башлаган һәм «начар мөгамәлә күрсәтелгән, арыган һәм яраланган» дигәнне аңлата.
таралган: Калдырылган, ярдәмсез һәм талчыккан сарыклар образы монда күчмә мәгънәдә боеккан, онытылган һәм ярдәмсез халык төркемен белдерә.